Добавить новость
Февраль 2010
Март 2010
Апрель 2010
Май 2010 Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011 Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011 Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012 Март 2012 Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012 Сентябрь 2012 Октябрь 2012 Ноябрь 2012 Декабрь 2012 Январь 2013 Февраль 2013 Март 2013 Апрель 2013 Май 2013 Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014 Март 2014 Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014 Октябрь 2014 Ноябрь 2014 Декабрь 2014 Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Язучылар берлеге ишегалдына торак йорт салыначак (Йортта кемнәр торачак? Язучылармы?)

0 5

Язучылар берлеге ишегалдында, дөресрәге, элек ишегалды булып, инде күптән бүленеп куелган урынында төзелешкә әзерлек башланды.

«Әйе, анда 4 катлы торак йорт салырга җыеналар. Безнең бинага 2011-2012 елларда шул җир бәрабәренә ремонт ясатылган, диләр. Мин хәзер бернәрсә эшли алмыйм – кулларында документ», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.

«Әйе, анда эш бара, ләкин әле анда төзүчеләр түгел, археологлар эшли, эшләре озакка сузылырга охшаган. Алар башта техниканы безнең ишегалды аша үткәрмәкче иде. Без җыелышып киңәштек тә каршы килдек. Чөнки асфальт та җимереләчәк – аны җәйдерү дә арзан түгел, җир астындагы коммуникацияләргә дә зыян килергә мөмкин», – дип вазгыятькә ачыклык кертте Язучылар берлеге бинасының коменданты Вәкил Габдрахманов.

Шәһәр үзәкләрендә, хәер анда гына да түгел кебек, төзелеш алып барыр алдыннан археологик тикшеренүләр үткәрү зарури, ягъни, тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә. Димәк, Язучылар ишегалдында, дөресрәге, аның бүлеп алынган өлешендә әнә шундый тикшеренүләр бара.

«Анда «мәдәни катлам» тирән түгелдер. Озак эшләмәсләр. Төзи башларлар алар ул 4 катлы йортны», – ди Ркаил Зәйдулла пессимистик тавыш белән. «Озак эшләргә охшаганнар, ниндидер торба кисәкләре дә тапканнар бугай. Йорт 4 түгел, 3 кенә катлы буласы дип ишеттем», – дип ачыклык кертә Вәкил Габдрахманов.

Төзелеш эшләре башланмагач, объект турында һәм аны төзиячәк оешма турында мәгълүмат булган табличка эленмәгән. Шуңа да, рәсми булмаган мәгълүматка таянып, төзелеш компаниясе исемен язуны тиеш дип тапмыйм.

Бүлеп алынган мәйданчык Г хәрефе формасында Язучылар берлеге территориясенә ике яктан терәлеп тора. Әлегә ул калай белән генә бүлеп куелган. Мөштәри урамы ягыннан калай койма киселеп, кеше йөри алырлык капка ясалган. Әлегә техника керә алырлык зур капка күренми.

Археологлар җирне казыган арада әлеге казылган җирнең тарихында казынып алыйк

Татарстанның халык шагыйре Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) рәислек иткән чордан башлыйк. Аның моннан 2 ел «Интертат»ка биргән интервьюсыннан бер өзек: «2006 елда бина 2 урыннан җимерелде. Анда студияләр, «Идел» һәм «Салават күпере» журналлары редакцияләре урнашкан, ул вакытта алар «Татмедиа»га карамый иде. Президентыбыз Минтимер ага Шәймиев янына барып, бинага капиталь ремонт сорадым. Комиссия килеп карады. Проект ясау, җимерекләрне ямап яшәп торыр өчен, ГИСУга 8 млн 700 мең сум акча бирелде. Алар кушуы буенча «Агропромстрой» оешмасы капремонт буенча проект төзи башлады. Проект төзүгә үзебез дә актив катнаштык.

