Мы в Telegram
Добавить новость
Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015 Апрель 2015 Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017 Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

97 яшьлек сугыш ветераны Кави Хәсәнов: «Немецларны атып үтерергә базмадым»

0 82
97 яшьлек сугыш ветераны Кави Хәсәнов: «Немецларны атып үтерергә базмадым»
«Кулга диплом алырга тиеш идек… сугыш башланды» — Кави абый, фронтка ничек эләгүегез турында сөйләгез әле. — Элек мәктәпләр җидееллык иде, мәктәпне бетереп булмады, тизрәк белгечлек алырга тырыштык. Биш сыйныфны «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, 1939 елда кәсепчелек училищесына укырга кердем. Слесарь белгечлеген үзләштерергә хыялландым. Хөкүмәт барын да үз өстенә алды: кием, ашау чыгымнарын капладылар. 1941 ел. Укып бетереп, кулга диплом алырга тиеш идек… Сугыш башланды. Училищега барып керсәк, директорыбыз, калган хезмәткәрләр хәрби кием кигән, аларны фронтка чакырганнар икән. Уку туктатылды. Диплом алу турында бөтенләй оныттык. Безне төркемләп-төркемләп заводка берничә цехка җибәрделәр. Заводта 1943 елга кадәр эшләдек. 15-16 яшь дип кенә тормадылар, көненә 12 сәгать ат кебек эшләттеләр. Иртәнге 8.00дән кичке 20.00гә кадәр эшли идек. 1943 елда үзем теләп военкоматка бардым: «Армиягә барасым килә», — дим. Сиңа ничә яшь дип тә сорап тормадылар, алдылар. «Иртәгә үк кил. Үзең белән кирәк әйберләрне ал, өйгә кайту булмаячак», — диделәр. Армиядә уку полкында 2-3 ай укыттылар, атарга, йөгерергә, дошманнан сакланырга өйрәттеләр. 1943 елның ахырында сугышка эләктем. Фронт минем өчен Смоленск өлкәсеннән башланды, аннан соң Белоруссиягә — 1нче Балтыйк буе фронтына җибәрделәр. Шунда беренче мәртәбә яраландым. Уң кулга пуля эләкте, кулсыз калдым, дип уйладым. Автомат тоткан килеш шул кулым катып калды. Иваново өлкәсе госпиталенә алып киттеләр, кулга гипс салдылар. Ике ай тирәсе шунда яттым. Һәр иртә кулны күрсәтергә шәфкать туташы янына бара идем, кулга массаж ясап тордылар. Тора-бара бармаклар селкенә башлады. Гипсны алганнан соң, кул бөкләнгән килеш калды, хәрәкәтләнергә ашыкмады. Кулга хәрәкәт булсын дип, совхозга барып эшләп алдым. Соңыннан Иваново өлкәсендә полк оештырдылар һәм мин янә сугыш кырына киттем. «Немецларны атып үтерергә базмадык» — Безне Украинага җибәрделәр, 2нче Украина фронтына эләктем, — дип дәвам итте Кави абый. — Армия штабын сакладык. Кулым төзәлеп беткәч, 4нче частькә элемтәче булып юлладылар. Элемтә батальонында сугыш беткәнче хезмәт иттем. Смоленск өлкәсеннән Көнбатыш Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакия аша фронт юлларын уздым. — Фашист белән күзгә-күз очраштыгызмы? — Декабрь ахыры. Урыны-урыны белән кар ята иде. Пехотчылар торган җиргә аскарак төшеп, фашистларга атып та ала идек. Шулай да, немец солдатлары чолганыштан ычкынырга маташты. Чолганыштан ычкына алган фашистларны якыннан күрдем. Ябыклар, ачлар иде. Будапешттан ерак түгел кукуруз басуы бар, аны җыеп алырга өлгермәгәннәр иде. Немецларның күптән ашамаганнары күренеп тора — туң кукурузны кесәләренә тыга башладылар. Без иртән шул кукуруз басуын чолгап алып, немецларны тота идек. Тоткач, документларын карый идек, әмма аларны атып үтерергә базмадык. Башка очраклар да булды. Күрәбез: немецлар әләмгә охшаган ак япма күтәргән — бу аларның «биреләбез» дип әйтүләрен аңлата иде. Шундый өч солдат безнең кулга килеп эләкте. Ә без — икәү. Нишләргә? Атаргамы? Коралсызларны атарга өйрәтмәделәр безне. Ерак түгел безнең майор басып тора иде, янына барып хәлне аңлаттык та шул өч немецны тапшырдык. Немецларны нишләткәннәрдер — белмим, без үз эшебезне дәвам иттек. «Будапештка бүтән бернинди немец гаскәре дә керә алмады» — Будапештны алу мизгеле истә калган, — дип хатирәләрен бәйнә-бәйнә сөйләде Кави абый. — Будапештка якынлаштык. Хәрби җитәкчеләребезгә Югары командованиедән «Будапешт группировкасын камап алырга мөмкинлек бар», — дигән әмер төште. Безгә «яшел ут» бирделәр. Шәһәрне үтеп китеп, боҗра белән чолгап алдык. Безнең һөҗүм итә торган частьләр туктап калды һәм ярымтүгәрәк оборона чылбыры булып бастылар. Хәтта аяк астындагы чирәм дә контрольдә иде. Будапештка бүтән бернинди немец гаскәре дә керә алмады. Шул вакытта 2 һәм 3нче Украина фронтлары Дунай елгасының уң һәм сул як ярларыннан һөҗүм итә башлады. Алар: «Хәзер, без сезнең кирәгегезне бирәбез!» — дигәндәй һөҗүмгә бара иде. Будапештны төрле частьләр өчешәр кат боҗрага чолгап алды. Араларында танк, пехота гаскәрләре дә бар. Очкычлар һавадан корал төшерә торды. Группировканы юкка чыгару өчен төрле яклап ярдәм иттеләр. Җиңеп чыга алдык. «Сугышның тәмамланасын сиздек» — Җиңү көнендә кайда идегез? — Сугыш беткәндәрәк, 1945 елның 8 апрелендә яраландым — тезгә кыйпылчыклар эләкте. 10 көн таякка таянып йөрдем, мине тылга җибәрергә теләделәр. Минем кебек яраланучылар бар иде, иптәшләр белән аяк терәп каршы тордык, чөнки сугышның тәмамланасын сиздек. Җиңү көнен сугышкан урында каршы аласы килде. Шулай итеп, сугыш тәмамланганда без Вена шәһәрендә идек. Безнең гаскәрләр һөҗүмгә бармады. Җиңү көнендә Вена шәһәрендәге частьтән Чехословакиягә юл тоттык. Шунда бәйрәм иттек. Дивизия парады булды. Сугыш тәмамланса да, армиядә хезмәт итү әле тәмамланмаган иде. Мине комендант батальонына Венага җибәрделәр. Ике елдан артык хезмәт иттем. Хезмәт итү һаман тәмам булмаган иде. Без, яшьләргә: «Чик буе корылмалары җимерелгән, торгызырга кирәк», — дип аңлаталар иде. Хәрби-инженерлык академиясе карамагына юлладылар. Ул үзе тулы бер батальон иде. Өйгә мин 1949 елда гына кире әйләнеп кайттым. 18 яшьлек егет булып киткән идем, 25 яшьлек ир-ат булып кайттым. «Укыгыз, белем алыгыз», — дигән карар чыкса да, укырга вакыт калмаган иде. Гаилә кордым, эшләдем. Аннан ике баланы үстерергә, тормыш алып барырга акча эшләргә кирәк иде. Шулай да, укып карарга булдым. Кичке бишкә кадәр эшләп, ашап алганнан соң, кичке 19.00 сәгатьтә укый башлый идем. Чыдый алмадым. Бердән, өйгә төнлә кайтасың, ике балаңны йоклаган килеш кенә күрәсең, ә икенче көнне янәдән шулай кабатлана… Укуны ташладым. Заводта слесарь булып эшли башладым. Бервакыт йөрәк тотып алды — мине ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Табиблар заводта эшләүне тыйды. «Башка тынычрак җиргә урнаш», — дип киңәш иттеләр. Башка заводка баруның мәгънәсе юк иде, Чиләбенең автотранспорт техникумында слесарьлек буенча белем бирә башладым. «Абыйның үлеп калганы турындагы повесткасын тапшырганда, әни аңын югалтып егылган» — Сезнең белән бергә китүчеләрнең күбесе кире әйләнеп кайтмагандыр… — Юк шул. 1916 елгы Барый абыем армия сафларына беренче көннән үк китте, сугыштан кайтты. 