Добавить новость
Февраль 2010
Март 2010
Апрель 2010
Май 2010 Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011 Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011 Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012 Март 2012 Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012 Сентябрь 2012 Октябрь 2012 Ноябрь 2012 Декабрь 2012 Январь 2013 Февраль 2013 Март 2013 Апрель 2013 Май 2013 Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014 Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014 Октябрь 2014 Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Журналист блокноты: Мәскәү чиратлары, Третьяковка һәм Брюлловның искитмәле күргәзмәсе

0 156

Сәфәрнең икенче көнендә, фоторәссам иптәшләрдән аерылып, илебез башкаласындагы күрешәсе таныш-белешләр, якташларым белән очрашу ниятен алга куйдым. Третьяков галереясендә эшләүче авылдашыбыз һәм күршебез Азат абый Гомәров Мәскәү каласына баруымны күреп калса, чакырмыйча калмый. Ә мин, башка чакта гел, тиз-тиз генә эшләрне тәмамлап дигәндәй, кайтып китү яклы.

Галереягә таба барганда Кремль янындагы сувенир кибетләренә, экскурсияләр үзәгенә булган чиратларны күреп тә шаккаттым… Шулай да якыннарымның күңелләрен шатландырырлык Мәскәү күчтәнәчләре, төрле кызыклы сувенирлар ала алдым.

Ленин мавзолеена чиратны күреп тә таң калдым. Әйтерсең Ленин бабай үзе торып утырган! Су буе чират! Халык иртәнге 6.00 сәгатьтән үк чиратка килеп баса икән. Мессенеджердагы статусларда бу чиратларның видеоларын күргән бар иде. Ышанып бетмәгән идем, баксаң, чынлап та шулай икән. Ленинны күрәсегез килсә – башкалага баргач тулы бер көнегезне шушы максат өчен тәгаенләргә әзер булып торыгыз.

Алга таба Мәскәү елгасы күпереннән атладым. Теплоходларга, пароходларга һәм төрле храмнар матурлыгына сокландым.

Азат абый эшләгән галереяне «новая Третьяковка» дип тә йөртәләр икән. Монда килгәндә Россия флотының 300 еллыгы уңаеннан куелган Петр I һәйкәлен дә күрәбез.

  • Петр I һәйкәле (рәсми исеме – «Россия флотының 300 еллыгы уңаеннан») – Мәскәү елгасы һәм су агызу каналы кушылган урында ясалма утрауда урнаштырылган монумент. Проект авторы – скульптор Зураб Церетели. 1997 елның 5 сентябрендә Мәскәүнең 850 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылган.
  • Һәйкәлнең биеклеге – 98 метр, шуларның 18 метры – патшаның бронза сыны. Монумент 3 элементтан тора: ростраль колонна, җилкәнле судно һәм бөек император фигурасы. Һәйкәлнең каркасы – корычтан, декоратив элементлары – бакыр һәм бронзадан ясалган. Постамент тирәли фонтаннар да урнаштырылган.

«Мәскәү – чиратлар каласы»

Музейлар, галереяләр һәм күргәзмә заллары һәрчак кешене үзенә чакыра, мавыктыра һәм сокландыра. Кайбер чакта мәскәүлеләргә хәтта кызыгып карыйсың: вәт, көне-төне нинди асыл җирләрдә йөреп, мәгърур музейларга сокланып кына яшиләр, дип уйлыйсың! Ә асылда ничек соң? Ә асылда… Үзләре сөйләвенчә, үзәктәге урыннарда, Арбат, ГУМнарда да елына 1-2 мәртәбә булсалар да – бик хуш.

Ярый, галерея бинасына үтүем булды: «ах» итеп куйдым! Монда да – чиратлар, күпчелеге туристлар һәм кунаклар, тезелешеп, билет алырга торалар, аннары 4 катта урнашкан сәнгати хәзинәләр белән тулы залларга керүне көтәләр. Шулай да чираттагыларның берсенең дә зарланганын, озак көтеп интегеп беттек, диюләрен ишетмәдем. Сәнгатькә сусаган халык моң-зарлы булалмас. Беренче катта кафе, экскурсияләр бюросы – кассалар, иҗади остаханә, аннары сувенир һәм башка кирәк-яраклар сата торган павильоннарга керү мөмкин.

