Казанга Якутия башлыгы Айсен Николаев килде
0
13
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бүген республикада Якутия көннәре башланып китте. Чаралар программасына IT-проектлар күргәзмәсе, «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы, спортчылар арасында милли спорт төрләре буенча иптәшләрчә очрашулар, кино күрсәтү, Россиядәге төрки телле халыкларның әдәбиятларын үстерү, Татарстан һәм Якутия хезмәттәшлеге өчен фәнни-тикшеренү проектлары турында түгәрәк өстәлләр кертелгән.
«Татарстан Республикасында Саха Республикасы (Якутия) көннәрен тантаналы ачу иртәгә, 8 июньдә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мәйданында булачак», — диде Лилия Галимова.
Шулай ук республикага килгән команда өч көн дәвамында Татарстанның дәүләт идарәсе юнәлешендәге иң яхшы практикаларын өйрәнү буенча интенсив узачак.