Первоуральскидагы «Сабыр» мәчетендә «Коръән тәрҗемәләрен ал» хәйрия акциясе башланды
0
45
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Первоуральск шәһәренең «Сабыр» мәчетендә «Коръән тәрҗемәсен ал» дигән яңа хәйрия акциясе башланган. Теләгән һәркем Валерия (Иман) Прохорованың Коръән тәфсирләрен ала алачак. Бу хакта У рал татарлары сайтында хәбәр ителә.
«Рамазан ае бетсә дә, без изге эшләр кылуны дәвам итәбез. Безнең мәчеттә Валерия Прохорованың Коръән тәрҗемәләре бик күп һәм алар тик ята. Аларны теләгән һәр кешегә бүләк итәргә уйлыйбыз», — диде Салават хәзрәт Дәүләтов.
Моның өчен «Сабыр» мәчете имамы — Салават Дәүләтовка 8617725814 номеры аша шалтыратырга кирәк.
Китапны Первоуральск мәчетеннән килеп алырга була. Мәчетнең адресы: Гагарин урамы, 1Б.
Рамазан аенда Первоуральскның Җәмигъ мәчетендә мохтаҗларга ярдәм акциясе уздырылган иде. Азык-төлек җыелмалары тарату оештырылды.