Кырым валында хәзер яңа Третьяковка урнашкан бина төзелеше 1965 елда башланган һәм 20 ел дәвам иткән. Аның проектын танылган архитекторлар Николай Сукоян һәм Юрий Шевердяев эшләгән. Биналарның бер өлеше Третьяков галереясенә, икенчесе – Рәссамнар берлегенә караган. Беренче вакытлы экспозицияләр яңа Третьяковкада 1986 елда ачылган. Шул ук вакытта бирегә Лаврушин тыкрыгындагы төп корпустан экспонатларның бер өлешен күчергәннәр, ул вакытта аны реставрацияләгәннәр. 1996 елда Яңа Третьяковкага ХХ гасыр әсәрләренең бөтен коллекциясен күчерү булган, һәм ул аның даими экспозициясенең нигезе буларак танылу алган.

Бина эчендә бүгенге көндә вакытлы күргәзмәләр, лекцияләр һәм конференцияләр өчен заллар да урнашкан. Даими экспозиция исә музейның дүртенче катында булып чыкты һәм 37 залны алып тора. Аларның беренчесендә һәм икенчесендә музей коллекциясеннән картиналар тәкъдим ителгән, әмма күргәзмәләрне биредә даими рәвештә үзгәртәләр: истәлекле вакыйгаларга һәм даталарга яңарталар.

Якташлык көче сыналган мәлдә...

Бу урында, авылдашлар булса – шундый булсын, диясе килә! Мине исә Азат абый, йөгереп төшеп, күптәннән күрмәгән, көткән туганыдай каршылады һәм залларны карарга чакырды. Култыклап алды да, Россия Журналистлар берлегенә дә очрашуга барасым бар, ашыгам, бу юлы өлгереп булмас, дигән ай-ваема карамыйча, лифт белән төп залга алып менеп китте. Әле ул чакта ул кадәр рәхмәтле булмасам да, карап чыккач – рәхмәт яугыры якташым, дип әйттем.

Азат Гомәров – «Кызыл атны коендыру» («Купание красного коня») картинасы янында. Картина авторы – Кузьма Петров-Водкин, ул аны 1912 елда иҗат иткән.

  • Әйтергә кирәк, Азат Миңнулла улы Гомәров – безнең Низаевлар-Низаметдиновларның туган ягы булган Башкортстанның Чакмагыш районында урнашкан Аблай авылыннан. Мәскәү каласында дистә елдан артык яши. Бик актив абзыебыз яшьтән үк ятимлек ачысын да татыган. Үзе сөйләвенчә, минем картәнкәй – Әүфә, алар аңа «Әүфәттәй» дип эндәшә торган булганнар, бал ашатып кына үстергән аларны. Мәскәүдә гомер итсә дә, Азат абый туган яклары белән элемтәне өзми, Татарстан китап нәшриятында бастырылган бөтен язучыларның китапларын да ул, автограф куйдырып, туган авылыбыз Аблайдагы китапханәгә кайтартып кына тора. Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге чараларында да очрату мөмкин, өстәвенә әле, Казан кияве дә булып куйды. Хатыны, сабыйлары белән Казанга да еш кына кайталар хәзер.

«Малевичның кара квадраты янында озак кына басып тордым» яки Третьяковкада тагын ниләр бар?

Беренчерәк заллар рус рәссам-авангардистлары эшләренә багышланган. Биредә без Марк Шагал, Казимир Малевич, Аристарх Лентулов, Михаил Лионов, Наталья Гончарова һәм шул чорның башка атаклы осталарының картиналарына сокланып үтәбез.

Бу залларда минем игътибарымны данлыклы Малевичның «Кара квадрат»ы җәлеп итте. Моңарчы бу сурәтне китаплардан, «Культура» телеканалында зәңгәр экраннарга чыккан тапшыруларда күреп кенә белә идем. Дөньяда иң танылган картиналарның берсе бу. Рәссам аны беренче тапкыр 1915 елның декабрендә «0,10» күргәзмәсендә тәкъдим итә. Аңа барлыгы 39 абстракт композиция кергән, алар геометрик фигуралардан – квадратлар, түгәрәкләр, трапецияләр, турыпочмаклыклардан торган.

«Кара квадрат» – ул күргәзмәдә, икона кебек, кызыл почмакта урнашкан була. Малевич үзе бу эш турында болай дип язып калдырган, диләр: «Ак киндер җәймәдә төсләрнең югары яссылыгы безнең аңга турыдан-туры пространствоны көчле тою хисе бирә, мине төпсез чүлгә күчерә, анда үз тирәңдә галәмнең иҗади пунктларын тоясың». Хәер, бу – гади дә, шул вакытта югари сәнгати зәвыкны тәрбияли торган картина янында озак кына басып тордым.

Залларның алдагысы Советлар Союзы чоры сәнгатен колачлаган иде. Монда 1920-1950 еллар рәсем сәнгате һәм скульптурасы 10 залны били – 15тән алып 25 нчегә кадәр. Монда без Татьяна Яблонская, Александр Дейнека, Юрий Пименов һәм шул чорның башка абруйлы рәссамнарының әсәрләрен күрәбез.

Ә 16-36 нчы залларда «Хрущев җепшелеге»ннән башлап 1980 еллар ахырына кадәрге картиналар куелган. Алар аша ул дәверләрнең мохитен тоябыз, аннары гаять күп кенә картиналар ул заманнардагы сәяси вакыйгаларны, тарихи чараларны да сурәтләгән. Кайбер сурәтләрдә ул чордагы түрәләрне дә күрәбез.

Өч зал – 31, 32, 37 – яңа Третьяковканың төп экспозициясендә совет чорының рәсми булмаган яки альтернатив сәнгатенә багышланган. Биредә сәяси һәм идеологик цензура аша үтмәгән рәссамнарның иҗаты белән таныша алабыз. Алар арасында – минималист Франсиско Инфанте-Арана, поп-арт стиле рәссамы Михаил Рогинский һәм башкалар. Шулай ук экспозициянең бу бүлегенә коллекционер Леонид Талочкин җыентыгы керә, ул 1960-1990 еллар формаль булмаган рәсем сәнгатеннән һәм графикасыннан тора.

Әлеге залларда, картиналардан тыш, ара-тирә скульптуралар да урын алган. Алар исә ничектер сюжетларны һәм аерым алганда залларның экспозицияләрен тулыландырып тора. Әлбәттә, аларның һәркайсы тарихи әһәмияткә дә ия, чөнки алар төрле еллардагы конкойгыч та, шатлыклы да дәверләрне күрсәтә.

«100 елга бер була торган күргәзмә»

Журналист – һәрвакытта да бик тынгысыз җан ул. Техника үтәлмәгән җирдән җәяүләп тә, үрмәләп тә бара. Ә монда хәтта ки чират көтеп торасы да юк, күпләр күрергә тилмереп торган күргәзмәгә керү ишеге танау очыма терәлгән диярлек. Өстәвенә, Азат абый да: «100 елга бер була торган күргәзмә, кереп чык, энекәш», – дип үгетләргә тотынгач, минәйтәм, берлектәге очрашуга такси белән дә җилдереп кенә барып җитеп булыр ул, сәнгать диңгезенә тулысынча чумыйм, дидем.

«Карл Брюллов. Рим – Мәскәү – Петербург» дип аталучы күргәзмә залының ишеген ачу белән бераз томсарак залга үттек. Зал халык белән шыгрым тулы булып чыкты, артта әле залга кертүче контролердай апа янына да чират сузылып киткән. Сурәтләр һәм ниндидер бер серле атмосфера, югары дәрәҗәдәге мәдәни рухиятле мохит патшалыгына эләккәндәй тойдым үземне. Күренеп тора, зыялы халык, тамашачылар җыелган: нәрсәдер буенча тыныч кына бәхәс куерталар, әкрен генә сөйләшәләр. Хатын-кызлар – модага туры килгән эшләпәләрдән һәм ир-атлар да галстуклардан.

Әле исән чагында ук «мәртәбәле шәхес» дип атала башлаган Карл Брюллов турында бик күп язылган. Аның картиналары әдәби даһиларны (Пушкин, Гогольләрне) һәм күренекле сәнгать тәнкыйтьчеләрен (Белинский, Стасов ишеләрне) рухландырган. Билгеләп үтик, бөек сәнгатькәр Брюлловның биографиясе һәм иҗаты төрле яктан өйрәнелде.

Латин телендәге «канатлы» «genius loci» әйтеменең аңлатмасы – конкрет урынга хас үзенчәлекле атмосфераны аңлата. «Урын даһие» концепты культурологиядә күптән кулланыла. XXI гасырда популяр китаплар һәм мәкаләләр күплеге, телетапшырулар циклы, туристлык маршрутлары үсеше нәтиҗәсендә, ул массакүләм мәдәнияттә ныклап урнашкан. Төрле урыннарны, аларның уникаль рухын өйрәнеп, кеше үзенең эчке дөньясын баета, яңа белем һәм тәҗрибә туплый. Экспозиция авторлары географик урынның кабатланмас шәһәр мохите һәм 3 мегаполисның климаты – Рим, Мәскәү һәм Петербург – Брюллов иҗатының формалашуына йогынты ясавын тикшергән. Алар шулай ук бу шәһәрләрнең һәрберсендә нинди тылсым көче яшәвен һәм рәссамның кайда үз урынын тапканлыгын ачарга омтылалар, диләр Третьяковкада.

