Мы в Telegram
Добавить новость
Апрель 2010
Май 2010
Июнь 2010
Июль 2010
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015 Апрель 2015 Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017 Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Чынга ашмаган хыяллар: Фәрит Яруллинның фаҗигале язмышы

0 159
Чынга ашмаган хыяллар: Фәрит Яруллинның фаҗигале язмышы
Фашизм идеологиясе бар милләтләрнең рухи байлыкларын, сәнгатен, талантлы шәхесләрен изү, таптау, юкка чыгару адымы булды. Татар халкы да читтә калмады — без бик күп талантлы шәхесләребезне югалттык. Алар арасында композитор Фәрит Яруллин да бар. Фәрит Яруллинның таланты, горур симфониялары, балетка язган көйләре калды. *** Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы 1938 елның октябрендә: «Татар дәүләт опера театры дигән атама биреп, Казанда татар милли опера театры оештырырга», — дигән карар чыгара. Ике елдан соң, 1940 елның 30 августында Татарстан өлкә комитетының «Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрү турында» махсус карары басылып чыга, анда Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты да куелырга тиеш була. Мәскәүдән килгән комиссия декада репертуарына кертелгән «Алтынчәч» (Нәҗип Җиһанов) операсын, аннары «Хуҗа Насретдин» (Җәүдән Фәйзи) комедиясен кабул итә.  1941 елның июнь ае. Декадага барырга тиешле әзерлекләрнең кызу вакыты бу. Урамда җәйнең иң рәхәт мизгеле: иртәнге салкын җил исә, сандугачлар тавышы күңелгә ниндидер рәхәтлек сала кебек, һавага карасаң, бөтен дөнья сыярлык азатлык хисе. Тик сәхнәдәш дуслар бу матурлыкны күрми, алар бөтен җаннары белән эштә, бер-берсе белән туктамыйча декадага барасы спектакльләр турында сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Репетицияләр аларга авырлыксыз бирелә, аларның күңелендә ниндидер дәрт, моң уйный. Аларга бу дәртне бернәрсә дә вата, җимерә алмаячак кебек тоела… 22 июнь якынлаша, бу датаны Фәрит инде күптән көтә, чөнки «Шүрәле» балетының фортепиано варианты нәкъ менә шушы көнне тыңланырга тиеш. Егерме беренче июньнең кичке сәгать тугызлары… Фәрит кич буе, бик озак итеп үзе язган «Шүрәле» балетының ноталарына карап утыра, аның эчке дөньясы, декаданы оештыручы комиссиянең иртәгә «Шүрәле”не тыңлавына нык шатлана иде… Сәгать унберенче яртылар тулып килә. Фәрит чәйдән соң, «Совет» кунакханәсенең ачык тәрәзәсе янына чыгып, нигәдер озак итеп карап торды. Урамда шундый тыныч, кешеләрнең йөзләрендә шатлык, бу ачык тәрәзәдән Фәритнең күзләренә күренгән барлык кешеләр үз теләкләренә ирешкән, иң бәхетле адәм балалары кебек күренәләр иде. Бу уйларны бөтен урамга таралган тәмле икмәк исе генә бүлә… Фәритнең теләкләре дә иртәгә тормышка ашачак! Ул «Шүрәле» балетын декадага алачакларына бөтен күңеле белән ышана! Бу теләкләр 22 июньнең таңында юкка чыкты… Сугыш… Декада эшләре туктый. Казан ниндидер авыр уйга бата, «Совет» кунакханәсенең ачык тәрәзәсеннән әле берничә көн элек күренгән шәһәрнең яме Фәриткә инде күренми: урамда тынлык, кешеләрнең йөзләрендә авыр уйлар. Тиздән Казанда госпитальләр ачыла, әле күптән түгел «Шүрәле» балетын иҗат иткән кунакханәдә хәзер инде яралыларның ыңгырашу, үлем авазлары ишетелә… Яруллин сугышның куркынычлыгын коточкыч ыңгырашу авазларыннан аңлый. Тиздән алар хатыны Галина Сачек — Яруллина белән Зур Галактионов урамындагы фатирга күчәләр. 2 июль Казанда бик яңгырлы, караңгы көн була. Фәриткә бу көн өметсез кебек күренә иде. Шуның хәтле күңел тынычсызлыгын аның әле беркайчан да сизгәне юк кебек. Көннән-көн арткан өметсезлектә сугыш кына гаепле. Бөтен дөньяга шуның хәтле караңгылык тараткан өчен, Фәрит аны үзенең шәхси дошманы итеп күрә башлый. Бу сугышны аның үз иҗаты белән җиңәсе килә, тик тормыш аның йомшак бармакларына рояль урынына мылтык тоттыра… 1941 елның 24 июлендә Фәрит Яруллинга хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килә. Сугыш якыная… Фәритне бу явыз сугыштан саклап калып була иде бит! Композиторлар союзы рәисе Н.Җиһанов һәм театр директоры И.Әүхәдиев тылда калдырыр өчен талант ияләре исемлеген җыялар, Яруллинга анда урын табылмый… Нигә? Ул бит талантлы композитор, татарның беренче милли балетын тудырган, татар моңына яңа сулыш керткән шәхес! Рашат Низамиев үзенең «Фәрит Яруллин» дигән китабында бу турыда болай дип яза: «Тарихта мәгълүм нәрсә: илгә сугыш афәте килгәндә беркайчан да барлык кешене берьюлы мылтык астына тыкмаганнар, талант һәм акыл ияләренең күбесе тылда хезмәт иткән. Тыл фронтның дәвамы, ярдәмчесе, аның катнашыннан башка җиңүгә ирешү мөмкин түгел. Сорау туа: ни өчен соң хәтта оркестр составындагы гап-гади музыкантларны, биючеләрне, күренешләрдә катнашучы күпчелек артистларны, күптән түгел оешкан композиторлар союзы әгъзаларын, шул көннәрдә кертелгән тәртип нигезендә, барысын да бронь белән тәэмин иткәннәр, Фәрит Яруллин гына бу хокуктан читтәрәк калган? Бүгенге көнгә хәтле төрлечә аңлату, төрлечә юраулар яши. Хәзер инде моны ачыкларга тырышудан мәгънә юк. Теләк булганда, Фәрит Яруллинны алып калырга мөмкин иде. Ләкин театр һәм композиторлар союзы җитәкчелеге талантны саклап калу мәсьәләсендә тиешле кайгыртучанлык күрсәтмиләр». 1941 елның августында Яруллин хәрби ант кабул итә, дүрт айлык хәрби курслардан соң ул инде сугышның иң кайнар учагында була. Сугышта иң авыр әйберләрнең берсе — ул сагыну хисе. Һәр хатында Фәрит үзенең сагынуы турында яза. Хатыны Галинаны «чәчәк» дип атый ул. «Шүрәле» дә сагындырды үземне», — дип яза. Җиденче сентябрьдә Галина Сачек — Яруллиннага язган хатында аны «Шүрәле» балеты куелу датасы борчый: «Шулай итеп, «Шүрәле”не 20 сентябрьдә куялар микән? Күңел ышанып җитми җитүен, шулай да өметне өзмик әле. Үз күзем белән бик күрәсем килсә дә, ни хәл итәргә кирәк… «Шүрәле»гә кагылышлы мәкалә-фәлән күренсә, зинһар, миңа җибәрә күр. Бәлкем афишасын да таба алырсың?». Яруллинның һәр язган хатында без «Шүрәле» турында юллар күрәбез.  Беренче сугышларда ук Яруллин каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Без моны хатыны Галинага язган хәбәрләрдән укып беләбез: «Хәзер инде хәлем әйбәтләнде. Авыруның эзе кулымда гына калды. Сул җилкәм бераз борчый». Госпитальдән дәваланып чыккач, яшь композиторга кыска вакытка ял алырга рөхсәт бирелә. Консерваториядәге укытучысы Г. И. Литинский моны белеп алып, Ярулинны Мәскәү консерваториясенең дирижерлар факультетына уранаштыру өстендә эшли башлый, төрле җирләргә язып, документлар җибәрә һәм уңай җавап ала. Ләкин ике көн элек Фәритнең кыска отпускы беткән була, ә армия сафларыннан аны инде кайтарып булмый. Язмыштыр инде бу… 1942 елда Галина язган хаттан Фәрит кызы Наилә тууын белә. Шул ук елны язган хатыннан өзек: «Минем кечкенә нарасыем, сине бик нык яратучы әткәеңнән сәлам. Казанга, кечкенәм Наиләгә, фронтта йөрүче әтисеннән». Тагын бер 1942 елгы хатында мондый борчулы юллар теркәлгән: «Бәгырькәем! Унында язган хатыңны алдым. Матурым, үзеңне рәнҗеткәнем өчен гафу ит. Хыялга бирелеп китүем аркасында шулай килеп чыкты. Бүтән кабатланмас. Театр ремонтта дип язасың. Сезоны кайчан башлана соң инде ул чагында? Театрда «Шүрәле”не берәр вакыт куярга уйлылармы, юкмы? Мин Казаннан киткәннән бирле ичмасам концертта берәр тапкыр өзекләре генә булса да башкарылдымы, юкмы?» 1943 ел, 31 июль. Фәрит Яруллинның Галинага язган безгә мәгълүм булган соңгы хаты: «Сөеклеләрем! 8,15 июльдә язган хатларың килеп җитте. Ярый әле теге хәбәргә ышанмагансың. Андый-мондый хәл була калса, мин бит сиңа теге дөньядан да хәбәр итәчәкмен. Хәзерге көндә, шундый мәхшәр вакытында, госпитальдә-фәләндә ята торган чак түгел. Сводкаларга карап, минем кай җирдәрәк икәнемне чамалыйсың булыр. Әлегә без ут эченнән чыккан идек, шулай да безнең егетләр дошманны ныгытып дөмбәслиләр. Төрле хәлләр булуы ихтимал… Сугыш бит… Ләкин рухи яктан без көннән-көн ныгый барабыз. Кыенлыклар булыр әле: ерткыч, үзенең холкын куып, һаман каршылык күрсәтмәкче, эттән яралган нәрсә. Тик инде безнең кеше һәммә ерткычтан да көчлерәк. Әлегә дусларыма хат язарга вакыт тимәгәнлектән, син инде аларга минем саләмнәремне тапшыр. Кәгазь бетә, адресны язам: Полевая почта, 25562 Г. Кайчагында ачулы булса да, сезне һәрвакыт яратучы Әтиегез…» Хатларның тексты Р.Низамиевның «Фәрит Яруллин» дигән китабыннан алынды. Күмелгән урынны белгәч, архивларны торгызып, менә мондый мәгълүматләр табылган: 1943 елның 17 октябре алдыннан Орша шәһәренә зур һөҗүм башлау турында фәрман алына. Фәрит Яруллин үзенең сугышчылары белән Яңа Тухиня авылының көньягына, дөресрәге, зират буена килеп урнаша. Артиллерист Н.Цейтлин, ул көнне дошман авиациясе, 82 дивизия урнашкан районга бомба ударларын шулкадәр көчәйтте ки, су һәм балчык фонтаннары арасында күпләрнең исән калуы икеле иде, дип яза. Әйе, мондый мәхшәрдә күпләрнең исән калуы икеле… Кырык елдан артык композитор хәбәрсез югалган дип санала. Р.Низамиевның китабыннан өзек: «Сөекле нарасыем!» дигән сүзләрне хатлардан гына укып-ишетеп, әнисенең тугрылыгын күреп үскән Наилә дә, вакытлар узуга карамастан, әтисен эзләүдән туктамый».   Эзләүгә Татарстан Композиторлар Союзы да кушыла, төрле җирләргә, ветераннарга хатлар яза башлый, ил буенча аны фронтта күргән кешеләргә мөрәҗәгать итеп хәбәр сала. Эзләүдә Д. С. Самойлов, Х.Габдрахманов, С. Д. Сурмилло һәм башка шактый күп кеше катнаша. Эшне 19 танк корпусының ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник М. Н. Тихненко җитәкли. Нәтиҗәдә, 1985 елда шул ачыклана: Смоленск һәм Витебск өлкәләрен азат итү сугышларында, 82 дивизия, 250нче укчы полкының 1942-1943 елларда һәлак булучы офицерлар составы исемлегендә Фәритне табалар. Анда мондый юллар теркәлгән: «Укчы взвод командиры Яруллин Фәрит Заһидулла улы 1943 елның 17 октябрендә һәлак булды. Белоруссия ССРның Витебск өлкәсе Дубровно районы Яңа Тухиня авылы зиратында күмелгән». Сугыш — ул сукыр, ул синнән кем икәнеңне дә, кайдан икәнеңне дә, өеңдә кем көтүен дә сорамый. Изә, бетерә, юкка чыгара. Яруллинның язмышында гел нәрсәдер җитми кебек, бәлки ул бәхеттер? Язмыш аны гел иң кирәгеннән аерып калдыра: «Шүрәле» балетын күрә алмый, укытучысы сугыштан кайтарырга рөхсәт алгач, ниндидер рәхимсез очрак аркасында фронтта кала, яңа туган баласын сөя алмый, бәхетле ир һәм әти булырга җитешми. Ул гел нәрсәдәндер мәхрүм. Бу талантың өчен сынау, чын шәхеснең язмышыдыр… …Көзнең искиткеч таңы бүген. Сугыш кырында шомлы тынлык. Фәритнең күңелен нәрсәдер борчый, тик кояшның ерактан чыгып килгән алтын нурлары гына аны тынычландыра. Ул чын күңелдән ышана: «Бу кояш җирне сугыш афәтеннән коткарам дип чыга!» Кинәт бу җан тынычлыгы каядыр юкка чыкты. Фәрит янында ниндидер тавыш… Юк, бу көй түгел, бу дошманның явыз тавышы… Бу тавыш ул язасы килгән, кешене дәртләндерә, ямьләндерә торган көйләр түгел, бу тавыш куркыныч, ул үзе белән кайгы, хәсрәт кенә алып килә! Һәр таңда, һөҗүмгә барганда Фәритнең башында «Шүрәле» балетының аккордлары уйнаган. Аның аны бик күрәсе, Казанга кайтып тыңлыйсы, күңеле белән сизәсе килгән. Бер минут тынлык… Бу хыяллар чынга ашмады. Иртәнге, чыклы, саргаеп килгән чирәм асларында нихәтле моң, әйтелмәгән сүзләр, чынга ашмый калган хыяллар яшеренеп калды… Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. Муса Җәлилнең «Җырларым» дигән шигыре бу. Яруллин гомере сугыш кырында өзелгәч, бер айдан соң — 1943 елның 26 ноябрендә языла алар. Сугышка китәр алдыннан Яруллин белән Җәлилнең «Кызыл Татарстан» газетасына язган «Соңгы көрәшкә» исемле җыры чыннан да соңгы булып чыкты. Муса Җәлил гомере шулай ук бер елдан соң палач балтасыннан өзелә. Алар бер-берсеннән меңләгән чакрым ераклыкта булып, бер үк дошман белән көрәшсәләр дә, бу шигырь юллары аларның икесенең дә көрәш юлын күрсәтә. Чыннан да, аларның гомерләре — моңлы бер җыр иде! Материал Рашат Низамиевның «Фәрит Яруллин» китабы ярдәмендә язылды.



