Саратовтан килгән җиңел машина Татарстан юлында әйләнеп капланган
0
37
(Казан, 7 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Саратовтан килгән җиңел машина Татарстан трассасыннан төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.
Авария Әлмәт районының Рус Акташы авылыннан чыгу юлында булган. Автомобиль тайгак трассадан кюветка төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Җиңел машинага Саратов өлкәсе номерлары куелган.
Шаһитлар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрмәгән. Автомобильдә ике кеше булган.