Мы в Telegram
Добавить новость
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы

0 65
Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы
Батырша 1755-1756 елгы баш күтәрү идеологы, публицист. Бу баш күтәрүдән соң мөселман халыклары өчен зур үзгәрешләр килә. Чукынмаган мөселманнарны авылларыннан куу туктала, чукынганнар өчен армиягә бару, салым түләү туктала. Һәм иң билгеле вакыйгаларның берсе — Идел-Урал төбәгендә мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Көчләп чукындыру сәясәтен бик «тырышып» үткәргән Казан архиерее Лука Канашевич башка урынга күчерелә. Халыкны көчләп чукындыру сәясәте йомшара. Башкорт халкына патшага мөрәҗәгать итү хокукы бирелә, урман эшләренә җибәрү туктала, башкорт төбәкләренә почта станнарын төзү туктала. (Батыршаның тормыш юлы - мәкалә азагындагы белешмәдә). Батырша гомере буе киртәләргә юлыккан Россия империясе мөселманнарының дин хокукы өчен көрәшеп, Казан ханлыгы алынганнан соң мәчет салу мөмкинлеге булдырган, Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның тормыш хәлен яхшырткан — салымнардан, армия хезмәтләреннән азат итүгә, көчләп чукындыру сәясәтен йомшартуга үзеннән зур өлеш керткән Батырша хәзерге заманда иң танылган каһарманнар исемлегендә булырга тиеш кебек. Шушы юлда үзен корбан иткән кеше бит ул! Әмма кызганыч. Батырша исемен данлар өчен һәрвакыт ниндидер киртәләр булып торган. Империя вакытында Батыршаның исемен күтәреп чыкмаганнар, билгеле. Империягә каршы чыккан, хәтта зинданда вакытта да ислам дине өчен көрәшкән, шул юлда һәлак булган кешене ул вакытта күтәреп чыгу тыелган булган. Революциядән соң Пугачев, Степан Разин, Салават Юлаевларны күтәргәннәр, әмма Батырша исеме күләгәдә калган. Совет чорында аны дин әһеле, имам булган өчен күләгәдә калдырганнар. Совет чоры беткәч, Батыршаның исемен күтәрергә берни дә комачауламас та кебек… Дөрестән дә, аның исеме шул вакытта халыкка чыкты да инде. Әмма хәзер Батыршаның исемен данларга тагын киртәләр чыгып тора. Россия халык соборы дигән оешма аны «антироссийский» эшчәнлек алып бара дип гаепләде, «дини фанатик» дип атап, Батыршаны террорчылар белән тиңләргә маташты. Хәзер без чиктән тыш толерант булырга өйрәнгән — поездның алдына ук чыгып йөгерәбез, килештек. Батыршаның исемен сызып атарга тырышучыларга карата зур протестлар белдерелмәде. Батыршаны күтәреп чыгуга тагын бер әйбер комачаулый… Ул — татар кешесе, «төньяк-көнбатыш» төбәктә туган. Монысы инде хәзерге заманда үзе үк зур сәбәп була ала. Барлык мөселманнарның дин иреге өчен көрәшкән кеше — бүлгәләргә бернинди сәбәп тә юк тоелса да, күрше республикада аны һаман-һаман «мишәр» дип аерып чыгарга теләүчеләр бар. Бер сорау туа — нигә Казанда Батырша истәлеген мәңгеләштермәскә? Нигә безнең дин әһелләре аның исемен мәңгеләштерү турында уйламый икән? Ни дисәң дә, безнең борынгы таш мәчетләребез нәкъ менә Батырша баш күтәрүеннән соң төзелгән бит. Батыршаның чын исеме Габдулла Галиев. Аның милләте шик тудырмый — ул татар авылы Карышбашта туган, татар мулласында, татар мәдрәсәләрендә укыган. Ә Батыршаһ — аңа халык тарафыннан бирелгән тәхәллүс. Ул гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр үзенә бирелгән шундый данлы исемне аклап кала. Музейга кергәнче урамнардагы халык белән дә сөйләшеп алдым. Мәйтәм, кемнәр яши Балтач районында? Халыкның җавабын нинди буласын да беләм инде, белсәм дә сорадым. «Татарлар» диләр бар да бер булып. Бөтен «төньяк-көнбатыштагыча» инде, елмаеп кына «безне башкортлар дип язалар инде» дип көлеп телгә алалар. Бу яклардагы татарларның канына «монда мишәрләр яши» дип кат-кат сеңдерергә теләсәләр дә, сорамасаң, үзләренең мишәр икәнлекләрен дә әйтмиләр. Мәчеттә халык аз… Балтач район үзәгендәге ике катлы кызыл мәчет «Батырша» исемен йөртә. Имам Рәфис Шәйхәйдаров үзе дә Батырша нәселеннән. Батыршаның үз нәселе калмаган — улы төрмәдә үлә, кызлары, хатыны монастырьда эзсез югала. Әмма әтисенең туганнарыннан киткән нәселе бар. Рәфис хәзрәт янына килгәндә җомга вакыты иде. Хәзрәт бик ачык чырай белән каршы алды. Мәчеткә үттек. Киштәдә китапларның күплегенә игътибар иттем. Дини әдәбият кына түгел, Батырша, татар халкына кагылышлылары да байтак. «Батырша эзләреннән», «Татары Уфимского уезда»… Кызганыч, җомга намазына килүчеләр унлап кына иде. Алар да өлкәннәр, урта яшьләрдәге бер агай гына бар иде. Шул Батыршалар тырышлыгы белән дә бит инде ислам дине бүгенге көннәргә килеп җиткән. Шундый бөек дин әһеле исемен йөрткән мәчеткә җомга намазына да кеше килмәве күңелгә ятып бетмәде… Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, районда эш юк, күп халык Себергә китеп эшләп көн күрә. Батырша музее зур кишәрлектә утырган бик матур агач бина. Бу төбәктәге кебек бинасы — дүрт яклы. Ишегендәге элмә такталар башкорт һәм рус телләрендә. Аның кадәр бай, эчтәлекле музейларны күргән дә юк әле дисәм дә, ялгышмам. Музейларда еш кына бер үк әйберләр була, булган әйберне карап булмаслык итеп пыяла эченә яшерә башлыйлар. Ә монда бөтен музейлардагы кебек бөтен иске әйберне китереп тутырмаганнар. Барысы да музейның идеясенә туры килерлек итеп тупланган. Бөтен нәрсәне карап та була. Һәм бик чиста, бер бөртек тузан әсәре дә күрмәссең. Ягып, җылытып торалар икән. Экспонатлар татар, рус, башкорт телләрендә. Батыршаның өндәмәсе, баш күтәрү карталары башкорт телендә. Биографиясе, шәҗәрәсе — русча, татарча. Зур бер киштәдә — Батырша турында китаплар. Җәмит Рәхимов, Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Шәйхәйдәров китаплары… Утыз дистәгә якын китап санадым. Батыршаның шәҗәрәсе төзелгән. Аның әтисеннән киткән буыннарның берсеннән Рәфис Шәйхәйдәровка да килеп чыгасың. Музейда — Батыршаның Гарызнамәсе — императрицага язган хаты. Түрдә — Батырша сыны. «Ул баһадир булган», ди Рәфис хәзрәт. «Мин басып карасам, бөтенләй кечкенә күренәм», ди. Басып та күрсәтте — чыннан да, Рәфис хәзрәт кечкенә буйлы булмаса да, җилкәсеннән генә. Музейның иң зур байлыгы — Батыршаның шәхси китапханәсе. Нинди генә китаплары булмаган Батыршаның! Бу китапханә аерым өйрәнелергә тиештер дип уйлыйм. Батырша музеен караганда күңелне горурлык һәм чиктән тыш сагыш хисе басып алды. Шундый кешеләр булган дигән горурлык. Үз гомерен башкаларның якты киләчәге өчен корбан иткән кешеләр булган. Шул ук вакытта үзе дә, якыннары да бик кызганыч. Алар исән булсалар, күпме эшләрләр иде. Язмышлары да бик үкенечле бит. Хатыны, кызлары, бер-берсеннән аерылып, Мәскәү янындагы өч монастырьга ябылуга дучар ителгән бит. Бу бит инде физик кына түгел, рухи коллык та. Мулла хатыны, мулла кызлары бит алар! Улының, Уфа төрмәсенә ябылу сәбәпле, ничек вафат булганы билгеле — салкын тиеп үлгән. Ә кызлары, хатыны бөтенләй билгесез югалган. Ни генә кичермәгәндер алар! «Батыршаның татар икәнлеген беркем инкяр итми» Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Батырша музее җитәкчесе һәм «Батырша» мәчетенең имам-хатыйбы Рафис Шәйхәйдәров белән әңгәмә. — Музей 2003 елның 30 сентябрендә ачылды. Ачылышта Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Рәхимов та катнашты. Төзелешкә бер тиен дә бюджет акчасы тотылмады. Туганнары тарафыннан финансланды, экспонатларны туганнары китерде. Зәбир, Камил, Гали бирде акчаларны. (Алар барысы да Батыршаның ерак буыны — ИТ) Гали Кәрамович ул вакытта районның мәдәният бүлеген, Зәбир Кәрамович — «Сельэнерго»ны җитәкли иде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. — Батырша дигәч, иң беренче кайсы сыйфатларын атар идегез? — Галим булуын ассызыклап үтәсе килә. Үзеннән соң 3 зур байлык калдырган: Патшага язган Гарызнама һәм мөселман халкына күтәрелешкә өндәмә. Батырша хәзрәтттән калган өченче әйбер — аның китапханәсе. Бер өлеше музейда саклана. Батырша хәзрәт яшәгән вакытта әле китап басу булмый, шуңа кулъязма китаплар гына. Аларның кайберләре меңәр битле. Үзенчәлеге шунда — автор төп мәгънәне текстта биргән. Китап башка галимгә күчә барган, тема буенча өстәмәләрне поляларга язганнар. Урын беткәч, махсус битләр дә куйганнар. Шуңа күрә төрле почерк белән язган җирләре күп. — Бу китапларны галимнәр өйрәндеме? — Бу — галимнәр генә укый торган китаплар. Китапларның соңгы хуҗасы — Шакирҗан хәзрәт. Ул, үлем куркынычы янау сәбәпле, 1918 елда туган авылы Карышбашны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Малларын, балаларын, туганнарын алып, олаулар белән бер төркем Урта Азиягә юнәләләр. Китапларны алу мөмкинлеге булмый, шуңа күрә аларны авылда 3 кешегә бүлеп калдыра. Сәмәйгә (Семипалатинск) барып җитеп, шунда яшиләр. Шакирҗан хәзрәт тә, җәмәгате дә, берничә баласы да шунда мәрхүм була. 1901 елгы Латыйфа исемле кызы һәм 1906 елгы Әхмәтнәби исемле улы 30 нчы елларда кире кайта. Чыгып киткәннәренә 20 еллап вакыт узган була. 20 ел эчендә халык укый ала торган китаплар таралып бетә. «Һәфтияк шәриф», «Коръән», «Кисекбаш», «Мөхәммәдия», «Пәйгамбәрләр тарихы» һәм башка шундый китапларны мәдрәсә бетергән кешеләр алып бетергән була. Галимнәр укый ала торганнары гына сакланып кала. Монда күпчелек фараиз китаплары. Батырша хәзрәт мирас малын бүлү — фараиз белән нык шөгыльләнә. Гадәти таза ир кешедә кимендә 4 хатын, 4 хатыннан унар бала кала. Байлыкны гадел иттереп бүлеп бирергә кирәк. Бу мәсьәләдә һәрвакыт низаг чыга торган була — миңа әз булды, миңа әз булды дип тарткалашалар. Батырша хәзрәт бүлгән очракта гына низаг чыкмый, чөнки ул тумыштан көчле гипноз сәләтенә дә ия була. Уфа провинция җитәкчелеге дә, Оренбург губерна җитәкчелеге дә мирас малын бүләргә аны үзләре тәкъдим итә. Шуңа да аның Оренбург губернасы буенча гына түгел, Рәсәйнең калган өлкәләрендә дә бернинди чикләүсез, паспортсыз-нисез йөрү мөмкинлеге була. Аны хакимият тә йөзгә таный торган була. — Батырша үзе язган китаплар сакланганмы? — Үткән гасырның 80нче, 90 нчы елларыннан соң аның турында бик күп китаплар чыкты. Авторларының берсе - Мәсгут абый Гайнетдин, инде мәрхүм. «Нәсыйхәт» китабы Батыршаныкы дип язып чыкты. Ул аның тоткынлыкта язылган «Гарызнамә»сенә стиль ягыннан якын дигән. Бу китапны галим — динне һәм дөньялыкны белгән кеше язуында шик юк. Китапларны Татарстан Фәннәр академиясеннән дә, Санкт-Петербургтан да килеп өйрәнделәр. — Батыршаның батырлыгы турында легендалар да йөри. Алар ни дәрәҗәдә дөрес икән? — Җәмит Рәхимов китабында аюны бер сугуда һуштан яздырган дигән урын бар, бәлки, хаклык та булгандыр. Үзенең исеме Габдулла булса да, халык кушаматы Баһадиршаһ, димәк, баһадир гәүдәле булган инде. Урыс галимнәренең язганнарына таянып, сынын эшләдек. Аның янына бассак, без бала гына булып күренәбез. — Аның хакында соңгы елларда нәрсәләр ачыкланды? — Соңгы елларда Батырша хәзрәткә багышланган бик күп фәнни-гамәли конференцияләр үтте. Иң куанычлысы — 2017 елны Санкт-Петербугта үткәне. Аны Ломоносов университеты белән берлектә Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия мөселманнары Диния нәзарәте үткәрде. Конференция барышында читтән күп каршылыклар булса да, бик күп галимнәр катнашты, чыгышлар искитәрлек дәрәҗәдә уңай гына булды. Бер тискәре фикер дә булмады. Батырша турында иң күп хезмәтләр эшләгән кешеләр — Фәүзия Бәйрәмова, Фәйзелхак Ислаев. — Батыршаның төп батырлыгы дип нәрсәне саныйсыз? Шушы мөрәҗәгатьне язып халыкны күтәрүме, әллә инде төрмәдәге шәхси батырлыгымы? — Икесе дә. Программа ике ният белән төзелә. Беренче максаты — мөселман дәүләте төзү. Әгәр инде дәүләт төзү мөмкинлеге булмаса, халыкка җиңеллек тудыру. — Батырша халыкка бу фикерләрен ничек ишеттергән? — Ул һәрвакыт халык арасында булган, моңын-зарын тыңлап яшәгән. Халыкның авыр яшәвен, указларның бер-бер артлы чыгуын, салымнарның күбәюен йөрәгеннән кичергән. Ул вакытта Рәсәй чит илләр белән сугыш алып барган, казнага акча кирәк булган. Ә чыгымнар халык өстенә салынган. Халык яшәү ифрат авыр булган. Указ нигезендә тоз кальгаларга, урыс гаскәрләре торган җирләргә китерелә башлый, шуннан гына алырга рөхсәт булган. Баш күтәрүгә кадәр мөселман халыклары гына түгел, Урал буенда яшәгән бөтен халыклар да тозны Иләк күленнән ала торган булалар. Соль-Илецк шул «иләк» дигән сүз инде ул, чөнки тозны иләк белән сөзеп алганнар. Арзанга гына сатып йөри торган булганнар. —  Рәфис хәзрәт, Батырша кайсы халык вәкиле? — Татар булган. Мин китапларымда татар халкыныкы дип язам. Батыршага багышланган ике китап чыгардым. Берсе «Батырша эзләреннән» дип атала, берсе «Югары Карыш авылы тарихы» дип атала. Икесендә дә татар дип язылган. Аның татар икәнлеген беркем инкяр итми. Ул Карышбаш авылыннан, хәзер Югары Карыш, Верхнекарышево дип атала. Ул авылда, авыл нигезләнгәннән башлап, башка халык яшәмәгән. Катнаш авыл түгел. Кайбер авылларның бер очында бер халык, икенче очында икенче халык, өченче очында өченче халык яши. Бу авылда татар халкы яшәгән, башка халык яшәмәгән, бары тик татарлар гына яшәгән, әле дә шулай.  