Шуннан әлеге күргәзмәдә урын алган, кем әйтмешли, «бик тә козырной» картиналарны да күрсәтеп, язып алыйм.

  • «Җайдак кыз» («Всадница») картинасы 1832 елда язылган. Ул картинада графиня Юлия Самойлованың тәрбияләнүчеләре – Джованнина һәм Амацилия сурәтләнгән. Картина Миланда графиня Юлия Самойлова заказы белән иҗат ителгән. Италиядәге тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр үз бәяләмәләрендә Брюлловны Питер Пауль Рубенс һәм Антонис Ван Дейк белән чагыштыра һәм аларга әлегә кадәр шундый осталык белән уйланылып төшерелгән һәм башкарылган ат портретын күрергә туры килмәвен язалар. Сурәтне 1893 елда Павел Третьяков сатып ала.
  • «Польша патшасы Стефан Баторий белән 1581 елда Псков камалышы» («Осада Пскова польским королем Стефаном Баторием в 1581 году») картинасы янында да халык күпләп җыелганын күреп алдык. Ул 1839-1843 елларда иҗат ителгән, ләкин рәссам тәмамлап өлгермәгән сурәт икән. Размеры 482х675. Псков камалышы 1581 елның 18 августыннан башлап 1582 елның 4 февраленә кадәр бара, Ливон сугышының соңгы чорында шәһәрне саклаган рус гаскәре белән Речь Посполитая армиясе арасында зур һәм әһәмиятле бәрелеш була. Шәһәрнең уңышлы оборонасы бу сугышта рус дәүләтенең тулысынча хәрби җиңелүен булдырмый кала.
  • Ике картина да киндергә майлы буяулар белән төшерелгән.

    «Уч төбендәгедәй Мәскәү каласы»

    Азат абый белән шулай итеп заллар буйлап йөреп, төп экспозицияләрне карап, аннан соң беренче каттагы кафеда хәл-әхвәл белешеп, туган авыл яңалыкларын барлап чәйләп алгач, Журналистлар берлегенә таба юл тотарга вакыт җиткәнен дә сизеп алдым. Такси чакыртырга җыенуымны күреп, ул, монда күпер аша гына чыгасы, берничә адым гына атлыйсы һәм Зубов бульварына чыгасың, диде дә озатып та куйды.

    Шәһәр кешесе – шәһәрнеке инде, диләрме әле?! Мәскәү елгасы аша күпер буйлап барганда, каланың бөтен дәрәҗәле биналарын, халык яратып барган урыннарын да күрү мөмкин икән. «Зарядье» дисеңме, Россиянең Чит ил эшләре министры Лавров утырган бина яки Эчке эшләр министрлыгымы – бөтенесе күренеп тора. Менә сиңа мә, уч төбендәгедәй Мәскәү каласы!

    Журналист – отпуск вакытында да кешеләргә кызыклы хәбәр-хәтерне тиз тотып алырга һәм халыкка җиткерергә тиеш булган җан иясе, дип саныйм. Отпуск вакытыма туры килгән сәфәрдә күргәннәремне, ишеткәннәремне дә, түкми-чәчми, «Интертат»ны укучылар белән бүлешәсем килде. Киләсе язмаларның берсендә Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәре буйлап сәяхәт итеп алырбыз. Мәскәү бит ул – Иделдәй киң, зур һәм һаман да төзелүче, киңәюче кала.





    Все города России от А до Я

    Загрузка...

    Moscow.media

    Читайте также

    В тренде на этой неделе

    Уровень доходов амурчан почти соответствует среднероссийскому показателю

    Успеть до «ставкопада»: «Выберу.ру» подготовил рейтинг самых доходных вкладов в декабре 2025 года

    Аэрофлот запустил продажу льготных авиабилетов на 2026 год

    Успеть до «ставкопада»: «Выберу.ру» подготовил рейтинг самых доходных вкладов в декабре 2025 года


    Загрузка...
    Ria.city
    Rss.plus


    Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




    Санкт-Петербург на Russian.city


    News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
    © News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.