Мы в Telegram
Добавить новость
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Садретдин хәзрәт белән Мәүдүдә абыстай тарихы: «Кабереңне эзлим, балам…»

0 302
Садретдин хәзрәт белән Мәүдүдә абыстай тарихы: «Кабереңне эзлим, балам…»
Апаның күңелендә бары бер уй, бер теләк: «Суык сөягеңне генә булса да таба алса иде, балам… Раббым, ярдәмеңнән ташлама… Фәйзияздан балам, туган җиреңдә туйганчы яши дә алмадың… Бөреләнеп тә чәчәк ата алмаган гөлем син, балам… Кабереңне эзләп килдем бит, балам». Петербург каласыннан ерак Галиция җирләрендә баласының каберен эзләгән татар хатынының исеме Мәүдүдә иде. Аның тормыш юлын бераз ерактанрак башлыйк әле.  Петербургның Волков татар зиратын капкасыннан кергәч тә, аерымрак торган җыйнак кына бер кабернең ташына: «Бу кабердә мәдфүн Коръән-хафиз Садретдин Сәйфетдин угылы. Вафаты 1935 елның 6 октябре» дип язылган һәм яшәгән еллары күрсәтелгән: «1863–1935». Коръән-хафизның шәһәрдә үз буыны, якын туганнары калмаса да, кабер тирәләре һәрвакыт чиста, пөхтә итеп җыештырылып тора, янына утырып дога кылучылар да өзелеп тормый икән. «Ачык йөзле, керсез күңелле кешеләр гел игътибар үзәгендә булган кебек, кабер дә зиярәт кылучыларны гаҗәеп бер серлелеге белән үзенә тартып тора», — дип сөйлиләр шәһәр кешеләре. Инде килеп, Садретдин хәзрәтнең Казанда яшәүче оныгы, филология фәннәре кандидаты Зөлфә ханым Усманова белән танышуым хәзрәтнең тәрҗемәи хәлендәге үземне кызыксындырган сорауларны ачыкларга ярдәм итте. «…Мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас», — дип кисәтә бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин. Шуны истә тотып, хәзрәтнең гаиләсе хакындагы мәгълүматны укучыларга да ирештерүне мәгъкуль санадым. Екатерина патша заманындагы рус-төрек сугышында русларга әсир төшкән сигез төрек офицерының берсе — полковник Нурмөхәммәттән башлана икән Садретдинның нәсел чылбыры бу җирдә. Әсирләргә ул чакта морза дигән дәрәҗәле исем һәм Хан Кирмән (Касыйм) шәһәре тирәсендә җир дә бүлеп бирелгән. Гаилә корып, Россиядә яшәп калган Нурмөхәммәтнең нәселеннән төрле заманнарда зур гына дәрәҗәле кешеләр чыккан. Патша хезмәтендә аларның күбесе офицер чинында булуы да мәгълүм. Садретдинның үз әтисе Сәйфетдин дә Петербургта кырык биш ел буе гаскәри мәзин вазифасын башкарган. Садретдингә биш яшь тулганда чәчәк авыруы тия. Тәмам тазарып җиткәндә, өйләренә кергән бер кеше: «Абау, бу баланың күзләре ничек исән калды икән, мондый авырудан балалар сукырая бит», — дип өстенә әйтә. Шул сәгатьтән бала чынлап та авырый башлый. Күп тә үтми, мәңгелеккә дөнья яктысын күрүдән мәхрүм кала. Шөкер, Ходай баланы зирәк зиһен, сәләт, тырышлык кебек күркәм сыйфатлардан мәхрүм итмәгән икән. Ул әкренләп әтисеннән сабак ала башлый. Улының искиткеч хәтеренә ышанган ата аны 10 яшендә Әстерхан каласындагы үзе бик хөрмәт иткән атаклы Габделваһаб хәзрәткә укырга бирә. Ят җирләрдә әти-әнисеннән башка яшәүнең күзле балага да кыенлыгы бәхәссез. Садретдин сәләтле генә түгел, талантлы да икән ләбаса! 