Мы в Telegram
Добавить новость
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Укытучы: «Гаилә таркалуын авыр кичергән баланың агрессиясе тышка чыга»

0 44
Укытучы: «Гаилә таркалуын авыр кичергән баланың агрессиясе тышка чыга»
Гөлнур Хәйдәровна - Татарстанның атказанган укытучысы, РФ гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, халыкара һөнәри бәйгеләр лауреаты. Аның берничә дистә укучысы тарих фәненнән Россиякүләм, республикакүләм бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңү яулаган. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, Гөлнур Насыйбуллина Балалар иҗат үзәгендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә һәм Апас районы Ветераннар советын җитәкли. Безгә ул Төмәннән Татарстанга күченү тарихын, Себер татарларының катнаш никахларга каршы торуын, яшь чагындагы мәктәп белән бәйле кызыклы вакыйгаларын, бала тәрбияләү серләрен сөйләде һәм бүгенге мәктәп системасына карата фикерләрен белдерде. «Унлап ир-ат Столыпин реформасы нигезендә үзләренә җир алырга дип Себергә чыгып китә» Тормыш юлыгызны сөйләгез әле. Кайсы якта туып үстегез? Әти-әниегез кемнәр? 1909 елда Казан губернасы Тәтеш өязе Чурибураш авылыннан (хәзерге Апас районы) унлап ир-ат Столыпин реформасы нигезендә үзләренә җир алырга дип Себер якларына чыгып китә. Шулар арасында минем Габдрахман бабам да була. Төмәнгә баргач, аларга Тайга урманында делянка бирәләр. Шунда бер зур землянка казып, кыш чыгалар. Һәркем үзенә агач кисеп, йорт әзерли. Ике елдан соң, туган якта калган гаилә әгъзаларын да үзләре янына күчерәләр һәм матур гына яши башлыйлар. Барысы да чыгышлары белән Казан губернасыннан булгач, төпләнеп яши башлаган урынны Казанка дип атыйлар. Габдрахман бабай бик эшчән булганга күрә, хәлле кешегә әверелә, хәтта Себердән Мәскәүгә дә баргалый. Бабайга 40 яшь тулгач, ике баласын калдырып, хатыны үлә. Бу вакыйга 1921 елгы ачлык вакытына туры килә. Тәтеш өязе халкында Себергә күченеп киткән татарлар яхшы яши дигән сүз таралу сәбәпле, ачлыктан котылуны эзләп, Саҗидә әбием бер төркем кешеләргә ияреп, Төмәнгә чыгып китә. Шунда аны ике бала белән ялгыз калган Габдрахман бабама кияүгә бирәләр. Гаиләдә бер-бер артлы балалар, шул исәптән әнием дә дөньяга килә. Пар барлыгы 10 бала тәрбияли. Шулай итеп, әни ягыннан тамырлар хәзерге Апас районына килеп тоташа. Әтинең ата-анасы да 1921 елгы ачлык вакытында хәзерге Буа районыннан Себергә барып төпләнә. Мин Төмән шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әти гомере буе машина йөртүче булып эшләде. Ул бик тырыш кеше иде, Россия буенча шоферлар арасында узган конкурсларда беренче урыннар алды. Аның беренче машинасының двигателе утын ягылып эшләгән. Сүз уңаеннан, шофер сүзе француз теленнән мичкә ягучы дип тәрҗемә ителә. Әни фабрикада хисапчы булып эшләде. Ул җырга бик сәләтле иде. Хәзерге көндә дә өлкәннәр әнинең җырлавын искә төшерәләр. Алар җиде класс белемле генә булсалар да, бик акыллы кешеләр иде. Бала вакытыгыз ничек узды? Шәп яшәдегезме, әллә ниндидер кыенлыклар аша уздыгызмы? Яшьлек чагым, Аллага шөкер, рәхәт узды. 1970нче елларда Төмән өлкәсендә газ һәм нефть чыгарыла башлаганлыктан, шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә дә, кием-салымга да кытлык булмады. Мин кечкенә чакта Төмәнгә концерт белән Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова килә иде. Без гаилә белән шуларның концертларына йөрергә ярата идек. Әти-әни безнең тормышны бар яктан да җитеш итәргә тырышты. Гаиләдә ике кыз үстек. Сеңлем хәзер дә Төмәндә яши. Дөресен генә әйткәндә, минем