Новости Самары
Мы в Telegram
Добавить новость
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014 Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017 Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

0 810
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итте
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу турыда Эльмира Нигъмәтҗан язмасы чыкты. Илебездәге пандемия аркасында туган шартлар, үзгәрешләр бер-беребез белән күрешү, аралашу мөмкинлекләрен чикләде. Туганнар белән бергә очрашуларны, никах, туй мәҗлесләрен дә курка-курка гына уздырабыз, ә соңыннан, «Барысы да иминме, сәламәтме?» — дип, бик озак борчылып йөрибез. «Яңарыш»ның 30 еллык юбилее менә шундый гади булмаган вакытка туры килде. Узган юбилейлардагы кебек милләттәшләребез белән шыгрым тулы залларда үткәрергә алдан ук зур планнар корып йөрсәк тә, бу теләгебезгә башка күзлектән карарга туры килде. Әмма югалып калмадык, 30 еллыгыбызны берничә урында, артык зур булмаган залларда уздырдык. Шулай итеп февраль аенда башланып киткән утыз еллыкка багышланган очрашу-кичәләр ел буе дәвам итте. Моның да үз уңай яклары булды: милләттәшләребезнең һәрберсе белән иркенләп аралаштык, милли мәсьәләләр буенча күзгә-күз карап фикер алыштык. 25 сентябрьдә юбилей кысаларында тагын бер зур чара — «Без — татарлар» дип исемләнгән Бөтенроссия татар журналистлары форумы булып узды. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Без — татарлар» проекты кысаларында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан тормышка ашырылды. «Яңарыш»ыбызның туган көне ил күләмендәге чарага әверелүе, безне хөрмәтләп ерак төбәкләрдән журналистлар килүе зур мәртәбә һәм горурлык булды. Икенче яктан — зур сынау да. Илнең башка почмакларында яшәп иҗат итүче каләмдәшләребез республикабыздагы татарлар тормышына нинди бәя бирер? Милләт «энҗе»ләре биредә тәрбияләнә Ниһаять, көтеп алган көн! Форумга илебезнең Казан, Ульян, Самара, Чиләбе, Оренбург, Әстерхан, Омск, Түбән Новгород өлкәсе Сергач, Пенза, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров шәһәрләреннән, Мари Иленең Бәрәңге районыннан каләм ияләре җыелды. Мөхтәрәм кунакларны 107нче санлы «Энҗе» балалар бакчасында каршы алдык. Балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова кунакларны бакча эшчәнлеге, тәрбиячеләр, бакча каршында эшләгән «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә тәрбияләнүче балалар телне, гореф-гадәтләрне, бармак уеннары, сынамышлар өйрәнәләр. Әти-әниләре белән бергә гаилә шәҗәрәсен төзиләр. Каз өмәсе, бәби туе йолаларын, йон эрләү, палас сугу, калфак тегү кебек кул эшләрен әти-әниләре белән бергә өйрәнүләре игътибарга лаек. Чөнки нәкъ менә шушы яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре дә милли тәрбия алып үсүдән мәхрүм калган буын. Бакча мөдире «Энҗе» балалар бакчасы белән таныштырып, аның капиталь төзекләндерү эшләреннән соң, 2007 елда ачылуын, биредә дүрт төркем эшләвен, ә 2019 елда яңадан бер бакча өстәлүен һам анда яшь ярымнан алып 3 яшькә кадәрле балалар тәрбияләнүен сөйләп үтте. Төп корпуста 126 бала тәрбияләнә, аларның 90 проценты — татар милләтеннән. Бакчадагы һәр төркемне йөреп чыкканнан соң, тәрбияче Ләйсирә Юсупова кунакларны бакчаның милли музее белән таныштырды. Мондагы кулланышта булган палас сугу станогы, милли киемнәр, бизәнү әйберләре, сандык, сәке һәм башка экспонатлар балаларга борынгы бабаларыбыз яшәгән чорны өйрәнергә, күзалларга мөмкинлек бирә. Музей бүлмәсенең түрендә — бәллү. «Балалар анда курчакларын тирбәтә. Татарча бишек җырларын өйрәнәләр, халык авыз иҗатын үзләштерәләр», — дип сөйли Ләйсирә Юсупова. Бакчаның татар теле бүлмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты. «Очрашулар, кунакларны каршы алу, милли уеннар шушы бүлмәдә уза. Айга бер тапкыр газета чыга. Аны балалар белән бергә әзерлибез, материаллар туплыйбыз. Балаларны туган көннәре белән дә әлеге газета аша котлыйбыз. Бу газета ата-аналарга электрон рәвештә җибәрелә. Ул балаларга да, ата-аналарга да бик ошый. Газетабызда урын алган иң кызыклы язмаларны «Яңарыш» газетасына да юллыйбыз, «Яңарыш”та узган иҗади бәйгеләрдә бик теләп катнашабыз», — дип таныштырды Ләйсирә Йосыпова. «Балалар бакчасында газета чыгару идеясе безгә бик ошады әле. Менә бит, сабыйларга кечкенәдән газета укуга, иҗатка кызыксыну уяту — бик отышлы алым», — дип фикер алыштылар кунаклар, үрнәк өчен аларны сорап алдылар. Шулай ук бакчада агачтан бизәкләп ясалган җиһазларның күп булуына да игътибар иттеләр. «Болар — биредә тәрбияләнүче бер баланың алтын куллы әтисе — Айдар Зариповның эшләре», — дип аңлатып үтте бакча мөдире. «Гомумән, бакчада милли мохит, җылылык, яктылык хөкем сөрә, һәр төркемдә милли бизәкләр күрәсең, бөтен нәрсә иҗади караш белән уйланылып эшләнгән. Мондый нәтиҗәләргә кыска вакыт эчендә генә ирешеп булмый, даими тырышлык җимеше бу», — дигән фикерләр ишетү күңелле булды. Балалар бакчасында кунакларны каршы алуда шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе белгечләре Светлана Идрисова, Лариса Уржумцева да катнашты. Алар 107нче балалар бакчасы эшчәнлеге турында матур фикерләрен әйттеләр. Ү зенчәлекле уку йорты Ижауда яшәүче татарлар тормышы белән таныштыруны Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәте каршысында эшләп килгән 97нче санлы «Гармония» халыкара белем бирү комплексының 7нче корпусында дәвам иттек. Анда керү алдыннан «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова курчак өе кебек матур кечкенә мәчет бинасының тарихы белән таныштырып үтте: «Ижауга нигез салынганнан соң, тимер ясау заводыннан ерак түгел мөселманнар өчен мәчет төзергә рөхсәт бирелә. Вакыт үтү белән завод та үсә, киңәя. Җитәкчеләр тарафыннан мәчетне сүтәргә карар кылына. Татарларга мәчетсез калу куркынычы яный. Изге йортны саклап калу теләге шундый нык була ки, алар аны бер төн эчендә менә шушы урынга күчереп куялар. Әлбәттә, бүгенге көндә әлеге бина тулысынча яңарылган, әмма элекке мәчетнең проекты сакланылган». Хөсәен Фәезханов исемен йөрткән 7нче уку корпусында кунакларны мөселманча киенгән укучылар татарча сәламләп каршы алдылар. Мәктәп ата-аналар соравы буенча 12 ел элек ачыла. Бүгенге көндә уку йортында 1нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка кадәр 204 укучы белем ала, татар теле фән буларак атнага ике сәгать укытыла. Бездә татарлар гына түгел, таҗиклар, үзбәкләр, руслар, гомумән, мөселман динен кабул иткән ата-аналарның балалары укый», — дип таныштырды укыту эшләре буенча мөдир, татар теле укытучысы Эльмира Шакирова. Шулай ук кунаклар укучыларның ЮНЕСКО тарафыннан уздырылган конкурсларда призлы урыннар яулаган проект эшләре белән дә танышырга өлгерделәр. Ерак араларны үтеп килгән форум кунакларын «Тәмле йорт» кафесында төшке аш һәм кечкенә концерт программасы көтә иде. Күптән түгел ачылган Тәнзилә Гыйниятуллина җитәкчелегендәге «Тәмле йорт» кафесын милләттәшләребез тиз арада үз итте. Биредә әзерләнгән милли ризыклар, милли мохит кунакларның күңеленә хуш килде. Ә Светлана Тимершина, Рөстәм Егоровларның моңлы җырлары, Илгизәр Шакировның гармун көйләре ямь өстенә ямь өстәде. Мондый талантлы яшьләребез булу — республикабыз өчен зур горурлык. Ал ександр Валов: «Газетаның киләчәге ышанычлы, адымнары ныклы» Халыклар дуслыгы йортындагы «Татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары: кичә, бүген, иртәгә» дигән түгәрәк өстәл утырышы эшендә ерактан килгән журналистлар, «Яңарыш» газетасының хәбәрчеләре, яздырып таратуда катнашучы якын дуслары да катнаштылар. Кунакларны Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендәге «Асылъяр» җыр-бию үрнәк ансамбле сәламләде. 80 нән артык бала шөгыльләнгән әлеге ансамбльне Удмуртиядә генә түгел, Татарстанда да беләләр. Ул — ил күләмендә узган чараларда катнашып, бик күп дәрәҗәле исемнәр яулаган ансамбль. Бу юлы да аларның чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Түгәрәк өстәлдә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният, милли һәм яшьләр сәясәте, спорт буенча даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова, Удмуртия Респуб-ликасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Александр Валов, Удмуртия Республикасы милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Удмуртия Журналистлар берлеге рәисе Елена Капитоненко, Бөтендөнья татар конгрессның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, «Татарлар» газетасы баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиева, «Татмедиа» җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина, Удмуртия Республикасы төньяк районнары имам-мөхтәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатибы Илмир Касимов катнашты. Александр Валов массакүләм мәгълүмат агентлыгы канаты астында эшләүче газеталар арасында 100 еллык тарихы булган басмаларның да булуын ассызыклап үтте. «Республикада бердәнбер татар газетасына да 30 ел тулды. Газетаны яратып көтеп алучы ышанычлы укучылар бар. Алар телне, традицияләрне генә түгел, дөрес, сәламәт яшәү рәвешен дә, мәдәниятне һәм әдәбиятны да пропагандалый. Редакция ярдәмендә нәшер ителгән 70 тән артык әдәби китап булуы шул хакта сөйли. Редакция хезмәткәрләре укучылары белән элемтәне ныгыту өчен әледән-әле кызыклы чаралар оештыралар. Быел алар өчен бигрәк тә вакыйгаларга бай ел булды. Ел башыннан бирле юбилей кысаларында бик күп чаралар уза. Киләчәге дә ышанычлы, адымнары ныклы», — диде ул. «Яңарыш» тормышында актив катнашучы милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәмзия Габбасова: «Сезне шушы матур залга, «Яңарыш» газетасының күркәм бәйрәменә җыелуыгызга чын күңелдән шатмын. Россиянең төрле регионнарыннан ерак араларны якын итеп килгән каләмдәшләребез, сезгә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Бездә бүген зур бәйрәм. Газетаның юбилеен халык санын алу кампаниясе башланыр алдыннан бәйрәм итү зур җаваплылык өсти. Безнең алда — халык санын алу кампаниясе. Һәр гаилә үзенең тамырларын барласын, мин кем дип уйлансын иде. Күреп торабыз, бүгенге көндә катнаш гаиләләр артканнан арта. Мондый гаиләләрдә татарлыгыбыз югалмасын иде. Үзебез генә булсак, без уңышларга ирешә алмас идек. Безгә һәрвакыт ярдәмгә килүче газета укучыларыбыз, хәбәрчеләребез, газетаны яздырып таратучыларыбыз, эшмәкәрләр, Удмуртиянең Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Милли сәясәт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы бар. Нәрсә генә эшләсәк тә, алар белән һәрвакыт киңәшләшеп, килешеп эшлибез», — дип ассызыклап үтте. Редакция тарафыннан әзерләнгән кыска гына фильмда «Яңарыш”ның үсеш юлы, анда көч куйган шәхесләр турында сөйләнде. «30 ел газета өчен бик озак вакыт. Газетабыз 30 ел дәвамында горурланып сөйләрлек данлы юл үтте. «Яңарыш» тормыш куйган сынауларга бирешмичә, аягында нык басып тора. Үз сайтыбыз, социаль челтәрләрдә үз төркемебез бар. 6 бәллүр каләм янына «Россия прессасының алтын фонды”ның II һәм III дәрәҗәдәге билгеләре өстәлде. Редакциядә эшләүче 11 хезмәткәрнең өчесе Удмуртиянең атказанган журналисты исеменә лаек. 30 ел эчендә күп кенә матбугат чаралары яшәп, ябылырга мәҗбүр булды. Бүгенге көндә газетабызны 4 мең тираж белән саклап кала алу — безнең өчен уңай күрсәткеч. Чөнки бүгенге көндә журналистика мультимедиа форматына күчә бара. Без газетабызны саклап калу өчен заман белән бергә атлап, бар тырышлыгыбызны куярга тиеш», — дип тәмамланды ул фильм. Конгресстан килгән кунак Гөлназ Шәйхи Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның котлауларын җиткерде һәм актив эшчәнлек алып барган милләттәшләребезгә Рәхмәт хатларын тапшырды. «Яңарыш» газетасы 30 ел дәвамында мәгърифәт, мәдәният, халкыбызның тормышын яктырта. Менә шулай кыю адымнар белән алга барганнары, укучыларын туплый алганнары, үзләренең һәр төбәктә махсус хәбәрчеләре булганы, көчле коллективы өчен «Яңарыш» хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге көндә «Яңарыш» газетасы — татар телендә нәшер ителүче аягында нык басып торучы газеталарыбызның берсе. Газета язмаларын һәрвакыт яратып укыйлар, без аларны «Татарлар» газетасында да бастырабыз», — диде ул. Гөлназ Шәйхи татар халкы алдында торган зур бурыч турында да искәртеп узды. «15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башлана. Бер ай дәвамында безне санаячаклар. Шушы вакыт эчендә татар икәнебезне исбатлыйк һәм хәзергечә Россиядә халык саны буенча икенче урында калыйк», — дип ассызыклады. 6нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсилә Габдрахманова килгән кунакларны гимназия эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Аның «Яңарыш» газетасы белән тыгыз бәйләнештә эшләве, укучылар өчен газетаның «Алтын йомгак» сәхифәсе иҗат мәйданчыгы булуына да тукталып үтте. Илмир Касимов: «Журналист һөнәре — бик әһәмиятле һәм җаваплы эш. «Яңарыш» газетасы аша республика шәһәрләрендә туып- үскән татарлары хәтта туган телне өйрәнә. Барган юлыгыздан тайпылмагыз. Сез — тарихта эз калдыручылар», — диде. Ул үз чыгышында бердәм яшәүнең көчен ассызыклап үтте. Бүленмичә, бердәм, тату булганда гына без халык буларак көчлебез. Мин үзем Удмуртиянең Балезино районында яшим. Безне «нократ татарлары» дип атыйлар. Безнең телебез әдәби телдән бик аерыла. Әмма үзебезне «нократ татарлары» дип күтәреп чыгу безгә хас түгел. Бер генә сүз әйтсәк тә, безне күтәреп чыгарлар иде. Безнең районга килгән галимнәр: «Сез татарлардан ераклашкансыз», — дип әйтәләр. Бүген «Яңарыш» газетасы, телевидение хезмәткәрләре ярдәмендә безнең як татарлары ил күләмендә танылды. Хәзер үзебезгә кимсенеп, кыенсынып карамыйбыз. Безнең сөйләм газета ярдәмендә әдәби татар теленә якынлаша бара. Элек үзебезне үги бала кебек хис итсәк, хәзер «Яңарыш» безгә әни кебек», — дип сөйләде. Илмир Касимов Халыклар дуслыгы йортында «XIX–XX гасырларда татар милли киемнәре» дип аталган күргәзмә дә оештырган иде. «Кызганыч, дефиле ясарга өлгермәдек», — диде ул. Ижауның авыл хуҗалыгы академиясе галиме Илдус Фатыйхов газетабыз эшен бәяләп, фикерен шигъри юллар белән әйтеп бирде. «Бер карасаң, газета чыгару гади эш булып тоела. Әмма эш гади, тигез генә барсын өчен гади булмаган хезмәт, көч куярга туры килә. „Яңарыш“ — татар халкын берләштерүче газета. Безнең татар халкына авыр юл үтәргә, күп киртәләр җимерергә туры килде. Чыдам булыйк, бирешмик. Авыр чорда яшибез дип зарланмыйк. Вакытны сайлап алмыйлар. Анда яшиләр һәм үләләр. Без бүген яшибез! Үкенмәслек итеп, матур итеп яшик, татар булуыбызны онытмыйк». Түгәрәк өстәл «Татар телендә нәшер ителүче матбугат чаралары: кичә, бүген, иртәгә» — дип аталса да, тоткан чыгышлар күпчелек «Яңарыш» газетасын юбилее белән тәбрикләүгә, үткәннәргә күз салуга, бүгенгесен бәяләүгә кайтып калды. Шунысы мөһим: боларның барысы да алдагы көнгә зур җаваплылык өсти — редакция хезмәткәрләренә генә түгел, ә барлык татарлар алдына газетаның укучылар санын киметмәү, ирешкән дәрәҗәне саклап калу, милли басмабызны тагын да үстерү бурычын куя. Бүген сүз газетаның бүгенгесе, тарихы турында барды. Газетаның киләчәге турында әйткәндә — ул камил газета булып яшәсен өчен, матур эчтәлекле газета нәшер итү генә аз. Иң элек аның укучылары булырга, иҗат итәрлек яшьләре үсеп торырга тиеш. Моны һәммәбез аңлый. Шуңа да бу форум матбугат чараларына кагылышлы булса да, балалар бакчасы, мәктәп, укыту мәсьәләләре белән үрелеп барды. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәгърифәт учаклары эшләгәндә генә газетаның киләчәге бар.Татар матбугатының киләчәге… Бу тема түгәрәк өстәл кысаларында ябылмады, журналистлар Опера һәм балет театрында узган зур тантанадан соң җыелып тагын ике сәгать дәвамында бу хакта иркенләп сөйләштеләр. Көчебез — бердәмлектә Удмуртиянең Опера һәм балет театрында Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Концертка ансамбль коллективы үзенең «Алтын фонды”ның иң яхшы номерларын тәкъдим итте. Әлеге концертны «Яңарыш» газетасының 30 еллыгы уңаеннан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы бүләк итте. Шулай ук Опера һәм балет театры бинасын бу көнне бушлай кулланырга рөхсәт итүләре өчен Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловка, Мәдәният министры Владимир Соловьевка зур рәхмәт. Мондый концертлар Ижауда гына түгел, татарлар күпләп яшәгән Сарапул, Глазов, Можга шәһәрләрендә дә узды. Шулай ук бу чараны оештыруга ярдәм иткән эшмәкәрләр — Фәрит Вәлитов, Тәнзилә Әхмәтҗанова, Кәрим Касимов, Илсөя Мөхәммәтшина, Фәнис Хәйдәровка, Сарапул кондитер фабрикасы җитәкчеләре Андрей Студитских һәм Алексей Малюкка, милли оешма җитәкчеләре — Зөлфәт Арсланов (Сарапул), Илидә Арасланова (Можга), Руслан, Рамил Галиевларга (Можга) зур рәхмәт белдерәбез. Республикабызда татарлар тормышына, аның үсешенә битараф булмаган, һәрвакыт таяныч, ярдәм кулы сузарга әзер торган милләттәшләребез булганда, милли мохит һәрвакыт гөрләп торыр, яңа үрләргә күтәрелер, дип ышанабыз. Форумга килгән кунаклар да республикабызда милли мохитнең гөрләп торуына, урамнарда татар исемнәре булган кибетләр, оешмалар булуына игътибар итеп: «Монда татарлар бердәм, тырыш, җанлы, уяу!» дигән фикердә киттеләр. Иншаллаһ, һәрвакыт шулай булсын да, кыйблабыздан тайпылмыйк!



Самара

В Самаре "Поезд Победы" останется до 29 апреля


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS

В КемГИК прошла Всероссийская поисково-краеведческая конференция «Сибирия»

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 

Россияне перед майскими активнее покупали лодки и туристическое снаряжение

Новости Самары

Лето придет в несколько регионов России в ближайшие дни

Самарскую область с рабочим визитом посетил главный детский хирург России

Самарское село вошло в топ-7 живописных мест России с полотен художников

Едем на все четыре стороны. В Самарской области прошла презентация туристических поездов 


В Омске минувшей ночью погибли два человека, катавшиеся на мотолодке

В Самаре усилят меры безопасности во время майских праздников

Сёмин: Осинькин здорово работает в «Крыльях Советов», но «Спартак» — другой уровень

Самарские баскетболисты попали в топ-5 лучших команд России


Самарские баскетболисты попали в топ-5 лучших команд России

В связи с празднованием 79-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне в Самаре будет временно ограничено движение транспорта

Сёмин: Осинькин здорово работает в «Крыльях Советов», но «Спартак» — другой уровень

Под Тольятти на новой трассе произошло смертельное ДТП


Губернатор Самарской области Дмитрий Азаров
Москва

Собянин заявил о победе столичных проектов на премии «Умный город»


Частные объявления в Самаре



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Концерт

Концерт ко дню адыгского флага привлек молодежь Черкесска



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Самара на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге

У могил Горшка и Виктора Цоя на Богословском кладбище появилась защита от вандалов


Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed

NYU Hospital on Long Island performs miraculous surgery

As residents complain of strong odors, Carroll officials pass moratorium on DAF storage

Chat log from R7 of 2024: Gold Coast vs West Coast