15 яшендә Коръәнне яттан өйрәнеп, хафиз дәрәҗәсенә ирешү белән бергә, астрономия, фәлсәфә, медицина кебек дөньяви фәннәрне дә ныклап өйрәнә. Әстерханга ул тагын берничә тапкыр бара әле. Һаман эзләнә, алган белемнәрен арттыру, яңаларын өйрәнү юнәлешендә максатчан эшли. Татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә, фәкыйһ (дини белгеч), мөгаллим, имам булып җитешә. Фикъһы, ягъни Коръән-кәрим вә Сөннәт шәрифә күрсәтмәләре җирлегендә яшәеш һәм көнкүреш кануннары, башкача әйтсәк, шәригатьне оештыручы вә гамәлгә ашыручы гыйлемне Садретдин исламиятнең бер могҗизасы итеп саный. Аның фикерен, хөкемнәрен сабакташлары, хәлфәләре сокланып тыңлый торган булган. 1885 елда имам-хатиб, мөдәррис дәрәҗәсе алып, Петербург мәчетендә эшли башлый. 1895 елда пайтәхетнең гвардия корпусы мулласы (ахун) вазифасын алу өчен биш кеше арасындагы сайлауларда катнаша. Җиңеп чыга, тик ике елдан бу эштән китәргә мәҗбүр була. Сәбәбе — сукырлыгы. Чөнки гаскәри муллалар үз вазифаларын башкалада гына түгел, бәлки Псков, Новгород, Красное Село һәм Финляндия җирендәге гарнизоннарда да башкарырга тиеш булалар. Садретдин шәһәрнең икенче, өченче мәхәлләләрендә мулла вазифасын башкара башлый. Петербургның Җәмигъ мәчетен салганда да ул актив катнаша, төзү комиссиясе әгъзасы була. Егерме биш яшендә ул тормышының тагын бер зур имтиханында бәхетен сынап карый, ягъни башлы-күзле булырга тели. Дусларына мөрәҗәгать итеп: «Күземнең сукырлыгын яшермичә, авыл кызын димләгез», — ди. Дуслары аның гозеренә колак салып, хәзерге Балык Бистәсе районына кергән Югары Тегермәнлек авылының Баһаветдин мәзин кызы, 18 яшьлек Мәүдүдәне димлиләр. Мәүдүдә — заманына күрә яхшы гына белем алган, акылы һәм уңганлыгы белән яшьтәшләре арасында аерылып торган зифа буйлы, көр күңелле кыз: «Егетнең күңел күзе күрсә, миңа шул җиткән», — дип ризалаша. Әтисе дә кызының карары ныклыгын аңлап: «Үзең хәл ит инде, балам», — дип кенә киңәшен бирә. Мәүдүдәгә мондый олы йөрәклелек рухи затлылыгыннан, күркәм тәрбияле булуыннан килгәндер, күрәсең. Бер аяк басмаган ят каладагы, бер күрмәгән егеткә чыгарга ничекләр җөрьәт итеп риза буласы, ди, югыйсә. Садретдин Мәүдүдәне Ходайның бер бүләге итеп кабул итә, матур гына гаилә төзелә. «Никах мәҗлесеннән соң тора башлап, һәр икемез укыту илә шөгыльләндек», — дип искә ала хәзрәт бу хакта. Иркен генә фатирга чыгып, Садретдин ир балаларны, Мәүдүдә кыз балаларны укыта башлыйлар. Алар ачкан мәдрәсә пансион тибында була. Дини һәм дөньяви гыйлемнәрне бер дәрәҗәдә мөһим санап тотыналар алар укыту эшенә. Шуңа күрә дини фәннәр белән бергә математика, география, астрономия, логика, медицина, рус һәм татар телләре укытыла. Укыту ысулларын сайлаганда, мәдрәсәнең эчке мохите хакында да ныклап уйланылган, дип фараз итик. Мәдрәсәдә елдан-ел шәкертләр саны арта баруы, башкала яшьләреннән тыш, чит шәһәрләрдән, ерак калалардан килеп укучылар булуы шул хакта сөйли түгелме. «Ерактагылары өебездә торып, якындагылары йөреп укыдылар», — дип искә ала хәзрәт. — Шуларның тәрбия вә хезмәтләренә абыстаем мөкәммәл итте. Укытуыбыз инкыйлабкача дәвам итеп, көндез балалар, кичләрендә зурлар — сәүдәгәрләр, хезмәттәгеләр укыдылар, һәр икемез төрле авырлыкларны күтәреп, иҗтиһад кылып укыттык. Хәер догада булсыннар». Садретдин хәзрәт шәкертләренә дә, мәхәллә халкына да дини, дөньяви вә тарихи темаларга һәм дә ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне саклау, халык арасында тарала башлаган бозыклыкларны бетерү турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйли. Аның тәрбияви вәгазьләрен аеруча яратып тыңлыйлар. «Баланы нечкә җирләреннән үпмәгез (эч, бит, ирен, корсак, арт