бөтен туганнарым Төмәндә калды. «Апам мине Татарстанда адаштырып калдыручы булды» Сез Татарстанга ничек килеп төпләндегез? Җан тартмаса, кан тарта, диләр. Мин рус мохитендә үстем. Класста бердәнбер татар баласы идем. Әти өйдә татарча сөйләшүебезне таләп итте. Сеңлем белән русча сөйләшә башласак: «Бер рус та өендә французча сөйләшми, сез дә өйдә үз телегездә сөйләшегез», - дип әйтә иде. Әти дә, әни дә туган телне сакларга тырыштылар, безне татар кешесенә кияүгә бирергә теләделәр. Әбиләр таныш-белешләре белән очрашсалар, якын-тирәдә татар кияүләрен барламыйча калмыйлар иде. Ул заманда өлкән буын татарлары үз балаларын катнаш никахлардан сакларга нык тырышты, шуңа күрә безнең буын кызларының күпчелеге татар егетләренә кияүгә чыкты. «Булмаган татар киявен Татарстаннан посылка белән кайтарыйммы?» — дигән сорау да биргәнем булды әбигә. Әбинең догасы кабул булды бит. 1975 елда әнинең Галия исемле сеңлесе Татарстан ягына кияүгә чыгып китте. 1978 елда мин җизниләргә кунакка бардым һәм шунда булачак ирем Рафаил белән таныштым. Бер ел хат алышканнан соң, ул Төмәнгә кайтып, әти-әнидән минем кулны сорады. 1979 елда мин Апаска килеп төпләндем. Галия апа 1986 елда гаиләсе белән Себергә күченеп китте. Шулай итеп, ул мине Татарстанда адаштырып калдыручы булды. Монда 41 ел буе туганнарымнан башка яшәсәм дә, беркайчан да язмышымнан зарланмадым, Аллага шөкер дидем. Ирегез кем? Ирем — Рафаил Насыйбуллин, Апас кешесе. Ул гомере буе төзелеш өлкәсендә мастер, инженер булып эшләде, хәзер ялда. Нык гаиләнең сере нидә? Алтын төбе - сабырлык, диләр. Чыннан да, тормышта сабыр булырга кирәк. Аллага шөкер, бер-беребезне аңлап яшәдек. Яшәгәндә төрле чаклар булырга мөмкин, ләкин безнең тормышта үкенечле вакытлар булмады. Кайсыгыз күбрәк сабырлык күрсәтә? Сабырлык күбрәк миндәдер. Мин үзем эштә бик актив кеше. Миннән: «Син өйдә нинди кеше?» — дип еш сорыйлар. Өйдә мин — ирне көйләп торучы хатын. Мәктәп — ул эш, ә гаилә минем изге урын. Төмәннән Казанга чыгып китәргә курыкмадыгызмы? Яшь чакта тормышка бөтенләй башкача карыйсың. Хәзер, бәлки, читкә китәргә куркыр идем. Рафаилгә ышанганмын инде. Ул яшьтән ышанычлы, таянырлык кеше булды. «19 яшемдә 44 балалы класс тапшырдылар» «Дөрес юлдан киттем микән?» — дигән уйлар килгәне булдымы? Әнинең бертуган апасы укытучы иде. Шуңа кызыгып, мин дә башлангыч сыйныфтан укытучы булырга хыялландым. Аның балалар белән төшкән фоторәсемнәренә карап туя алмый идем. Беренче укытучым Мария Вячеславовнаның да йогынтысы булгандыр. Ул бик яхшы кеше иде. Сигез классны тәмамлагач, Төмән педагогия көллиятенә укырга кердем. Дүрт ел укып, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алгач, миңа Төмән мәктәбендә бер ел өлкән яшьтәге укытучы укыткан 44 балалы классны тапшырдылар. 19 яшьлек чагымда беренче мәртәбә ата-аналар җыелышы үткәрдем. Ата-аналарның: «Бу бала нәрсә эшли алыр икән?» — дип үзара сөйләшүләрен, тезләремнең калтыравын һаман да хәтерлим. Көчле дисциплинада тәрбияләнгән класс иде. Йомшак кеше килгәч, бер атна эчендә тәртип юкка чыкты. Ике ай буе ул балаларны үз канатым астына җыйдым. Таяк методы белән түгел, дуслашу юлы белән нормага керделәр. Балалар өченче сыйныфны тәмамлаганда, без нык дуслашкан идек. Бераздан мин Татарстанга киттем дә, ул мәктәп белән аралар өзелде. Озак еллар узганнан соң, социаль челтәрләр барлыкка килгәч, мин үземнең беренче укучыларым белән очраштым һәм шулкадәр күп җылы сүз ишеттем. Алар хәзер илле яшьтән узган кешеләр инде. «Кушаматым булмады» Укытучыны балалар яратсын өчен нишләргә кирәк? Мин 45 ел балалар белән эшлим. Беренчедән, балаларны хурламадым һәм аларга кычкырмадым. Икенчедән, укучылар алдында ихлас һәм гадел булдым. Шул ике сыйфаттан башка авторитет яулап булмый. Әйткән сүземдә тордым. Мәсәлән, юк дип әйтсәм, ничек кенә ялынсалар да, фикеремне үзгәртми идем. Балалар шуңа бер ияләнгәч, укытучыны «бөгәргә» башкача тырышмыйлар да. Нәрсәдер вәгъдә итсәм, эшемне җиренә җиткереп башкара идем. Җавап бирә алмаган сорауларга курыкмыйча белмәгәнемне әйтә идем һәм икенче дәрескә җавапны әзерләп килә идем. Укучылар ялганны һәм буш сүзне яратмый. Балалар тормыш кануннарын аңларга үзләре өйрәтәләр. Аларны ишетә белергә генә кирәк. Белемле булсаң, фәнеңне яратсаң, балаларга да фәнгә карата мәхәббәт күчә. Белемне арттыруда китап белән генә чикләнмәдем. Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Чит илләргә чыкканым булмаса да, үзебезнең илдә төрле шәһәрләргә, музейларга күп йөрдем. 1990нчы елларда мәктәптә Татарстан тарихы укытыла башлагач, Казан тарихын ныклап өйрәнергә керештем. Хәзер Казанда экскурсовод булып та эшли алыр идем. Балалар белән тарих конкурсларында катнашып, төрле җирләргә йөреп, укучыларда тарихка кызыксыну уята алдым дип уйлыйм. 20 ел буе Апас районының тарих укытучылары методик берләшмәсен җитәкләдем. Райондагы барлык тарих укытучыларын да төрле конкурсларда катнашырга өнди идем. Конкурста катнашкан кешенең белеме арта, ул төрле кызыклы шәхесләр белән очраша, аның сәяхәт итәргә, грантлар отарга мөмкинлеге туа. Мәсәлән, үзем конкурслар ярдәмендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Суздаль шәһәрләренә бушлай барып кайттым. Гомер буе укыткан кенәзлекләрне күреп кайткач, дәресне дә бөтенләй башкача бирә башлыйсың. Үзең күргән, кичергән вак кына детальләрне дә дәрестә сөйләсәң, бала күңеленә кереп кала икән. Мәктәпне озак еллар элек тәмамлаган укучыларым, очрашканда, мин дәрестә әйткән сүзләрне искә төшерәләр. Дәрес вакытында шук балалар Сезне «кызык» хәлгә калдырганнарын хәтерлисезме? Мәктәптә укыткан елларым бик кызык үтте. Бөтенесен дә сөйләп бетерә торган түгел инде. Экскурсияләргә йөрергә ярата идек. Анда барсаң, кызыклы хәлләр булмыйча калмый инде. Укучыларым белән очрашканда барысын да яратып искә алабыз. Мине балалар азаплаганын хәтерләмим. Кушаматым да булмады дип беләм. Бүгенге көнгә кадәр ишеткәнем юк. Укучыларым бик акыллы кешеләр булды, йөзгә кызыллык китермәделәр. Горурланып әйтерлекләре булдымы? Барысы да диярлек горурланырлык. Аерым исемнәрен әйтмим, чөнки берсен әйтсәм, искә алмаганы үпкәләргә мөмкин. Мәскәүдә дә, Казанда да, районда да үрнәк күрсәтеп эшләүчеләр күп араларында. Иң мөһиме — үкенечле язмышлы балаларым булмады, Аллага шөкер. «Гаилә таркалуын авыр кабул иткән баланың агрессиясе тышка чыга» Мәктәптә тәртип бозучы баланы туры юлга бастырганыгыз булдымы? Андый хәлләр булды. Класста бер малайның тәртибе үзгәрүен сизеп алдым. Бу малайны дәрестән соң алып калдым да, аның белән озаклап сөйләштем һәм үзем өчен көтелмәгән җавап алдым. Әти-әнисенең аерылышып йөргән вакыты булган икән. Гаилә таркалуын авыр кабул иткән баланың агрессиясе тышка чыга башлаган. Мин аңа: «Әтиең исән, ул сине барыбер ярата. Яхшы гамәлләр белән әтиең соклана алырлык булып үс. Начар эшләр эшләп, үзең турында начар фикер уятканчы, яхшы гамәлләр белән авторитет яула», — дип аңлатырга тырыштым. Ике ел узгач, бу малайның спорт ярышын карарга атасы килгән һәм үзе белән бүләкләр дә алган. Ярышта җиңүенә атасының ничек сөенгәнен миңа килеп сөйләде. Баланың психик тайпылышын вакытында күреп калырга