Төп бина – мәдәни мирас объекты, ә янкорманы, мирас булмагач, сүтәргә, диләр. Ә бит анда Тукай клубы урнашкан, безгә ул кирәк. Башта беренче катта ясамакчы идек, ризалашканнар иде, әмма «несущий» стенаны алабыз икән, бина җимерелеп төшәчәк», – диделәр. «Кичәләрегезне Актерлар йортында үткәрерсез», – диләр. Ә мин «Тукай клубы кирәк» дип, нык тордым инде. Ахырда шушы проект расланды. Эшне бинаның ихатасын, подвалларны чистартудан башладык. Барлыгы 14 «КамАЗ» чүп түктек».

Тагын да «казый» торгач, бинаның ераграк тарихына – аның язучыларга тапшырылган чорына ук төшәбез. Язучылык гомерендә һәрвакыт идарә әгъзасы булып торган Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин «Татарстан Язучылар берлеге» китабында ул чорны болайрак искә ала: «Һич шик юк, Туфан Миңнуллин җитәкче чагында Язучылар союзының Казандагы иң матур биналарның берсенә күчүе – үзе бер тарихи вакыйга. Мәһабәт бинаның адресы – Мөштәри урамы, 14нче йорт (ул вакытта Комлев урамы дип йөртелә иде). Яңа җир, борынгы булса да, яңа йорт, яңа хуҗалар, яңа тәртипләр... Язучылар берлегенең өч дистәгә якын елы шушы бина белән бәйле. Марсель Галиевның «Өмә» исемле шаян хикәясендә бу бинага яңа күчкән елларның бер хатирәсе бик матур сурәтләнгән...»

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиевның «Өмә» хикәясеннән өзек: «1986 елның җәе. Комлев урамында бер көн эчендә юл аша канау казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар берлеге рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.

Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде.

Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле күзлек пыяласы аша яшьләр ягына – Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр кебек киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да, тирән сулап:

– Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрер, ахры, – дип, үзалдына сөйләнеп алды...»

Тагын да тирәнрәк казысак, бинаның 1907 елда төзелүен, соңрак икмәк сәүдәгәре Михаил Оконишниковка сатылганлыгын, 1917 елдан соң биредә Эчке эшләр халык комиссариаты, аннары балалар клиникасы булуын, 1990 елда республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты буларак саклауга куелуын искәртергә мөмкин. Йорт «Оконишников йорты» дип атала.

Шулай да, Тукай әйтмешли, «сүз башыбыз Шүрәле» дигәндәй, җир бәрабәренә ясатылган реконструкция темасына кайтыйк.

Реконструкцияләнгән бина 2012 елда ачыла. Аны май аенда, Язучылар берлеге съезды алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карап чыга.

«Аның мәйданы – 1672 кв. метр, шуның 562 кв. метры – ярдәмче бүлмәләр. Язучылар берлеге бинасын реконструкцияләргә 100 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Реконструкция 2006-2008 елларда барды, аннары яңа проект буенча 2011-2012 елларда дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов Берлекнең активы һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән бергә бинаның беренче һәм икенче катларын, кабинетларны, актлар залын һәм башка бүлмәләрне карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов үткәрелгән ремонтны уңай бәяләде», – диелгән Татарстан Рәисе сайтындагы хәбәрдә (2012 ел, 18 май).

«Бина әдипләрнең иҗади эшчәнлегенә күбрәк мөмкинлекләр бирер, эшенә уңай тәэсир итәр, чөнки Язучылар йорты заманча җиһазлар белән баетылды», – дигән республика башлыгы шул көнне үткән Татарстан Язучылар берлегенең XVII корылтаенда.

Ә ул чорларны искә төшерү өчен хәзер туган ягында – Актанышта яшәүче Татарстанның халык шагыйре Илфак Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем.

Илфак Ибраһимов: «Бу бинаны саклап калып реконструкция үткәрттерү – үзе бер эпопея. Шактый йөрелде... Президент контрольгә алып эшләнде ул. Без, шактый гына көрәшеп, бинаның икенче катында Тукай клубы да ясый алдык.

Бинабыз җимерелеп төшкәннән, соң без Президентка хат яздык. 2006 ел иде ул. Президент Минтимер Шәймиев бу мәсьәләне Кабминга чыгарды. ГИСУ һәм ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы аша төзелеш эшләрен башкару өчен инвесторлар эзләү башланды. Чөнки бина мәдәни мирас объекты булганлыктан, аны реставрацияләү кыйммәткә төшә иде – аның һәр орнаменты эшкәртелеп, үз урынына кайтырга тиеш иде. Фундаменты да юк иде. Кыска гына итеп әйткәндә, проект ясау һәм ремонт өчен күпмедер күләмдә акча бирелде. Бу акчалар Мәдәният министрлыгына да, Язучылар берлегенә дә түгел, ГИСУга бирелде – алар оештырды. Без сорап баручылар гына идек. Мәдәни мирас объектлары белән эшләргә лицензиясе булган берничә оешма каралды һәм эш шуларның берсенә тапшырылды. Алар бинаның мәдәни мирас объекты булмаган янкормасын алып ташладылар, ишегалдындагы агач йорт та сүтелде. Җирләрнең бер өлешен шәһәр алды – агачлар утыртырган 15 сутый җир парк булып – ландшафт һәйкәле булып калырга тиеш.

65 сутый җирнең бер өлешен бирү хисабына, инвестор бинаны ремонтларга тиеш иде. Президент Указы буенча Хөкүмәт тә акча бирде.

Язучылар ишегалдында йорт төзи башладылар, дип әйтү дөрес түгел, «Язучылар ишегалды» дигән өлеше аның – койма белән тотып алынган җир. Койманың аргы ягы – Язучылар берлегенә ремонт ясаган ГИСУ тарафыннан табылган иганәченең җире. Димәк, алар йорт төзиячәкләр, дип аңлыйм. Башта алар аны төзи алмадылар, чөнки ишегалдында бер йорт бар иде – аның хуҗасы йортын приватизацияләп, җирен дә үзенә рәсмиләштереп куйган булган. Хәзер ул мәсьәләне ничек хәл иткәннәрдер – белмим. Бу хәлләргә 12-13 ел узды бит инде, барысы да истә дә түгел.

Язучылар берлеге бинасын ремонтлаган ул инвесторга әйтелде: йорт мәдәни һәйкәл булгач, Язучылар берлеге 7-10 катлы йортлар арасында югалып калырга тиеш түгел. Каршы ягында биек йортлар төзелде, бу ягын саклый алдылар кебек.

65 сутыйның 34е – Язучылар берлеге бинасы һәм аның ишегалды, урам яктан караганда уң яктагы җирләре. Аның һәйкәл булуы әйбәт булды. Бөтен дөньяда андый биналарны иганәчеләр төзекләндереп файдаланалар, ләкин бер генә әйбер дә үзгәртелми. Төркиянең Сиде шәһәре инвесторлар тарафыннан төзекләндерелгән.

Әйе, язучылар арасында «җирне саттың» диючеләр булды. Җир минеке түгел сатарга! Без җирне дә, бинаны да алып калдык, Аллага шөкер! Соңыннан, бинага су үтә, диделәр. Чөнки соңыннан килгән хуҗалар, урамнан шабашниклар алып кереп, түбәдә боз ваттырганнар. Алар түбәләрне дә тиштереп бетерделәр, койма бизәкләрен дә ваттырганнар иде. Һәйкәл булган бинаны алай сакламыйлар бит. Аның өчен махсус кешеләр була».

Бизәкле койма турында лирик чигенеш: Әйе, түбәдән боз төшеп, Язучылар берлегенең Чебакса осталары ясаган борынгы челтәр коймасындагы бизәкле «чаша»ларга зыян килгән иде. Ул вакыттагы Берлек җитәкчесе Данил Салихов түбәне чистартырга көнкүреш альпинистларын менгезүе, аларның балталар белән эшләп зыян китерү мөмкинлеген әйткән иде. «Капиталь ремонт ясалган вакытта куелган «чаша»лар ул гасырныкы түгел. Алар – бик примитив ясалган әйберләр. Кайчандыр алар булгандыр, әмма югалтылган. Реставрация вакытында, булганына охшатып, юка гына калайдан сварка белән ясап куелган. Ул заманда сварка да булмаган, заклепка белән эшләнгән, караган кешегә барысы да ачык күренә. Элеккеләре тутыкмый да, бу инде тутыккан. Документларны аның муляж булуы күрсәтелгән. Шуңа күрә аны үз көчебез белән генә ремонтлатып куярбыз дип уйлаган идек. Мин үземне гаепсез дип әйтмим, чыннан да, шул вакыт ук комиссияне китертергә кирәк булгандыр», – дип аңлатты ул (2018 ел, июнь).

«Сез сөйләгәннәрнең барысын да идарә белдеме?» – дип сорадым мин Илфак агадан.

«Бу эшләрне Язучылар берлеге идарәсе белде. Ничек белмәсен? 2006 елдан соң төзелеш эшләре башлангач, мәдәни мирасны саклау комиссиясе бу эшне туктатты, чөнки без, реконструкция үткәреп, Тукай клубын ясамакчы идек, шушы эшләрне килештергәнче бик күп комиссия утырышлары үтте. Аның составында Туфан Миңнуллин да, Разил Вәлиев та бар иде. Атна саен диярлек җыелдык. Икенче катта Тукай клубын ясаганда, төзелешне идарә әгъзалары белән дә килеп карадык. Сөйләшүләр барышы турында да идарә утырышларында әйтеп тордым, андый утырышлар бездә ай саен уза иде», – диде ул.

Мәгълүмат өчен идарә әгъзалары исемлеген китерәм (Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан алынды. – авт.):

  • 2005 елның маенда Берлек рәисе итеп Илфак Ибраһимов сайлана. Идарә әгъзалары: Рабит Батулла, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев, Лилия Газизова, Марсель Галиев, Мансур Гыйләҗев, Зөфәр Дәүләтов, Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Камил Кәримов, Рафис Корбан, Сергей Малышев, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Газинур Морат, Шаһинур Мостафин, Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Факил Сафин, Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр.
  • 2008 елның маенда рәис булып Илфак Ибраһимов калган. Идарә составы яңартылган: Рәмис Аймәт, Николай Алешков, Мөдәррис Вәлив, Разил Вәлиев, Лилия Газизова, Искәндәр Гыйләҗев, Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Зәкуан, Илсөяр Иксанова, Вахит Имамов, Камил Кәримов, Рафис Корбан, Ләбиб Лерон, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Газинур Морат, Вакыйф Нуриев, Равил Рахмани, Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр.

2012 елда – бина төзекләндерелгәннән соң булган мәгълүм съездда язучылар рәис итеп Рафис Корбанны сайлап куялар. Шулай итеп Илфак Ибраһимов рәис булганда төзекләндерелгән бинага рәис булып Рафис Корбан керә, икенче съездда аны Данил Салихов алыштыра. Чираттагы съездда Ркаил Зәйдулла сайлана. Бу вакытта инде бинаның тишек түбәсеннән тып-тып тамчы тама иде…

Ябык әдәби конкурска нәтиҗә ясалган кичәгә килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та шаһиты булган иде аның. Чөнки кичәдәге яңгыраган шигырь-җырга аккомпанемент булып тып-тып тамчы тамуы ишетелеп торды. Ркаил Зәйдулла рәис булып килгәч, Татарстан Рәисе белән беренче очрашуында ук бинаны ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Хәтта теге реставрация вакытында «кул җитмәгән» подвалда ябылып калган ниндидер бүлмәләрне дә ачтылар.

Ххх

Бюджеттан 100 млн бирелүен искә алсак, инвестор акчалары белән бергә күпмегә төшкән соң Язучылар берлеге бинасын ремонтлау?

Мәгълүмат өчен. Татарстан композиторлар берлеге бинасы булган М.И. Подуруева-Стахеев утарын (1906 елда салынган) төзекләндерү өчен Татарстан бюджетыннан 43 млн. сум акча бирелгән. Бу – матбугатка ул вакыттагы Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова биргән саннар. Әлеге миллионнар бина тирәлеген матурларга гына җитмәгән.

Язучылар берлеге ишегалдындагы алтын бәясе җирләрне һәм аның ишегалдында «Сарман» кафесы урнашкан бинаны саклап калып булмаган, димәк. Эх, кайда сезнең шушы алтын бәясе җирләргә торырлык дөнья күләменә чыгардай әсәрләрегез, бөекләр?

Текстыма нокта куйган гына идем, драматург Мансур Гыйләҗев шалтырата. Бәхәсләшкән идек без аның белән быел. «Әсәрләремне куймыйлар», – дип зарланды. Мин: «Куячаклар», – дим.«Мисс Гүзәллек» комедиясен быел «Нечкәбил» исеме белән Әлмәт театры куйды, аншлаг белән бара, ди, тамашачы залына өстәмә урындыклар куюны сорыйлар, ди. Шул турында сөйләшеп бетергәч: «Ни язасың?» – дип сорап куйды. Кыскача гына аңлаттым: Язучылар берлеге ишегалдына йорт салына башлый, минәйтәм, җирегезне биргәнсез икән, дим. «Әйбәт бит бу!» – ди. «Нәрсәсе?» – дим. «Ул йорттан язучыларга ничә фатир бирәләр икән? Гаризаны Ркаилга кертәсеме икән?» – диде Мансур. Көлештек рәхәтләнеп...

Бинаның табигый ландшафт һәйкәле булган ягы. 2017 ел, Шигъри слэм

Фото: © Рамил Гали

Тукай клубы. 2018 ел. Ел йомгаклары

Фото: © Салават Камалетдинов

Сул ягында яңа йорт салыначак

Фото: © Рамил Гали




Санкт-Петербург

Победа станет ближе с Bloody: две новые игровые клавиатуры S98 Pixels и S98 Sports


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Орловчанки завоевали золото в женских соревнованиях по боксу в Санкт-Петербурге

Битва второй и третьей команд РПЛ. «Зенит» сыграет с «Локомотивом» в Санкт-Петербурге

«Грузовичкоф» на круглом столе РБК Петербург

Смирнова Мария - кариглазая брюнетка родилась под знаком гороскопа «рыбы».

Новости Санкт-Петербурга

«Грузовичкоф» на круглом столе РБК Петербург

УрГАУ презентует свои достижения на международной отраслевой выставке

«Грузовичкоф» на круглом столе РБК Петербург

Фестиваль "Ударная волна"-2024 в Санкт- Петербурге


Маска клоуна Пеннивайза за 35 тысяч рублей: в Ростове началась подготовка к Хэллоуину

В Петербурге откроют кружки по математике и естественным наукам за 1 млрд рублей

Второй питерский троллейбус выехал на улицы Орла

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса


В Петербурге завершился международный турнир по керлингу

Бизнес-леди Петрозаводска познакомились с новыми цифровыми лайфхаками

Липецкая область взяла ещё две награды чемпионата «Абилимпикс»

«Какао-кризис зрел давно»: почему в России растет стоимость кондитерских изделий


Губернатор Санкт-Петербурга Александр Беглов
Москва

Собянин поздравил команду Москвы с победой на чемпионате «Абилимпикс»


Частные объявления в Санкт-Петербурге



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Юрий Башмет

Дирижер Башмет добился выселения из своей квартиры прежних жильцов



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Санкт-Петербург на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Обложка песни. Обложки альбомов песен. Сделать обложку для песни.

Певца Филиппа Киркорова сравнили с рэпером Тимати из-за стрижки

Разводы с американками, дети за границей и жена на 32 года младше. Джаз, закруживший Игоря Бутмана

В Москве завершился IX Всероссийский Конгресс онкопациентов


Вена (ATP). Хачанов и Дрэйпер разыграют титул

Стефанос Циципас одержал 100-ю победу на турнирах серии «Мастерс»

Елена Рыбакина вылетела на Итоговый турнир WTA

Елена Рыбакина провела первую тренировку на Итоговом турнире WTA


Lindsay Hubbard's Baby Shower Details Revealed, Including Which 'Summer House' Co-Stars Attend

Bay Area high school football: Weekend scoreboard, how Top 25 fared

Revealed: SC Freedom Caucus leader had numerous electronics seized by federal officers

You need the eyes of a movie hero to spot the 5 horror villains lurking near the crime scene in under 90 secs