Добавить новость
Ноябрь 2011 Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015 Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Авылларда Сабан туена әзерләнәләр: егетләргә күп кирәкми, бер кулъяулык бирегезче, кызлар

0 277

Асылы бер булса да әлеге матур бәйрәм төрле якта төрлечә уза. Һәр якның үзенә генә хас, гадәти булмаган үзенчәлекләре, йолалары бар. Татарстанның төрле районнарында бүләк җыюны төрлечә исемлиләр – кайдадыр «әрәпә», «сөрән салу», «сөрән сугу» диләр. Кайбер районнарда «бирнә җыю», «сөлге җыю» дип йөртәләр. Авыл җирлекләрендә бүләк җыю май азагында башланган.

«Яшь кызлар матур кулъяулыкларын әзерләп көтеп торалар»

Теләче районы Баландыш авылында бирнә җыю ике көнгә сузылган. Монда бүләк җыярга мәктәпне бетергән егетләр чыга, ә авыл халкы – бүләкләр, кияүгә чыкмаган кызлар чигелгән кулъяулыклар белән көтеп тора.

«Сабантуйга бирнә җыю – барлык халык өчен зур бәйрәм. Элеккедән килгән гадәт буенча, бирнә җыярга мәктәпне бетергән егетләр генә чыга. Алар гармун тартып, авыл көен җырлап, һәр йортка кереп Сабантуйга бүләк җыялар. Яшьләрнең җырлаган тавышын әллә кайдан ишетергә була, шуңа да, һәркем егетләрнең килүен капка төбенә чыгып, көтеп ала. Тизрәк үсеп җитәсе килгән сабыйлар да, кырыйдан гына булса да, күзәтеп, абыйларыннан калышмаска тырышып йөриләр», – ди Баландыш авылы мәдәният йорты мөдире Илсаф Тимребаев.

Фото: © Илсаф Тимребаев

«Авылда әби-бабаларыбыздан килгән йола дә сакланган, егетләр кияүгә чыкмаган яшь кызларның өе янына җиткәч, кулъяулык сорыйлар. Яшь кызлар, матур кулъяулыкларын әзерләп, көтеп тора. Юкса, йөзгә кызыллык килүе бар – кулъяулык тапшырмаган кызның өе янында егетләрнең «Э-э-э-э-й-й» дип кул селкүләре бөтен авылга яңгырый. Гармун тавышына күңеле түзмәгән апа-абыйлар, әби-бабайлар да, бирнә җыючылар каршына гармун тотып, җырлап чыгалар. Шулай ике, хәтта өч-дүрт буын бергә кушылып җырлыйлар һәм бииләр. Менә шулай 2 көн гармун моңына, яшьләр тавышына күмелеп үтә авылыбызда Сабантуйга бирнә җыю. Кызганыч, кайбер авылларда мондый йола сакланмый яисә икенче төрлерәк уза. Шуңа күрә хәтта якын-тирә авыллардагы егетләр дә бирнә җыюга Баландыш авылына килеп кушыла», – дип сөйләде Илсаф.

«Кулдан чигелгән кулъяулыклар күпләр өчен сәер һәм үзенчәлекле дә тоеладыр»

Саба районында да бәйрәмгә бүләккә чиккән кулъяулык бүләк итү гадәте сакланган. Яшь егетләр, бердәм төстә җыелып, авыл урамнары буйлап баян, гармунга җырлап узалар, һәр йорт саен туктап, бүләкләр сорыйлар. Ә кызлар исә кадерле бүләкләрен әзерләп, егетләрне көтә.

«Сабантуйга бирнә җыю бәйрәменә чиккән кулъяулыкны ел да әзерлим. Яңалык артыннан яңалык килеп, гореф-гадәтләрнең эзе суына башлаган ыгы-зыгылы бу заманда кулдан чигелгән кулъяулыклар күпләр өчен сәер һәм үзенчәлекле дә тоеладыр, бәлки. Шуңа да карамастан, әлеге кулъяулыклар әби-бабаларыбызның күркәм гореф-гадәтләрен гасырлар аша саклап килә, дип саныйм», – дип уртаклашты Олы Шыңар авылы кызы Зилә Мөхәммәтова.

Фото: © Зилә Мөхәмәтова

Кайда ат, кайда машина, кайда мотоблок

Замана алга барган саен авылларда да бүләк җыю өчен төрле-төрле техника кулланалар. Биектау районының данлыклы Әлдермеш авылында бирнәне мотоблок «җигеп» җыйганнар. Шарлар, сөлгеләр белән бизәлгән, Россия һәм Татарстан флагы эленгән зур арбада олыга да, кечегә дә урын табылган. Бәйрәмнән матур күренешләр белән Әлдермеш авылы китапханәсе мөдире Гөлнар Галимова шәхси битендә уртаклашкан.

Әтнә районы Кышлау авылында да бүләкләрне мотоблок белән җыйганнар. Олылар белән бергә балалар да авыл урамнарын әйләнгән.

«Бәйрәмгә бирнә җыярга

Кузгалдык әле бергә.

Бүләкләрнең иң затлысы

Сабантуй бәйрәменә», – диелгән Кышлау авылы мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Әтнә районының Бәрәзнә авылында исә бүләкләрне машина арбасына утырып җыйганнар. Тимер ат арбасына олылар да, балалар да сыйган. Йоладан матур фотоларны Бәрәзнә авылы мәдәният йорты төркемендә күреп була.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Әлки районы Татар Мулла авылында йоланы «Яулык җыю» дип йөртәләр. Бәйрәмгә бүләк җыючыларны авылда мул өстәлләр, кадер-хөрмәт белән каршы алганнар. Коймаклы, самавырлы матур итеп әзерләнгән өстәлдә күз каклаган казга төште.

«Сабантуй – халкыбызның бердәмлеге, дуслыгы бәйрәме. Сабантуйга «яулык җыю» элек-электән килгән йолаларның берсе. Без клуб хезмәткәрләре һәм балалар белән бергә чиккән яулыклар, сөлгеләр, бүләкләр җыйдык. Сабантуй бәйрәмен зурлап үткәрәбез һәм киләчәк буыннарга тапшырабыз», – дип язалар авыл мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында бәйрәмгә бүләкләрне «Тәңкәләр» керәшен фольклор ансамбле белән берлектә җыйганнар. Коллектив авылдашларына моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк иткән.

«Ел саен китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга сөлге, бүләк җыярга чыга. Башта бу турыда авыл халкын кисәтәбез. Алар, бүләкләрен әзерләп, көтеп тора. Кайберәүләр коймаклар, чәйләр белән каршы ала. Бик күңелле: җырлыйбыз, биибез», – дип язалар «Кайбыч таңнары» газетасы төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Иң матур бизәлгән атлар Балтачта

Балтачта «әрәпә җыю»ны район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхси сәхифәсендә күрсәткән. Балтач якларында милли йоланы шулай дип йөртәләр.

«Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны безнең Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән «әрәпә җыю» дип атыйлар. Бу – безнең миллилегебезне, гореф-гадәтебезне күрсәтә. Әрәпә – ул Сабантуйга әзерлекнең бер йоласы. Бүләк җыюны икенче төрле – сөрән салу яки сөрән сугу дип тә атап йөртәләр».

«Матур йолабызга актив кушылган райондашларыбызга, балтачлыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм һәм 7 июнь көнне һәркайсыгызны район Сабан туена чакырам. Милли бәйрәмебез имин узсын!», – дип язган үз битендә район җитәкчесе. Ул махсус матур итеп бизәлгән ат фотосы белән дә уртаклашкан.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Тагын бер матур, үзенчәлекле итеп бизәлгән ат Балтач районы Кариле авылы урамыннан узган. Монда бәйрәмне мәктәп укучылары белән берлектә үткәргәннәр.

«Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген мәктәбебезнең 10 сыйныф укучылары Кариле авылында «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары – волонтёрлар белән берлектә «әрәпә» җыйдылар», – дип язалар авыл төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Бүләкләрне авылларда гына түгел, оайон үзәкләрендә дә җыйганнар. Шәһәрдә бәйрәмне матур итеп уздырыр өчен авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр Чистайга җыелган. Милли киемле апа-абыйлар, балалар атта шәһәр урамнарын әйләнгән.

«Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, милли бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары булырга чакыру максаты белән, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Чистай шәһәренең Тукай һәм Хамзин урамнарында яшәүче юмарт, кунакчыл милләттәшләребез өчен җанлы бәйрәм оештырды. Очрашуыбыз гармун көенә милли җырлар, шаян биюләр башкару, ә иң мөһиме, һәркем белән үзара аралашу белән үрелеп барды. Йоланың төп атрибуты - колга, аллы-гөлле яулыклар, сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлде, ә чиләкләр өй йомыркалары белән тулды. Бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен җиткерде, тынычлык, мул уңыш, иминлек, уңышлар теләделәр. Ә без, үз чиратыбызда, һәрбарчагызны халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена чакырабыз!», – дип язалар Чистай шәһәре төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Азнакай, Лениногорск, Бардада – Сөрән сугалар

Кайбер районнарда йоланың «сөрән сугу» дигән исеме сакланып калган. Азнакай районы Үчәллеле авылында сөрән сугу, ат җигеп, гармун моңнарына күмелеп үткән. Авыл халкы Сабантуйны оештыруда акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус тартма да булдырган.

«Сөрән сугу – татар халкының борынгыдан килгән йоласы Сабан туена берничә көн кала уза торган, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы «яулык бәйрәме», «сөлге җыю», «сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар. Үчәлле авылында сөрән сугу йоласы узды», – дип язалар Үчәлле авылы китапханәсе төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Лениногорск районында да йоланың әлеге үзенчәлекле исеме сакланып калган. Бәйрәмнән дәртле видео белән Куакбаш авылы мәдәният йорты төркеме уртаклаша.

«Куакбаш авылында Сөрән салу йоласы узды. Авылыбыз бик зур. Күмәк җыр-биюләр белән һәр йортка сугылдык. Сабантуйга бүләкләр җыйдык. Урамнар бергә җыелып, сый-хөрмәт күрсәттеләр. Күмер самавырыннан чәйләп, ял итеп алдык. Бу көнне гармун тавышы авыл буйлап агылды. Олы буын моңлы җырлар, биюләр бүләк итте».

Сабан туена бүләк җыю йоласы Татарстан гына түгел, Россиядәге татар авылларында да сакланып калган. Пермь крае Барда районы авылларында бәйрәм гөрләп узган. Барда районы Сүҗде авылында йоланы шулай ук сөрән сугу дип йөртәләр.

«Гармун тартып, җырлашып өйдән-өйгә йөреп бүләкләр җыеп, шул вакытта бергәләшеп биеп алулар – бик матур күренеш. Бүләк җыюда актив катнашкан авылдашларга бик зур рәхмәт! Сабантуй бүләкләре җыю тәмам, хәзер безгә гасырлардан килгән милли бәйрәмебез Сабан туен бергәләшеп, истә калырлык, матур итеп үткәрергә язсын», – дип язалар авыл мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән

Барда районы Чат авылында да йоланы гармун моңнары, бүләкләр белән матур итеп уздырганнар. «Сөрән сугу шәп үтте!», – дип хәбәр итәләр Чат авылы мәдәният йорты төркемендә.

Фото: © «Вконтакте» социаль челтәреннән





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Продукты в Амурскую область за год отправили более половины регионов России

В Самаре интерес к жилью в новостройках вырос на 37% за год

В Новосибирске выбор студий в новостройках вырос на 21% за год

[LIVE] «Динамо Мн» — «Динамо М»: онлайн, прямая трансляция матча КХЛ


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Пермь на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.