кирәк шул. Икенче очрак. Мәктәпкә башка авылдан килеп укучы кыз бар иде. Берзаман дәрестә бу моңсуланып утыра башлады. Калып сөйләшкәч, аның авыл арасындагы юлда юеш балчыкны изеп йөрү кәефен төшергәнен аңладым. Мин аңа: «Җәяү йөргәндә аяк астындагы пычракка карама, табигатьнең матурлыгына соклан. Көз көне юл буендагы агачлар бигрәк матур, аларның көн саен төсләре үзгәрә. Шуны сизәрсең микән?» — дидем. Озак еллар узгач, бу кыз миңа: «Теге вакытта тормышның пычраклыгын түгел — матурлыгын күрергә өйрәндем», — дип килеп әйтте. Һәр балага йогынты ясый алырлык дәрәҗәгә ничек ирештегез? Зирәклек тормыш тәҗрибәсе белән киләдер инде. Аннары кечкенәдән китаплар укырга яратам. Китабым булмаса, үземне ач кеше кебек хис итәм. Китаплардан бик күп гыйбрәт һәм гыйлем алам. «Хәзерге мәктәпнең бер генә кимчелеген күрәм — укытучы белән бала арасында якын аралашу кимеде» Хәзерге уку-укыту системасына карата фикерегезне беләсе килә. Бердәм дәүләт имтиханын хуплыйсызмы, юкмы? Тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханы кертелгән вакытта без башта югалып калдык. Укучыга да, укытучыга да аңа ияләшү авыр булды. Хәзер мин БДИга каршы түгел. Ни өчен? Чөнки балалар бер мәртәбә имтихан биреп, баллы җиткән теләсә кайсы югары уку йортына керә ала. Документларны өстәмә имтиханнарсыз берничә җиргә тапшырып булу да зур өстенлек бирә. Әлбәттә, БДИга алдан ныклап әзерләнергә кирәк. Хәзер әзерләнү өчен әсбаплар да, электрон чыганаклар да күп, укытучылар да имтиханга әзерләү буенча зур тәҗрибә туплады. Минемчә, имтихан тапшырасы фәннәрне тугызынчы сыйныфтан сайлап, максатчан әзерләнсәң, аларны уңышлы биреп була. Мин хәзер мәктәп программасына таянып, «Сәләт» үзәгендә балаларга тарих фәненнән өстәмә белем бирәм, тугызынчы сыйныфтан өлкәнрәкләрне имтиханнарга әзерлим. Быел тарихтан һәм җәмгыять белеменнән БДИны туксан балл тирәсенә бирүче укучыларыбыз булды. Тырышкан бала аны уңышлы тапшыра ала бит. Мәктәптән 2016 елда китсәм дә, мин һаман балалар белән эшлим, түгәрәкләр алып барам. Мәктәп системасы белән тыгыз элемтәдә торучы буларак, заманына күрә, укыту системасына әйбәт бәя бирәм. Хәзер укытучыдан үзенең фәненнән тыш, башка өлкәләрдә дә тирән белемгә ия булу таләп ителә. Дәресен югары дәрәҗәдә бирергә теләгән педагог заманнан бер адым алда барырга һәм һәрвакыт өстәмә белем алырга тиеш. Мәсәлән, компьютер буенча яңа терминнарны, программаларны белмәсәң, укучылар алдында уңайсыз хәлдә каласың. Балаларны алдап булмый, алар шундук хәйләне сизеп ала. Хәзерге мәктәпнең бер генә кимчелекле ягын күрәм — укытучы белән бала арасында якын аралашу кимеде. Программа шулкадәр зур — 45 минут эчендә укытучы тиешле материалны биреп бетерсенме, бала белән аралашсынмы? Билгеле, беренче чиратта, укытучы алдында укыту программасын үтәү бурычы тора. Бала белән психологик элемтә булдыру икенче планга күчә. Шулай да, укытучы балаларны үзенә каратырга тырыша. Чыннан да, күбесе авторитет яулый ала. Пандемия белән бәйле мәктәпләрнең ябылып торуы укытучы хезмәтенә хөрмәтне арттырды дип саныйм. «Улларым турында кешеләрдән начар сүз ишеткәнем булмады» Укытучы баласы укымышлы, тормышта үз урынын таба торган кеше була дигән язылмаган закончалык бар. Сезнең гаиләгә дә туры киләме ул? Үзебезнең ике улыбыз бар. Яшь аралары зур түгел, шуңа күрә игезәкләр кебек дус булып үстеләр. Хәзер дә Апаста тату гына яшиләр. Олысы электроэнергетика өлкәсендә эшли, кечесенең һөнәре компьютерлар белән бәйле. Икесе дә тырышлар, кечкенәдән эшчән булдылар. Алар турында кешеләрдән начар сүз ишеткәнем булмады. Вакыты җиткәч, икесе дә бер-бер артлы өйләнде. Олысының гаилә корып яши башлавына 15 ел булды, киләсе елга кечесенең гаиләсенә дә 15 ел була. Шулай туры килде: икесенең дә беренче балалары - кызлар, икенчеләре малайлар туды.  Бала тәрбиясендә нинди ысуллар кулланырга? Аларны ничек чын кеше итеп тәрбияләргә? Балаларны махсус ниндидер ысуллар кулланып тәрбияләдем дип әйтә алмыйм. Аңлашып, дусларча яшәдек. Балаларга каты бәрелгән булмады. Ирем аларга ирләр эшен өйрәтте. Элегрәк мал-туар асрый идек. Бакчабыз бар. Авыл җирендә ир-егеткә эш бетми. Кызыбыз булмагач, малайларга кайвакыт идән, табак савыты юарга да туры килде, ашарга да пешерергә өйрәнделәр. Малайлар мәктәптә укыганда сугышмыйча һәм берәр юләрлек эшләмичә генә тормыйлар. Сез андый вакытларда нишли идегез? Без малайларның араларына кермәдек. Башка малайлар белән килеп туган аңлашылмаучанлыкларны икесе бергә хәл иттеләр. Алар тәртип бозып йөрмәделәр, акыллы булып үстеләр. Дөресен генә әйткәндә, завуч булуыма карамастан, журналны актарып, билгеләрен дә тикшергәнем булмады. Сезгә онык тәрбияләү эләгәме? Ничек кенә әле! Без үзебез мәктәп янында яшибез, ә балалар Апасның читендә төпләнде. Улларым, киленнәрем көне буе эштә. Оныклар дәресләрдән соң җыелышып безгә кайталар. Түгәрәкләренә дә бездән йөрергә бик уңайлы. Кичкә кадәр өйдә күңелле. Шулай итеп, гөрләшеп яшәп ятабыз.  Мәктәпне диннән аерылган, дибез. Бәлки Сездә алай түгелдер. Сезнең дингә карата мөнәсәбәтегез ничек? Аллаһның барлыгына ышанам. Совет чорында руслар арасында үссәм дә, әбиләрнең дини йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышуы күңелгә сеңеп калган. Әни ел саен аш уздыра иде. Өйдә Коръән укыткан көннәр якты, нурлы булып истә саклана. Кечкенәдән безгә бисмилланы сеңдереп үстерделәр. Әнидән калган традицияне һаман да дәвам итәм. Алла бирсә, Аллага шөкер — иң яратып әйтә торган сүзләрем.  «Районда өлкәннәр бик актив» Сез Апас районы Ветераннары советы рәисе булып торасыз дип беләм. Аның эшчәнлеге турында сөйләсәгез иде. Авыл ветераннары җәмәгать тормышында активлык күрсәтәме яки аларны гел кызыксындырып торырга кирәкме? Ул оешманың әһәмияте нәрсәдә? 2016 ел азагында лаеклы ялга киттем һәм мине Ветераннар советы рәисе итеп сайладылар. Бу тәкъдимне бер дә көтмәгән идем. Активлыгым булгач, ризалаштым. Районда өлкәннәр бик актив. Хәзер Халыкара өлкәннәр декадасына багышлап төрле чаралар, очрашулар оештырып йөрибез. Оешманың өлкәннәр өчен әһәмияте зур дип саныйм. Алар Ветераннар советы ярдәмендә авылларындагы төрле уртак проблемаларны хәл итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, күптән түгел генә актив өлкәннәр тырышлыгы белән берничә авылда зират яннары чистартылды. Теләсә кайсы өлкән яшьтәге кеше, проблемасы килеп туган очракта, төрле кабинетларга йөргәнче, безнең оешмага килсә, мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә. Оешма буларак, социаль яклау оганнары һәм районның Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә торабыз. Аларның җитәкчеләренең безне игътибарсыз калдырганнары юк. Сәләтле һәм актив кешеләргә үзләрен иҗатта күрсәтү өчен дә Ветераннар советы зур мөмкинлекләр ача. Алты ел буе республикада «Балкыш» фестивале уза. Апаслылар анда иң активлардан санала. Һәр авылда диярлек фольклор ансамбльләребез бар. Өлкән гармунчыларыбыз күп, «Уйна, гармун» фестивале бик матур уза. Спартакиадаларда актив катнашалар. Былтыр безнең район өлкәннәре республикада беренче урын алып кайттылар. Таянырлык кешеләрем булганда, Ветераннар советында эшләве дә рәхәт.



