Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә татар теле дәресләре башлана
0
11
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 2 февральдән Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете бинасында татар теле дәресләрен укыту яңадан башлап җибәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләр «Туган тел» мәдәният үзәге ярдәмендә «Сәлам» иҗтимагый оешмасы белән берлектә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла.
Татар теле дәресләре һәр якшәмбедә 11: 00 сәгатьтә башлана. Дәресләр «Азан» мәчете бинасында узачак.