Оренбург судында укытучыны атып үтергән участковый Азамат эше карала башлады
Оренбург судында укытучыны атып үтергән Азамат эше карала.
Бу фаҗига март аенда сайлаудан соң була. Первомайский бистәсе зираты янында автомобильдә 36 яшьлек укытучы Иринаның мәете табыла – ул пулялардан танымаслык хәлдә була. 30 яшьлек участковый Азаматның да мәете шунда була – ул үз автомобилендә башта Иринаны, аннары үзен атып үтергән. Хатынның кулына богаулар киертелгән була, башына исә күп тапкырлар атканнар. Икесе дә тыныч, зыянсыз кешеләрнең фаҗигале үлеме кешеләрне тетрәндерә – офицер Иринаны үтергәнгә ышанмыйлар да. 8 ай буе тикшерү баргач, бу эш судта карала башлады.
Гаепләнүченең үлеме сәбәпле, туганнары соравы буенча, суд булмый калырга мөмкин. Әмма бу очракта, андый тәкъдим булмаган, дип яза «Комсомольская правда».
https://56.ru/ сайты хәбәр итүенчә, Ирина белән Азамат очрашып йөргәннәр. Азаматны да, Иринаны да ярдәмчел дип искә алалар. Азамат өйләнмәгән була. Ирина үләр алдыннан гына ире белән аерылган була, аның 4 һәм 7 класста укучы балалары – кыз һәм малай – ятим калган. Участковый махсус операциягә китүне планлаштырып йөргән булган. Аның ни өчен хатынны үтерүе билгеле түгел.
Ирина завуч булып эшләгән, психолог булган. Аларның танышларын шуңа да аптырый икән: катлаулы хәлләрдән чыгарга балаларга ярдәм иткән укытучы, әгәр адекват булмаса, участковый белән очрашмас иде, диләр. Иринаны ире үтергән, дигән версия дә булган – әмма алар гаугасыз аерылышкан булганнар, ул Иринаны эзәрлекләмәгән, дәгъвалары да булмаган. Иринаның кулында богаулары булу сәбәпле, бәлки, Азаматны эше буенча дошманнары үтергән һәм урынсыз вакытта шаһит булган Иринаны да мәҗбүри машинага алып кереп үтергәннәр, дигән фаразлар туарга сәбәпче булган. Әмма бу – кешеләрнең версиясе генә, тикшерүчеләр, Азамат үтергән һәм үзенә кул салган, дип фаразлый. Суд аның гаепле булганмы-юкмы икәнен ачыклаячак. Билгеле, үлгән кешене хөкем итеп булмый, әмма судта нидер ачыкланып, аның гаебен дәлилли алмасалар, тикшерү кабат ачылырга һәм гаеплене эзли башларга тиешләр. Туганнарының судны туктатмау сәбәбе – шул.