Бала тудыру йортыннан кайтып килгәндә, яңа туган сабый һәм аның әтисе һәлак булган
0
765
Кубаньдә авариядә яңа туган сабый белән аның әтисе һәлак булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Бала тудыру йортыннан чыккан гаилә утырган машина Славянск-на-Кубани — Ачуево авылы юлында һәлакәткә очрый. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча идарәсе хәбәр иткән.
Якынча белешмә буенча, «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы як полосага чыга һәм ВАЗ-2109 машинасына бәрелә. Авариядән соң ВАЗ машинасының 30 яшьлек йөртүчесе һәм аның яңа туган улы һәлак була. Мәрхүм ир-атның алты яшьлек кызы һәм хатыны имгәнә, аларны хастаханәгә реанимациягә салалар.
«Лада Приора» машинасын йөртүчене һәм аның пассажирын да хастаханәгә китерәләр.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.