тирәләрен). Бу гадәт балада вакытыннан элек җенси хисләрне уятуга китерә, — дип өйрәткән ул ата-аналарны. — Әлеге хакта борынгы галимнәребез кабат-кабат әйткәнне искә төшерик». Талантлы педагог була Садретдин хәзрәт. Иң олуг бурычы итеп Коръән сүрәләрен шәрехләүне, тәфсир кылуны һәм түкми-чәчми тыңлаучыларның күңеленә ирештерүне санаган. Аның педагог буларак биргән киңәшләре бүген дә кыйммәтен югалтмаган. «Бер онытылганны кабат хәтергә төшерү яңаны бар кылудан да авыррак, хәтерегезне тәрбияләгез, саклагыз», — дип кисәтә торган булган ул шәкертләрен. Садретдин хәзрәт берничә дини хезмәт яза. Безгә мәгълүмнәреннән «Әүрадел мотыйгыйн» («Аллага ышанучылар») рисаләсен әйтергә була. Рисалә 1906 елда «Нур» нәшриятында дөнья күрә. Кулъязма хезмәтләре, архивы Ленинград блокадасы вакытында, йортларына бомба төшеп, юкка чыга. «Бабаемның бик бай китапханәсе дә шул вакытта көлгә әйләнгән», — дип искә ала Зөлфә ханым. Садретдин белән Мәүдүдәнең унбер баласы туа. Шуларның бишесе яшьли үлеп, алтысы (ике ир, дүрт кыз балалары) исән кала. Бу олуг затлар үз балаларын милләт җанлы шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышканнар. Шунысын әйтеп үтим, балалары дөньяга килә башлагач, Мәүдүдәгә шәкертләр тәрбияләү кыенлаша. Аңа ярдәмгә сеңлесе Маһитап килә һәм кырык яшенә кадәр бу гаиләнең иң ышанычлы таянычы була. Аннан соң күренекле мәгърифәтче Фатих Халидинең бертуган энесе, Казанның Зәңгәр мәчете имамы, биш баласы белән тол калган Ибраһим Халидигә кияүгә чыга. Татарның безнең буын сокланган атаклы артисты Фуад Халитовның әтисе була ул Ибраһим хәзрәт. Олы кызлары Гөлгамбәр, әнисе мәдрәсәсендә белем алганнан соң, рус кызлары гимназиясендә укый, Бестужев курсларына языла. Петербургта укучы мөселман яшьләре түгәрәкләренә йөри. Олуг әдибебез, сәясәтчебез Гаяз Исхакыйның шәһәрдә югары белем алучы татар яшьләре белән бергә төшкән фотосында Гөлгамбәр дә бар. Алдынгы яшьләр еш җыелган Садретдин хәзрәт йортына Исхакый да килеп йөргәндер, дип уйларга да мөмкинлек бар. 1902 елда туган Гөлбәһиҗәләре дә төпле белем алуга ирешә. Гимназия тәмамлаганнан соң Көнчыгыш институтына укырга керә, атаклы ориенталист академик Игнатий Крачковскийның шәкерте була. Фәйзияздан исемле улларын Истанбулга белем эстәргә хәзрәт үзе илтә. Үз эшенең дәвамчысы булыр дип өметләнә. Бик өметле, сәләтле бала була шул Фәйзияздан. Тик укуын тәмамлап кайткан егеткә солдат каешы буырга язган икән. 1914 елны башланган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашырга мәҗбүр итәләр аны. Күп тә үтми, кайтуын ут йотып көткән улларының һәлак булуы хакында кәгазь килеп төшә. Бу 1917 ел була. Сукыр ата ачы хәсрәтен баласына багышланган бәет юлларында теркәп калдырган. «Хатирә» дип аталган бәеттә мондый юллар бар: Дәрес алды Истанбулда,  Исеме Фәйзияздан иде.  Шулай зур михнәт чигәргә,  Ахры, Ходай язган инде. Күркәм иде буе, төсе, Күргәннәр соклана иде. Ишеткәндә кыйраәтен Күңелләр шатлана иде. Анасы Мәүдүдә тирән кайгыга төшә. Бәгырьләре өзелгәнгә чыдый алмыйча, йөрәк җимешенең каберен зиярәт кылырга җыена. Тик ничек барасы соң анда? Кулда тәгаен адресы да юк бит, ичмасам. Өстәвенә, рус телен дә белми, сугыш вакыты, фронт ягына юллар ябык. Әмма ананың изге гамәленә, йөрәк ихтыяҗына каршы торырлык киртәләр юк икән, Мәүдүдә бөтен ихтыяр көчен җыеп, сугыш тарафына юлга чыга. Тормышта кайчак кешеләр кылган гамәлләрне гадәттәге бизмән белән үлчәп-аңлатып булмый торган хәлләр була. Ана газиз улы хезмәт иткән частьны эзләп таба бит. Таба! «Ходай Тәгалә ананың изге юлына мәрхәмәтен, изге догасын иңдергәндер», — ди оныгы Зөлфә ханым. Шулай, нәкъ шулай булгандыр, диясе килә. Командир Мәүдүдә апаның йөрәк ачысын аңлап, улы күмелгән җиргә барырга рөхсәт итә, булышырга ике солдат бирә. Йә Ходаем, бүгенге аналарның кайгысына битарафлыкны искә алсак, кеше ышанмаслык хәл бит бу! Солдатлар беренче каберлекне ачуга, Мәүдүдә абыстай һушыннан яза. Аңына килгәч, Аллаһы Тәгаләдән көч сорап, изге догаларын укый-укый, ачылган кабергә төшә. Туганнар каберлеге дип аталган бу чокырдагы ярым-йорты гәүдәләр, киселгән башлар, канлы шинельләр арасыннан аягындагы билгесе — миңе буенча улын эзли ул. Каберлекләрне ача баралар, ана һәр гәүдәне үз куллары белән тәртипләп, турылап сала бара. Ниһаять, соңгы — алтынчы каберлектән табып ала ул газиз баласын… Аңа ике — берсе цинк, икенчесе агач табут кирәклеген аңлаталар. Аларны табарга да кайдан көч алды икән мескен ана? Ниһаять, баласын табутка салып, товар вагонына урнаштыра, юлда бер ай вакыт уза. Кайткач, канәфер сулары белән мәетне юып, җеназасын мәчеттә укып, мөселманча җиргә иңдерәләр. Йә, күпме мондый хәлләр тарих битләрендә? Әле без белмәгән тагын кайсы аналарның газизенә тирән мәхәббәтен, тугры йөрәген күрсәткән дәлилләр ачылмый ята икән? Ходаем, балаларын чүплеккә ташлаган аналарга Мәүдүдә апаның сагынулы йөрәк авазын ишеттерсәң иде. Баласын табарга дигән уеннан бер генә минутка да кире кайтмаган татар хатынының ачыргаланулары да ишетелсен иде аларга. Совет хакимияте урнашу белән, Садретдин белән Мәүдүдәнең меңнән артык шәкерткә белем биреп чыгарган мәдрәсәләре ябыла. Хәзрәтнең Тибет медицинасын яхшы белүе, кешеләрне дәвалавы көн күрергә ярдәм итә. Шәкертләре дә онытмый, гел ярдәм кулы сузып торалар. Чөнки кешеләр Садретдин белән Мәүдүдәне изгеләр рәтендә йөрткәннәр. Киров үтерелгәннән соң, Садретдинга «хокуксыз» дигән статус бирәләр. Балаларына югары мәктәп ишекләре ябыла. Өйләренә гел тикшерү белән килеп, ГУЛАГ белән яныйлар, паспортлары алына. Әйтеп үтим, югары органнарда эшләүче үз шәкертләре хәзрәткә хокукларын кайтаруда зур ярдәм күрсәтәләр. Алар булышлыгы белән документлары да кайтарыла, хокуклары да торгызыла. Әмма гомер буе кешеләргә карата яхшылыктан башканы белмәгән олы йөрәкле шәхес бу хәлләргә түзә алмый инде: җитмеш икенче яшендә гомере өзелә. Садретдин хәзрәтне белгән, күргән, сабакларын алган кешеләр аның игелекләре хакында телдән-телгә, буыннардан-буынга сөйләп, исемен мәңгеләштергәннәр. «Петербург татарлары» китабының авторы Даут әфәнде Әминов та хәзрәт хакында туганнарыннан ишетә. Ә тормыш юлын якыннанрак өйрәнгәч, «бөек пассионарий» дигән бәяне бирә. Садретдин белән Мәүдүдә абыстайның исән калган икенче уллары Лотфимөгыйн 1941 елгы сугышка китә. Ополчениегә эләгә, августта инде үле хәбәре дә килә. Анага бу югалтуны да күтәрерлек көч кайдан килсен?.. Шул кырык беренче елны ул да бакыйлыкка күчә. Кылган гамәлләре белән халык күңелендә изгеләр булып урнашкан Садретдин хәзрәт белән Мәүдүдә абыстайның рухлары шат булсын. Ярдәме өчен Зөлфә ханым Усмановага зур рәхмәт. Хак Тәгалә мәрхәмәтеннән өзмәсен. 