1923 елгы Халит абыем 1944 елның 6 ноябрендә Польшада һәлак булды, абый артыннан сугышка мин киттем. Миннән соң 1927 елда туган Габделвәли энем Япония сугышына киткән. Әнинең йөрәге ничекләр түзгәндер… Олы абый каты яраланып кайтты. Шул яралану харап итте аны, озак яшәмәде. Күршедә рус дустым бар иде, бергә уйнап йөрдек, бергә үстек. Сугыштан кайткач, аларның өенә кердем. Командование Мактау кәгазен һәм I орденын җибәргән булган… Ләкин дустым гына җитми иде шул — 2 майда Берлинда һәлак булган ул. Минем урамнан биш күршем кайтмады. Калган урамнарны әйтеп-санап та тормыйм. Кайтмаучылар бихисап. — Сугыштан кайтмаган абыегызның үлемен әниегез ничек кабул итте? — Белмим, ничек кичергәндер. Күршеләр сөйләве буенча, хат ташучы абыйның Польшада үлеп калганы турындагы повесткасын тапшырганда, әни аңын югалтып егылган. Бездә электр кермәгән, радио юк иде. Военкоматтан килеп: «Сезгә иртәгә электр кертәбез», — дип ышандырганнар. Электр кертү үлгән улыңны кайтара алмый шул. Бармак киселеп китсә дә күз төбендә яшь чыга, ә менә әни абыйның үлемен ничек йота алгандыр… Әни белән әти карт иделәр, сугышка бармадылар. Үлеп калган улларына военкомат белешмә бирде, шуннан кечкенә генә пенсия ала торган иделәр. «Яшем турында уйламадым. Хәзер дә уйламыйм» — Җиңү көнен хәзер дә көтеп аласызмы? — Минем Яңа елым 9 майдан башлана. Бу көнне барысы да паркка чыга. Бәйрәм итә һәм калганы онытыла. Балаларның сугышка, сугышта булган вакыйгаларга исләре китми. Мәктәп программасы китапларында да сугыш көне 1-2 абзац белән генә күрсәтелгән. Элек без пионер, комсомол, аннан соң партиягә керә идек. Мин хәтта партия бюросы сәркатибе булдым. Путевкаларны да иң элек сугыш ветераннарына бирәләр иде. Хәзер игътибарга алу юк. Миңа фатир сорап ике тапкыр гариза язарга туры килде — реакция юк. Хәзер бирәбез дип ышандырдылар инде, 97 яшькә җиткәч. Картлардан бу йортта мин берүзем сугыш ветераны. — Алла боерса, Сезгә быел июльдә 97 яшь тула. Нәселегездә озак яшәүчеләр бармы, ничек шулай бу? — Әти — 89 яшендә, әни 90 яшен тутырып китеп барды. Яшем турында уйламадым. Хәзер дә уйламыйм. Кеше олыгайган саен дингә тартыла бит ул. Тормышның асылы, үлем турында сорауларга җавапны диннән табып була. Үлем — кешенең язмышы. Ә дин моңа сине әзерли. Шуңа күрә мин бер дә борчылмыйм. — Сез дингә бирелдегезме? — Партия кешесе булгач, дингә каршы идек. Олыгайгач кайбер сүрәләрне ятладым, «Бисмиллаһ» дип уянам, ашап бетергәннән соң «Аллаһу әкбәр» дип амин итәм. Әти белән әни дин өлкәсеннән укымышлы булмасалар да, дингә ышанып яшәде. Мәчеткә барып уку булмаса да, әтиләр җомга намазларын бер өйгә барып җыелышып укыдылар. — Сугыш вакытында намаз укыган кешеләрне очратмадыгызмы? — Үзбәкләрне күргәнем булды. Алар бер яшерен урын табып, шунда кереп китәләр иде. Намаз укыйлар дип чамалый идем. Сугыш вакытында динне телгә алучы, дин дип бәйләнеп йөрүче булмады. Озак яшисең килсә, күнекмәләр яса, дөрес туклан һәм шигырьләр ятла — Шулай да, Кави абый, озак яшәүнең сере нәрсәдә? — Дисциплинада, ягъни тәртиптә. Аннан соң, иртәнге күнекмәләрне бер дә калдырмыйча ясыйм мин. Бүгенге көндә дә ясыйм. Яшьрәк вакытта ятып, утырып, басып эшләгән булсам, хәзер ятып һәм утырып эшлим. Бу бик мөһим. Күнекмәләрне ясамасам, башым авырта башлый. Ашауга да игътибар бирергә кирәк. Мин итне һәр көн ашарга тырышам, ите йомшак булганга күбесенчә тавык, күркә ите белән тукланам. Сөт өсте (сливки) эчәм. Көн саен кичке якта бер кашык бал кабам. Кәрәзе белән капсаң, бигрәк тә файдалы. Зиһен әйбәт булсын өчен күп итеп китаплар укыдым. Яраткан әсәрләрем — «Анна Каренина», «Тихий Дон». Шигырьләрне дә яратып укыйм. Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, Шота Руставели, Андрей Дементьевларның шигырьләрен яттан беләм. Элек «Васильево» шифаханәсенә барып ял итү модада иде. Юллама бирмәсәләр, үзем сатып алым бара идем. Мин килгәч, «әһә, хәзер әдәбият сәгатьләре булачак», — дип елмаеп әйтәләр иде. Шундагы ял итүчеләргә рәхәтләнеп төрле шигырьләрне укый идем. Бер елны туганан туган абыем шагыйрь, драматург Кадыйр Даянга кунакка Башкортстанга киттем. Кичке аш ашап утырганда, ишек шакыдылар. Яшь кенә егет килеп керде. Абый аңа: «Менә Чиләбедән энем кайтты әле», — диде. Алар абый белән эш бүлмәсенә китте, мин йокларга яттым. Иртән абый: «Кичә килгән кешенең кем икәнен беләсеңме? Мостай Кәрим иде ул», — дип аңлатты. Шул мизгел хәтердә калган. — Өегез бик чиста, ярдәм итеп торучылар бармы? — Оныклар килеп йөри. Бәйрәм көннәрендә үзем дә аларга акчалата булышам. Бергә җыелып булмый шул, көннәр хәтәр, аерым-аерым киләләр. Тузан суырткыч, кер машинасы бар. Кер юдырам, коверларны үзем тузан суырткычы белән чистартам. Җыештыру эшләрен оныкчыгым килеп башкарып китә. «Хәзер бай кешеләр күбәйде, «патша“лар артты» — Тормыш иптәшегез Бибисара апа да гүр иясе булган… Матур тормыш кичердем дип әйтә аласызмы? — Сугышка киткәндә йөргән кызым юк иде. Без бит кыз эзләп йөрмәдек. Булачак хатыным Бибисара белән сугыштан кайткач кына таныштым. Дөресрәге, таныштырдылар. Аңа кадәр бер очракны сөйләп үтәм. Югары очта яшәгән медицина университетында укып йөри торган бер матур кыз белән таныштым. Матур гына йөрдек. Моны әни белеп алды, ул кызымның әнисе белән «кисешкән» булып чыкты: «Шуның кызы белән йөрисеңме? Булмас!» — дип яулыгын идәнгә ташлады. — «Мин сиңа үзем кыз табып бирәм», — диде әни. Аннан, Бибисара белән таныштырдылар. Таныштырганчы баштан күрсәттеләр. Гаиләсе зур иде аның. 1950 елның 18 июлендә өйләнештек. Яратыштык, бик яхшы тордык. Аңа минем белән җиңел булды. Ул өлкән хисапчы булып эшләде. Хезмәт хакы 140-150 сум иде. Хәзер генә миллионлап алалар… Ә мин 300-350 сум ала торган идем. Ул кичке алтыга, мин кичке дүрткә кадәр эшләдек. Кесәмдә һәрчак сетка бар иде — кайтышлый кибеткә кереп ашамлыклар ала идем. Балалар мәктәптән кайткан була, мин ашарга пешерә тора идем. Аш, пылау — яраткан ризыкларым. Ике кызларыбыз — Рәисә белән Әнисәне икенче шәһәргә (Казанга) укырга җибәрдек, ашатып, киендереп тордык. Торыр урыннары да бар иде. Кайчак, биш сум акча белән кала торган идек. Шунда ук кияүгә дә чыктылар. Бер аяк — Чиләбедә, бер аяк Казанда иде. Очкычка утыра идек тә, 45 минуттан Чиләбедән Казанга оча идек. Болай йөреп бетеп булмас дип, 1987 елда Казанга күчендек. …Исән булса, өйләнешүебезгә 72 ел булыр иде. 79 яшендә аритмия белән китеп барды. Аның үлемен авыр кичердем. Бер-ике ел авырып, салкын тиеп йөрдем. — Сез хәзерге тормыштан канәгатьме? — Хәзер бай кешеләр күбәйде, «патша»лар артты (Кави абый русчалатып «царьки» диде — авт). Һәр байның үз җире бар, үз җирендә ни тели, шуны кылана, үзе хуҗа булып йөри. Ярар ла, зыян китермәгәннәренә бер сүз әйтеп булмый, үз файдасына кулланып, халыкка зыян эшләүчеләр бар шул… Матди яктан бар да яхшы булса, әлбәттә, канәгать. Акчаң булды икән, кибеткә, базарга йөгерәсең. Ни телисең, шуны аласың. Акчаң булмаса, кызыгып карап торасың. Бәйрәм көннәрендә җитәкчеләр дә килеп китә, гади халык та килеп котлый, бүләкләр бирәләр. Хөкүмәт яхшы пенсия бирә. Аллага шөкер дип яшим.



