Новости Самары
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Самараның «Яктылык» мәктәбе директоры: Укучылар җыйганда яхшыларын гына сайламыйбыз

0 54
Самараның «Яктылык» мәктәбе директоры: Укучылар җыйганда яхшыларын гына сайламыйбыз
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Гөлнур Сафиуллинаның «Яктылык» татар мәктәбе турында язмасы чыкты. ЯКТЫЛЫК Аларга бөтен Самара татарларының күзе төбәлгән: милләттәшләребезнең өмете, ышанычы ул «Яктылык» мәктәбе. Киләчәге! Радик Рәвгать улы бу хакта бер минутка да исеннән чыгармый. Ул җитәкләгән мәктәп шуның өчен дә, башкалар белән чагыштырганда, гел алдарак булырга тиеш. Аның эшенә, кабул иткән карарларына бүген генә түгел, киләчәктә дә кайтып-кайтып бәя бирәчәкләр. Максат гел бер: «Яктылык» — яктылык таратсын. Туган телебезне сакласын! Әңгәмәдәшем — Самара шәһәренең татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры, Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясенең гомум белем бирү буенча почетлы хезмәткәре һәм хәзер инде Татарстан Республикасының атказанган укытучысы да Радик ГАЗИЗОВ. ТАМЫРЛАР — Самара өлкәсе, Кләүле районына әтине ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң юллама белән эшкә җибәрәләр. Бу мукшы авылында бердәнбер татар гаиләсе идек без. Әти — Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан. Шәҗәрәләре бар — ярты Ярмәк безнең нәсел анда. Польша ягыннан килеп урнашкан Биктимер бабайдан башлана ул. Әтинең әтисен — Шәяхмәт бабамны авылдашлары һаман да хәтерли. Ул төрле җаваплы урыннарда эшләгән: склад мөдире дә булган, умартачы да. Әмма өйгә бернәрсә дә алып кайтмаган. Өч сугышны үткән, тугыз тапкыр яраланган. Капитан булганлыгын гына беләм. Икенче бабам да сугышны кичеп, Калининградка кадәр барып җитеп, туган ягына — Шенталы районы, Денис авылына исән-сау әйләнеп кайткан. Әти авылда гомер буе дәрәҗәле, хөрмәтле кеше булды. Маллар тоткан һәркемнең аңа үтенече төшми калмагандыр. «Равгат, помоги!» — дип, төн уртасында да киләләр иде. Берәүне дә кире бормады — бик ярдәмчел, карусыз иде. Мин аның безгә катырак сүз әйткәнен дә белмим. Өйдә бары тик татарча гына аралаштык — бездә «папа», «мама» дип әйтүләр булмады. Мәктәптә, урамда русча, мукшыча сөйләштек. Медкартамда: «Мальчику 3 года, свободно разговаривает на трех языках» дигән язу бар. Элегрәк мукшылар мине үзләренеке дип уйлый иде, хәзер тел азрак онытыла төште. БАЛАЧАК — Сабантуйларда йә Ярмәк, йә Денис әбиләргә барганнар бик истә. Әти белән әнинең бертуганнары кайта — өй тулы кунак. Әбиләрнең икесендә дә мич ашлары пешә. Дениста — гөбәдия, кыстыбый, Ярмәктә — коймак, зур бәлеш… Табынга ашны зур тимер табакта чыгаралар. Барыбыз да шуннан үрелеп агач кашыклар белән ашыйбыз… Авыл баласы эш белән үсә инде ул. Көтү көтеп, печән чабып, бәрәңге алып… Әбиләргә дә кунакка түгел, күбрәк булышырга бара идек: колхоз бүлеп биргән суган, чөгендер җирләрен утарга. Кайчакта авыр да булгандыр, туйдыргандыр да, бәлки. Әмма бу зур тәрбия дә булган — рухны, ихтыяр көчен ныгыткан. Авыл кешесе шуңа да юк-барга гына зарланмый. Әйе, авыл ул — үзе бер университет. УКУ — Әти белән әни икесе дә мәктәптә татарча укыганнар, безгә инде ул бәхет эләкмәде. Мәктәптә русча укыдык, урамда мукшыча сөйләштек. Укырга ярата идем. Геометрияне дә, әдәбиятны да — бер дәрәҗәдә. Авыл китапханәсен тулысынча укып чыктым: Бажов әкиятләреннән башлап, «Война и мир», «Мастер и Маргарита»га кадәр. Кем генә булырга хыялланмадым?! Космонавт, милиционер, хирург… Ә менә укытучы булырга беркайчан омтылмадым — андый теләк булмады. Класста староста идем, комсомол оешмасын да җитәкләдем. Беренче класска ук: «Мәктәпне тәмамлыйм да институтка укырга керәм», — дип бардым. Самара дәүләт университетының икътисад факультеты студенты булырга тиеш идем. Конкурстан узмадым… Документларымны Самара дәүләт мәдәният институтының рабфагына тапшырып, авылга борылып кайттым. Нигә мәдәнияткәме? Мин музыка мәктәбен дә тәмамлаган идем. Баян классын. Анда керүем кызык кына булды. Авыл мәктәбенә яңа директор килде. Кызы моңарчы музыка мәктәбендә укыган булган икән — безгә килгәч, ул укуын район үзәгендәге мәктәптә дәвам итте. Ишеткән-күргән хәл түгел. Аңа кызыгып иярүчеләр арасында мин дә бар идем. Атнага ике тапкыр җиде чакрымдагы район үзәгенә йөрдем. Җәяү дә, велосипедта да, чаңгыда да. Әни, әмма күбрәк энем озата бара. Икәү бергә барабыз да ул мине дәресләр беткәнче көтеп утыра. Хәзергә кадәр: «Сине мин укыттым», — дип көлә… Шәһәрдән борылып кайткач, мине ындыр табагы мөдире итеп куйдылар. Рабфакка керү өчен мәдәният өлкәсендә эшләргә тиеш идем — район Мәдәният йортына да урнаштым. Студент чакта «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөри башладым. Сәхнәдән төшмим дә: концертны алып барам, җырлыйм, баянда уйныйм. Яңа сәләтем ачылды: мәҗлесләр алып бара башладым. Танылдым. Әмма соңрак, Аллаһ ризалыгы өчен дип, ул эштән үзем баш тарттым… Ансамбль мине татар мохитына алып керде. «Яктылык» мәктәбенең беренче директоры Харидә апа Дашкина мине шул концертларның берсендә күреп, мәктәпкә эшкә чакырды. УҢЫШ — «Яктылык» мәктәбе — минем язмышым. Ун ел укытканнан соң, башта эшкә шәһәр мәгариф департаментына, аннан, конкурс аша, министрлыкка күчтем. Җиде елдан соң, шактый тәҗрибә туплап, 2012 елда мәктәпкә кире кайттым — директор булып. Безнең мәктәпнең тарихы 1989 елдан башлана. Башта «Якшәмбе мәктәбе» генә булып эшли әле ул. Аннан укучылар җыярга керешәләр. Татар оешмалары активистлары, татар гаиләләре исемлеген төзеп, өйләр, фатирлар буйлап йөриләр. Харидә апа Дашкина бу оештыру эшләренең башында тора. Концертлар алдыннан сәхнәгә чыгып: «6нчы сыйныфта — ике, 7нче сыйныфта өч урын калды, балаларыгызны китерегез», — дип сөйләгәнен үзем дә хәтерлим… Инде менә ничә ел бездә беренче сыйныфка керүчеләр арасында конкурс. Харидә апаның хыялы булгандыр бу… Узган ел ике сменада укытуга күчтек — сыймыйбыз. Ата-аналар канәгать түгел, әлбәттә, балалар бит «Яктылык»ка бик ераклардан килеп укый. Күршедәге бинаны безгә бирүләрен көтәбез. Аның реконструкциясенә генә дә 200 миллион сум акча кирәк булачак. Мәктәпкә укучылар җыйганда иң яхшыларын — каймакларын гына сайлап алмыйбыз. Безнең төп таләп — татар телен, мәдәниятен өйрәнергә теләк булу. Калганына укытучыларыбыз тырышлык белән ирешәчәк: нәтиҗәләрне күреп торасыз. Минем үземне бигрәк тә катнаш гаиләләрдән балалар килүе сөендерә. Аннан — элеккеге укучыларыбызның үз балаларын безгә укырга бирүе. Бу да күп нәрсә хакында сөйли… Ата-аналарны, әлбәттә, «Яктылык»ның тәрбиягә зур игътибар итүе тарта. Бер генә мисал: авыл кешесенә күршегә нигә ярдәм итәргә кирәген аңлатып торасы юк. Ә шәһәрләр «Күрше хакы — тәңре хакы» дигәннең нәрсә икәнен дә белми. Без менә шуның өчен дә өмә вакытында тирә-күрше ишегалларын да җыештырабыз. Зур бәйрәмгә әйләнә ул: казанда пылау пешә, баянчы уйнап тора… Әле менә күптән түгел җыелыш булды, шәһәр советы депутаты очрашуга килде. Халык үзенең зарын сөйли. «Безгә бит хәтта юлны да татар мәктәбе директоры салдырды», — диләр. Юлны без салдыра алмыйбыз, билгеле, әмма алар шулай кабул итә бит. Бу сүздә безне зурлау, хөрмәт бар… Өмәгә ата-аналар да килә. Бер-берсе белән танышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә бит аларның кода-кодагыйлар булып кую ихтималы да зур… Кышын чаңгы базасына барып «Сәламәтлек көне» уздыруыбыз да шуның өчен. Аңа укучыларның әти-әниләре генә түгел, бөтен туганнары чакырыла. Губернатор үзе кунак булып килгәне бар. Укытучыларның, ата-аналарның бергә кушылып ел саен корбан чалуы да — күңелле күренеш. Шулай ук «Әтиләр клубы»ның эшләве дә. Бу клубка өлкән классларда укучы ир балалар әтиләре, ир туганнары белән килә: уролог, психолог кебек белгечләр белән очрашалар, иң катлаулы темаларны кузгаталар… Мәктәп турында бик озак сөйләп булыр иде. «Йолдыз» бию театрының уңышлары, мәктәп музее, кө-рәшчеләр түгәрәге, «Сәләт-Самара» аланы, Җәмигъ мәчете белән элемтә… Аерым-аерым укытучыларыбыз турында: һәркайсына таяна алам, һәрберсе җанын-тәнен биреп эшли. Башка мәктәпләргә караганда, «Яктылык»та җиңелрәк: безнең Талип хәзрәт Яруллин, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Ленар Сабиров кебек милли һәм дини оешма җитәкчеләре бар. Алар һәрвакыт хәлебезне белешеп, уңышларыбыз өчен сөенеп торалар. Игътибар иттегезме икән: бөтен укытучыларыбыз да татар телендә сөйләшә. Бу — аларга иң беренче таләп. МӘХӘББӘТ — Мәктәптә атнасына җиде көн эшләдем — ял көнне «Якшәмбе мәктәбе»ндә дә укыттым. Анда йөрүче өлкәннәр, яшьләр, балалар өчен музыка дәресләре алып бардым. Берничә ел шулай эшләдем. Аннан директордан: «Һичьюгы бер көн ял бирегез инде», — дип сорадым. Урыныма бер кыз тапканнар иде, әмма уку елы беткәндә генә ул кияүгә чыкты. «Якшәмбе мәктәбе»нә кабат әйләнеп кайтырга туры килде. Карыйм, мин юкта яңа бер кыз йөри башлаган. Күрүгә үк ошаттым. Икенче тапкыр очратканда инде: «Ул минеке була!» — дип уйладым… Һәр эштә миңа киңәшләр бирүче журналист Шамил абый Баһаутдин: «Мәктәпкә әнисе, бабасы белән бергә килгәч, ул кыз, димәк, тәрбияле инде», — диде. Аның бу сүзләре фикеремне тагын да ныгытты… Әнисе белән бабасы гарәп теле өйрәнергә йөриләр: Гөлия башта алар белән утыра, аннан музыка дәресенә керә. Әйе, ул — минем укучым. Яшь аермабыз өч кенә ел булса да, Гөлия миңа бик озак «Радик абый», дип дәште… Мәхәббәтнең ни икәнен сүз белән аңлату авыр бит аны. «Чиләгенә күрә капкачы», ди халык. Аллаһы Тәгалә кушадыр адәм балаларын. Әмма бер-береңне саклап калу өчен аннары үзеңә дә шактый тырышасы әле — гаилә нигезендә түземлек ята. ДИН — Дингә берәү дә бер көндә генә килмидер. Дини мәҗлесләрдә булганда хәзрәтләр сөйләгән вәгазьләр минем күңелгә дә җыелып килгәндер. Гарәпчә өйрәнергә теләдем. Бик тиз генә килеп чыкмады… Мәдрәсәгә кереп укый башладым. Аннан Уфа ислам институтын тәмамладым. Алган дини белемем эшемдә дә булыша. Шундый чорда яшибез — шөкер, намазда, диндә икәнеңне яшерү кирәкми. БАЛАЛАР — Күп балалы гаилә булырбыз дип күз алдыма китермәгән идем. Хатын да шулай ди (көлә). Олы кызыбыз Наилә инде югары уку йортында белем ала. Билал быел мәктәпне тәмамлады. Камилә җиденчегә күчте, Ибраһимыбыз 1нче сыйныфка укырга килде. Олыларын инде алдыңа утыртып иркәләп булмый, шуңа күрә кечкенәләрен күбрәк кочакларга тырышасың — бу чорның бик тиз узачагын беләсең. Мин күбрәк өйдә дә укытучы бугай — тәрбияләргә яратам. Кайчак артыграк та… Әтиләре директор булган мәктәптә уку аларга җиңел түгелдер. Җаваплылык сизгәннәрен беләм. Бигрәк тә Наиләдә күп иде ул. Гел татарча гына аралашалар дип әйтә алмыйм, әмма, шөкер, телне беләләр. Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда, халыкара олимпиадаларда да катнаштылар. Мәктәптә үзем татарча укымагач, кирәк булганда кагыйдәләрне алардан сорыйм — аңлаталар. Иртән эшкә машинада барганда, һәр көнне әнигә шалтыратам. «Тордыңмы, исән-саумы?» — дим. Миңа балалар да кушыла: «Зур әни, чәй эчтеңме әле, авырмыйсыңмы?» — диләр. Әбиләре белән татарча гына сөйләшәләр. ҮЗЕМ ТУРЫНДА — Авылга кайткач, печән чабасың кайчак. Кояш яндыра, бөтен җиреңнән тир ага. Авыр, әлбәттә. Әмма исәнлегең зарланырлык булмаса, бу барыбер җиңелрәк. Җитәкче урынында утырып, ниндидер җитди карар кабул итүгә караганда, диюем. Мин үзем йомшак кеше, әмма директор буларак алган вазыйфаларым «телим, теләмим»нәремне оныттыра. Өйдә дә шулай бит. Бала тәрбияләгәндә, күңелең моңа каршы булса да, кырыслык та күрсәтергә туры килгәли. Ялгышырга гына ярамый!



Самара

В связи с празднованием 79-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне в Самаре будет временно ограничено движение транспорта


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 

Минздрав: женщина родила здорового ребенка через 2 года после пересадки сердца

​Пункты для тестирования бойцов СВО для участия в программе «Время героев» начали открывать в России

Новости Самары

Самарский проект стал лауреатом Международного профессионального конкурса НОПРИЗ на лучший проект – 2023

Самарское село вошло в топ-7 живописных мест России с полотен художников

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 

Лето придет в несколько регионов России в ближайшие дни


В Самаре в майские праздники изменится расписание электричек

В Самаре будут судить парня, который избил мужчину и стрелял в него

В "РКС-Самара" не ослабевает внимание к охране труда - особенно перед профильным праздником

В Самаре усилят меры безопасности во время майских праздников


В "РКС-Самара" не ослабевает внимание к охране труда - особенно перед профильным праздником

В Самере произошло ДТП с автобусом

В Самаре в майские праздники изменится расписание электричек

В Самаре будут судить парня, который избил мужчину и стрелял в него


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме


Частные объявления в Самаре



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Баста

Рэпер Баста благословил девушку на брак во время своего концерта



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Сотрудники Росгвардии Московской области написали «Диктант Победы»

Моцарт в рок-формате: ставропольские музыканты представили свою версию известного мюзикла

Концерт «7 хитов И.С.Баха» в Эрмитажном театре

Валерий Гергиев — о судьбе театров после объединения Мариинки и Большого


WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery