Илсөя Бәдретдинова концерты: Кытай роботы Җәүдәт, «әбиләрский» җыр һәм канәгать тамашачы
Җырчыны социаль челтәрләрдән карыйм, концерт программасының никадәр «җанлы», эчтәлекле икәнен шуннан гына күзәтеп бара идем. Быел соңгы «вагон»га кереп, Казандагы 13 нче концертына бару бәхете тәтеде әле.
Илсөя апаның концертлары һәр елны югары дәрәҗәдә була икәнен бик еш ишетергә туры килде. Быелгы «Кирәк» программасын күреп, моңа үзем дә инандым. Ут куелышы, җырчының матур-матур күлмәкләре, төркеме, экран, музыка – барысы да шәп булды. 5 секунд эчендә күлмәк алыштыра торган җырчы, 7 төрле милләт кешесен бер төркемгә җыелып, «текә» шоу куюларын күрәсегез килсә, Илсөя Бәдретдинова концертына рәхим итегез.
Илсөя Бәдретдинованың репертуарында, тормышта ниндидер авырлыклар очраганда, тыңлап, бар көчеңне җыеп торып бастырырлык җырлар шактый. Иң популяры – «Торып бас». Концерт та шушы җырдан башланып китте.
– Моннан 23 ел элек, Казанның бер бәләкәй генә мәдәният йортында 27-30 кешегә генә концерт куйган чакта, курка-курка, шушы җырны җырлаган идем. Быел мин аны махсус беренче итеп куйдым, – диде җырчы.
Бүген – Казан концертының 13 нче көне. Төркемем: «Атна уртасы булгач, халык алай ук «кайфовать» итмәстер», – дигән иде. Ә мин, һәрвакыт, яши белеп яши торган кешегә атна уртасымы, ял көнеме – барыбер. Ул һәрвакыт тормышның астын өскә китереп яши, диям. Бүген залда, махсус безнең концертка дип, ерак шәһәрләрдән килүче тамашачыларыбыз да күп. Волгоград, Екатеринбург, Мәскәү, Петербург, Пермь, Оренбург һәм башкалар. Чиксез рәхмәт сезгә! – диде ул.
Беренче җыр башкарылды, Илсөя апа зал белән дә исәнләште. Ә тамашачылар әле һаман залга «агыла» иде. Һич аңламыйм, нинди гадәттер ул, кешеләрнең шундый чараларга соңга калып йөрүләре. Алар бит әле тыныч кына урыннарына кереп тә утыра белми, башкаларны да торгызалар. Миңа калса, бу – сәхнәдәге җырчы өчен дә матур күренеш түгел, залдагы кешеләр өчен ничек икәнен әйтеп тә тормыйм.
Татар эстрадасында иң көчле төркем Илсөя Бәдретдинованыкыдыр. Тик ул соңгы арада үзгәрешләр кичерде – аннан Илгиз исемле биюче, Диаз Фәрхетдинов, якут кызы Айсхана китте. Алар урынына яңа кешеләр алынган. Хәзер «ИБ банда»ның иң яшь әгъзасы – 20 яшьлек гитарист Камил. «Алмагач чәчәге ата майның унбишләрендә» дип җырлаучы Африка кешесен күргәнегез бар идеме? Мин анысын да күреп кайттым.
Бүгенеге көндә ясалма фәһем, технологияләр үсеш ала, алар белән Бәдретдинова да алга атлый. Минем, гомумән, ике аякта йөри торган робот күргәнем юк иде. Концертка килеп, күрмәгәнемне күреп кайттым. Илсөя апа концертында Җәүдәт исемле Кытай роботын да булдырган. Аның белән кем һәм ничек идарә итәдер – монысы минем өчен сер булып калды. Үзе бии, кул да чаба – вәт гаҗәеп күренеш бу.
– Жәлләп тә куям инде үзен. Әти-әнисе юк, бөтен туганнары да Кытайда калды инде аның. Мин бит барыбер бераз сүгәргә тиеш, әле күптән түгел ул минем иң матур күлмәгемне дә ертты. Менә, Казан, таныш булыгыз, бу – Җәүдәт. Ул – минем сәхнә артындагы ярдәмчем. Егетләр күтәрә алмый торган авыр әйберләрне күтәрә, молодец ул. Яман әйбәт булды, акча да сорамый, ашарга да сорамый. Сирәк-сирәк холкын гына күрсәткәләп ала. Тик анысына түзәбез инде, – дип таныштырды робот белән Илсөя Бәдретдинова.
Үзем журналист буларак, җырчыларга «Эстрадада дуслык бармы?» – дигән сорауны бик еш бирәм. Аннары, концертларга барам да, соравыма үзем җавап табып кайтам. Бу көнне концертка Илсөянең иҗатташ дуслары килгән иде. Беренче итеп, сәхнәгә Ришат Төхвәтуллин чыкты.
– Бик матур тамаша, концерт. Мин, артист буларак, моның күпме әзерлек таләп иткәнен бик әйбәт беләм. Шушы эшне алып баруың, милләткә хезмәт итүең, нык булуың белән син ир-атлардан да көчлерәк. Сиңа авыр булса да, син моны күрсәтмисең. Җырлавың – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, син аны алдагы тормышыңда да үстер. Мин синең белән горурланам, – диде ул, һәм Илсөягә кызыл розалар бүләк итте.
Илсөя Бәдретдинова репертуарында төрле авторларның җырлары бар. Җырчы Зөһрә Шәрифуллинаның җырларын да башкара. «Бер вакыт кына»ны җырлагач, Илсөя аның беренче башкаручысын искә төшерде.
Зөһрә апа – миңа икенче әни кебек. Кирәк чакта канатландырып та җибәрә, артык сикерә башласаң, бәреп тә төшерә ул. Без аның белән һәрвакыт элемтәдә, аралашып торабыз. Зөһрә апаның «Ачы тау», «Су буенда учак яна», «Уңга карасам да – юк», «Озак торды атым, чапмады» җырларын җырладым. «Бер вакыт кына» җыры да аныкы бит.
Берсендә, сөйләшеп утырганда, Зөһрә апа: «И-и-й, Илсөя, яшьләр җырларымны сорамыйча алалар да җырлыйлар. Күңелгә дә тия кайвакыт. Ярар инде, аларга да «нормальный» җырлар кирәк бит, дип тә уйлап куям», – диде. Бүген җырчылар өч тиенлек җыр өчен судлаша, ә Зөһрә апа җырларын үзе тәкъдим итә, – диде җырчы.
«Безгә үрнәк булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт»
Шулай ук, концертка популяр җырчы Айдар Рәкыйпов та килгән иде.
– Без, яшьләр, концерт куярга кая гына барсак та, Илсөя дә безгә килгән иде, ул 15 тамашачыдан башлады, ә хәзер исә меңләгән тамашачы җыя, диләр. Безгә үрнәк булуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! Тормышыгызда барысы да җиңел булсын, кояш нурларына төренеп, тамашачы алкышларына сөенеп, шулай бергә матур гына яшәргә язсын. Әни бәхете һәм хатын-кыз бәхете теләп калам, – диде ул.
Илсөяне тамашачылары бик ярата икәне күренеп тора. Җырчыга матур-матур чәчәкләр бүләк иттеләр, җылы сүзләр әйттеләр. Балалар да тартыла бит үзенә! Ә Илсөя аларга күчтәнәчләр өләшә. Шулай олысының да, кечесенең дә күңелен күрә белә ул.
Чәчәк бирүчеләрдән иң истә калган кеше, ул – Черногориядән килгән бер яшь кенә кыз. Илсөя янына чыкты да: «Тормышта авырлыкларга очрагач, мин сезнең җырларыгызны тыңлап аякка бастым», – дип елап җибәрде. Сүзнең, мәгънәле җырларның көче зур шул. «Кеше сүзе кешене үтерә» дигән әйтемгә капма-каршы «Илсөя Бәдретдинова җырлары кешене тормышка кайтара» диясе килеп китте.
Программаның тагын бер «фишка»сы ул – яна торган неон костюмнар кигән биючеләрдән шоу. Алар бии башлгач, залда кайберәүләр телефондагы утларын кушты, Илсөя төркеменнән бер егет тамашачыларга «сүндерегез» дип әйтеп йөрде. Гаҗәеп матур тамаша булды бу.
Унөченче концерт көне «Мәктәп бакчасының шомыртлары» җыры белән тәмамланды. Илсөя апа аны да яңартып чыгарырга өлгергән. Тамашачылар урыннарыннан торып биеде. Ә соңыннан залда конфетти атты. Чын Яңа ел мохите булдырылды.
«Уникс» концертлар залыннан чыккач та, машиналардан Илсөя Бәдретдинованың җырлары ишетелде. Бу – 3 сәгатьлек концертның җитми дә калуын аңлатадыр, мөгаен.