Буталыш (Рәдиф Сәгъди)
Беднең, гафу итегез, безнең халыкның бүлгәләнергә яратуы барыбызга да мәгълүм. Кемдер үден, гафу итегез, үзен я Болгар, я Балкар, я Башкорт, я Ногай, я Гагауз, я Мишәр, я Типтәр, я Керәшен, я Уйгур дип атарга ярата. Нәмә һоң был?! Был төркиләрнең күп бичәләр алып үрчүләреннән килә, дип уйлыйм. Әле монда бер анадан туып та тынгылык күргән юк! Мал бүләбез, чүп өябез!
Башкортстаннан дустым Рамил Чурагыл белән энесе Камил килә дә, миндә чәйләп-мәйләп китәләр. Малай, чәйне дә беднеңчә, ягъни сезнеңчә, то есть минемчә эчәләр, тәгәри генә шешәләр. Ләкин аларның килүе минем егәремне күтәрә. Чөнки алар мине Башкортка да, Татарга да, Уйгырга да охшатып яраталар. «Урыска гына охшамагансың икән, Рәдиф Сәгъди», – диләр, ә мин аларга җавап итеп:
– Урыс миңа охшагандыр, – дип куям.
Алар, күз салып тикшереп чыккач:
– Точно! Новгород урыслары койган да каплаган син инде. Шулай да Сибай башкортлары чалымы көчлерәк синдә!
Ә кем белә, бәлкем, шулайдыр да, әнидән сорасыннар. Әмма миндә керәшен чалымнары да җитәрлек. То есть керәшеннәрдә – минем чалымнар. Гәрәй Рәхимгә генә карагыз: койган да каплаган минем малай инде. Гәрәй Рәхимегезнең кыяфәте. Фамилиясе генә дә кемлеген әйтеп тора бит! Рәхим, Рәхим Гәрәй! То есть һәркемгә
дә рәхимле, особенно хатын-кызларга рәхим-шәфкатьле дигән билге бит бу! Ну, малай, мәчеткә генә йөрми, чукынчык.
Шулай үземнең малай турында уйлап утырам әле. Ахыры бында, то есть монда, Башкорт та, Татар да, Балкар каны да бардыр, дип. Ну малай, матур инде минем малай, үзем кебек. Бәлки ул Керәшен дә, Башкорт та, Ногай да түгелдер әле! Ә бәлкем Гагауз, Уйгырдыр.
Үземнең башка да кайчагында тиле-миле уйлар керә. Әллә, мәйтәм, Уфа якларына китеп, башкортлар белән туганлык җепләрен тагын да ныгытып кайтырга инде. Юк, булмай икән! Чөнки Татарстан белән Башкортстан авыллары хатын-кызлар чырае күрмәгән ирләр белән шыгрым тулы. Аллам сакласын, кеше өлешенә керергә! Соңыннан мине яманлап: «Туксан хатынга өйләнде, аның аркасында без коры калдык», – дип каргамасыннар мине. Үзләре белсеннәр үзләренең бушкуык икәнлекләрен. Алар өчен дә мин өйләнеп йөри алмыйм ич инде! Аннан соң кайсы оланым Башкорт, кайсы Гагауз, кайсы Балкар, кайсы Татар икәнлеген ачыклап бетереп булмаячак. Юк, мин бу эшкә бара алмыйм. Теге өйләнә алмый йөргән «оланнар» өлешенә дә керә алмыйм. Бәлкем, алар да әле бер селкенеп куярлар. Селкенеп, Башкорт, Татар, Ногай халкын арттыруга изге өлешләрен кертерләр.
«Чаян» журналыннан.