Псков

Чемпионом России по воздухоплавательному спорту стал Сергей Чинёнов 


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Брянск принимает Атлантиду

Расписание движения пригородных поездов СЗППК изменится с 11 по 12 июня 2024 года

«Специально покупать не стоит». Выгодно ли инвестировать в частый дом в Севастополе?

Псков и Смоленск объединились на выставке «Россия» в Москве

Новости Пскова

Псков и Смоленск объединились на выставке «Россия» в Москве

Расписание движения пригородных поездов СЗППК изменится с 11 по 12 июня 2024 года

Организаторы назвали «изюминку» фестиваля «Довмонт Псковский»

Михаил Ведерников вручил награды лучшим врачам региона


Опубликована новая книга о «Чертовом ручье» в Пскове

Псковские росгвардейцы встретились с участниками автопробега-ветеранами 33-й бригады

Александр Котов: Лечить людей – гуманный и самоотверженный труд

Псков и Смоленск объединились на выставке «Россия» в Москве


Новый парк-пляж «Воздух» открылся в Пскове

Церемония закрытия встречи воздухоплавателей проходит в Великих Луках 

«Дорстройсервис» выполнит ремонт улицы Пожиговской в Пскове

Чемпионом России по воздухоплавательному спорту стал Сергей Чинёнов 


Губернатор Псковской области Михаил Ведерников
Москва

Собянин утвердил проект строительства общественно-делового центра в ЗАО


Частные объявления в Пскове



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Сергей Брановицкий

Выездной Фотограф для всех желающих, ну и конечно Артистов и Музыкантов.



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Псков на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Джиган и Самойлова исполнили мечту «диско-бабушки» из Коми

Концертный директор для музыкантов. Концертный директор для певцов. Концертное агентство в Москве. Букинг агентство. Организация концертов и гастролей.

Певица Нюша опубликовала фото в купальнике на пляже

Обращения граждан в приёмную депутата ЗСК Виктора Теплякова рассмотрели на комиссии по БДД


Самсонова вышла в четвертьфинал турнира WTA в Хертогенбосе

Овечкин, Яковлев, Фридзон и Мыскина сыграли в падел-теннис в Турции: «Победила дружба»

Медведев и Сафиуллин сыграют в паре на турнире в Галле

Хачанов вылетел с турнира ATP в Хертогенбосхе после первого же матча


'Hum bhi insaan hain': Pakistan allrounder Imad urges calm

Virtual Luck: Exploring Vavada Casino

Vavada Casino: a Leader in the Online Gaming Industry

Creepy King Charles Painting Is Vandalized by Radical Animal Rights Activists, Gets a Cartoon Face and Speech Balloon!