Сургут татарларын «Калфак туе»на чакыралар
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 22 март көнне 14:00 сәгатьтә Сургут шәһәренең «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте «Калфак туе» кичәсен уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оештыручылар сүзләренчә, биредә гүзәл затларның электән яратып кигән баш киеме тарихы белән танышу мөмкинлеге булачак. Шулай ук кичәдә калфак тегү, аны бизәү остаханәсе эшләячәк.
Чара Бажов ур., 31 нче йорт адресы буенча узачак.