Саратов Җәмигъ мәчете «Рамазанны каршылап» проектын башлады
0
72
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчетендә «Рамазанны каршылап» проекты кысаларында балалар өчен шигырьләр һәм рәсемнәр конкурслары үткәрелә.
Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен мәчетнең Instagram социаль челтәрендәге битендә #Рамадан2021конкурсы хештегы белән шигырь уку видеосын яки рәсем урнаштырырга кирәк.
Конкурсантның социаль челтәрдә шәхси яки гаилә әгъзасының, яки якын кешеләренең сәхифәсе булырга, анда катнашучының исеме, фамилиясе һәм яше күрсәтелелергә тиеш.
Конкурс эшләре 3 апрельгә кадәр урнаштырыла. Баланың эшне мөстәкыйль башкаруы таләп ителә.
Рәсемнәрнең оригиналлары конкурс комиссиясе секретаре Рөстәм хәзрәт Әбделмановка тапшырыла (тел.: +7-937-635-59-68).
Җиңүчеләрне бәяләү һәм бүләкләү өч яшь категориясе буенча үткәрелә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар (4-6 яшь), кече мәктәп яшендәгеләр (7-10 яшь) һәм урта мәктәп яшендәгеләр (11-14 яшь).
Җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның 12 апрелендә Саратов Җәмигъ мәчетендә «Рамазанны каршылау» бәйрәмендә була, диелә бу хәбәрдә.