Смоленск

Каковы перспективы развития туротрасли Беларуси и России — Российская газета


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»

В России открылись пункты оценки для участников отбора на программу «Время героев»

​Пункты для тестирования бойцов СВО для участия в программе «Время героев» начали открывать в России

Каковы перспективы развития туротрасли Беларуси и России — Российская газета

Новости Смоленска

Энергетики привлекают в отрасль студентов профильных специальностей

Смоленские росгвардейцы приняли участие в просветительском лектории

В Тверской области прошел первый этап Чемпионата по мотоджимхане

ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса


Прокуратура Польши: экспертиза не подтвердила взрыв на борту Качиньского

В Рязанскую область может пойти жёлтый дождь из-за бури в Африке

В Смоленской области изменится график работы почтовых отделений в майские праздники

Специалисты приступили к укладке асфальтобетона на обходе деревни Малые Вяземы


Прокуратура Польши: экспертиза не подтвердила взрыв на борту разбившегося Ту-154 Леха Качиньского

В Смоленской области изменится график работы почтовых отделений в майские праздники

Смоленская АЭС: Десногорск получит от атомной отрасли 1,5 млн рублей на решение задач в области образования

Сенатор РФ Артём Малащенков наградил железнодорожников, устранявших последствия обрушения моста в Вязьме


Губернатор Смоленской области Алексей Островский
Москва

Собянин: Вблизи деревни Алхимово в ТиНАО к 1 сентября откроется новая школа


Частные объявления в Смоленске



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Смоленск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Рэпер Баста благословил девушку на брак во время своего концерта

Концерт JONY во Владивостоке: ждут ли его горожане?

Балерина Анастасия Волочкова заявила, что ей нравится режиссер Гай Ричи

«Это не предел»: полуголый Тимати показал свою физическую форму


Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский

Потапова обыграла Шнайдер на старте грунтового турнира WTA 1000 в Мадриде

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed