Сургут кызы Розалия Сабитова «Юграның бәллүр таҗы – 2021» титулына ия булды
0
28
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда туып үскән Розалия Сабитова «Юграның бәллүр таҗы – 2021» титулына ия булды.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызга – 16 яшь, ул тумышы белән – Татарстаннан. Сургутта милли мәдәниятне таныту белән шөгыльләнә, «Сандугач» татар халык җыр һәм бию ансамбленә йөри.
Матурлык бәйгесе берничә этапта (бердәм стильдә сәхнәгә чыгу, визит карточкасы, милли костюмнар тәкъдим итү, кичке күлмәкләрдә дефиле) үткәрелде.
Бәйгене оештыручылар әйтүенчә, конкурс милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм дөнья илләренең традицияләрен, милли мирасны саклауда хатын-кызның ролен күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Хәзер Розалия Сабитова Ханты-Манси автономияле округы – Юграны федераль дәрәҗәдә, бәйгенең Бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк. Ул 15-19 майда Сочида уза.