Смоленск

Смоляне могут обменять в банках накопившуюся дома мелочь на банкноты


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Пензе для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации установлено 800 видеокамер

МегаФон расширяет продажи в 10 регионах России

Смоляне могут обменять в банках накопившуюся дома мелочь на банкноты

В 10 регионах России в гипермаркетах покупателям предложат сим карты

Новости Смоленска

С любовью к Родине: на Международной выставке-форуме “Россия” назвали имена лучших экскурсоводов-волонтеров

Съемка Короткометражного фильма.

Смоляне могут обменять в банках накопившуюся дома мелочь на банкноты

Чепецк-Ньюс: МегаФон расширяет продажи в 10 регионах России


Подрядчик не спешит делать гарантийный ремонт на улице Тимирязева в Смоленске

Рассказываем подробности возгорания в спальном районе Смоленска

Почему после 40 лет Шолохов не написал ни одного стоящего романа

Поисковики обнаружили останки 27 советских воинов в Монголии


Началась реставрация скульптур на крыше Дома геологов

Профилактическая акция «Железная дорога – зона повышенной опасности» стартовала в Смоленском регионе МЖД

Экс-участник известной группы Train Чарли Колин умер после падения в душе

В Смоленской области подорожали сладости, морепродукты и молоко


Губернатор Смоленской области Алексей Островский
Москва

Собянин объявил о начале испытаний беспилотного трамвая в городских условиях и запуске виртуальной карты «Тройка»


Частные объявления в Смоленске



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Сергей Лазарев

Сергей Лазарев представил эротический перфоманс на нижегородском концерте



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Смоленск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Тариф – Большой Концерт.

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.

Сергей Лазарев представил эротический перфоманс на нижегородском концерте

«Прыгала, как сумасшедшая»: Юлия Савичева рассказала об исполнении давней мечты в шоу «УТРО. ТНТ»


Рахимова вышла в полуфинал турнира в Рабате

Новаку Джоковичу исполнилось 37 лет в Швейцарии | Виды спорта

Dagospia: Синнер и Калинская вместе поужинали в ресторане в Париже

Теннисиста Медведева выбили из топ-4 ATP


Precision in Motion: Exploring Baltic Bearing Company-Riga

UFC plans to be ‘flexible’ in next broadcast rights deal, including potential end to traditional PPV

LIV Golf’s Sergio Garcia misses out on U.S. Open spot, but still has chance to play

Boeing passenger ‘DIES in horror turbulence’ on flight from London sparking emergency landing in latest airline tragedy