Суздаль

Екатеринбург стал одним из востребованных туристических центров в майские праздники


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 

Екатеринбург стал одним из востребованных туристических центров в майские праздники

6% россиян хотят посетить Псков на майских праздниках – исследование

Во Владимирской области приведут в порядок еще более 80 км транспортных артерий

Новости Владимирской области

Гостиницу с баней в Богослово требуют закрыть по суду

В Суздале на Ильинском лугу высадят цветами надпись к 100-летию города

В Суздальском районе хотят прочистить реку Каменку

В Суздале собираются расчистить и углубить Каменку


Организация мультимедийных экспозиций и развитие мемориальных музеев стали главной темой сессии «Музейные маршруты» в Казани

Путешественники составили рейтинг ТОП-12 необычного варенья: а вы пробовали варенье из сосновых шишек, из инжира и мяты?

В Коврове открылась выставка о Юрии Левитане

Гостиницу с баней в Богослово требуют закрыть по суду


Прокуратура намерена ликвидировать гостинично-банный комплекс под Суздалем

Поганки и лысухи строят гнёзда

Почему татаро-монголы не стали покорять Европу

Дизайнер Дмитрий Логинов стал автором униформы для смотрителей Владимиро-Суздальского музея-заповедника


Губернатор Владимирской области Александр Авдеев
Владимирская область

Представители школы №338 имени Александра Авдеева приняли участие в благотворительной акции


Частные объявления в Суздале



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Суздаль на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Концерт JONY во Владивостоке: ждут ли его горожане?

Мацуев — о дерби ЦСКА — «Спартак»: бездарное зрелище, я уснул на 15-й минуте

Алсу ире белән аерылышканмы?

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье


Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку


Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’