Материал нинди телдә табылган, шул телдә бирелә. Менә автобиография, резюме саф татар телендә язылган, милли музей әзерләгән стенд рус телендә. Габдрахман Бикчурин шәҗәрәсе татар телендә. Гомумән бездә төрек телендә дә, татар телендә дә, башкорт телендә дә, рус телендә дә, иске славян телендә дә мәгълүматлар бар. Нинди материал кайдан тапканбыз, үзгәртмичә бирергә тырыштык, бернәрсәне дә үзгәртмәдек.  — Авылда Батыршаның йорт урыны бармы? — Йорт урыны бар, ләкин ул билгеләп куелмады. Мәктәпкә истәлек билгесе куелды, балалар күрсен дигән максат белән эшләнгәндер дип уйлыйм инде. — Батыршаның исемен мәңгеләштерү өчен алга таба нинди ниятләр бар? — Республикадагы музейларның ярышы бара. Батырша хәзрәткә багышланган музейны күрсәтү, аның эшләрен, тормыш юлын күрсәтеп, программада катнашабыз. Урыннары әле ел азагында гына билгеле булачак. Эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясарга әйбәт булыр иде. — Батыршаның ничек вафат булуы хакында да сөйләсәгез иде… — Шлиссельбургта тоткынлыкта булганда ул «әгәр дә христиан диненең ислам диненнән өстенлеген исбат итсәгез, христиан диненә мәхәббәт уятыр идем күңелемдә» дип әйтә. Һәм инде шушы мөрәҗәгать нигезендә аның янына берничә христиан дине әһеле килә. Аның дәгъвате шуның кадәрле көчле була — озак әңгәмәдән соң урыс дине әһелләренең үзләрендә исламга мәхәббәт уяна дип әйтәләр. Батыршаның тереләй телен кисәләр. 24 июльдә ул балтаны эләктереп алып, берничә төрмә сакчысын чабып үтереп, үзенең йөрәге ярылып үлә. «Истории российских тюрем» китабында шулай язылган. Батыршага тиң шәхесләр бармы бездә? Рәфис хәзрәт белән хушлашып, музейдан чыгып киттем. Шундый шәхесләребез булган бит безнең! Ниндидер авыр тойгылар да уяна күңелдә. Хәзер инде үз фикереңне белдерүгә, түрәләргә «ярамаган» сүз әйтү хакында телгә алынса, бөтенебез дә «яшисе бар бит, гаиләбез бар, дөньяда яшәве куркыныч, мин курыкмыйм да, балалар бар бит…» дибез. Батырша ниләр хис итте дә, гаиләсе аның бу адымын ничек кабул итте икән? Ул үзе, хатыннары, кызлары, улы ниләр кичергәндер? Ул бит шушы адымга барырга курыкмаган. Һәм инде — аны саткан кеше дә шулай ук безнең милләт вәкиле бит. Патша биргән 1000 тәңкәгә кызыгып, ул шундый шәхесне юк иткән. Ул да үзен «дәүләт өчен, милләтебез өчен эшлим» дип аклагандыр инде… Шул заманнан бирле кешеләр берничек тә үзгәрмәгән кебек тә тоелып китә… Кемнәрдер дине, халкы өчен үзен дә корбан итә. Ә кемнәрдер бер мең сумга шундый шәхесләрнең башына җитә. Батырша турында язганнарыбыз аның үзенә, күп газаплар күргән хатыннары, кызлары, улы рухына дога булып барсын иде. Урыннары җәннәттә булсын!  



Оренбург

Российские ветеринары предупредили владельцев собак об опасности


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Анна Данилова дала старт Всероссийской акции "Синий платочек Победы" 2024 на станции метро Курская

Оренбургский хор стал лауреатом 2-й степени на Московском международном фестивале

Киров оказался в конце рейтинга по качеству жизни в 2024 году

«Динамо» возглавило турнирную таблицу РПЛ после победы над «Сочи»

Новости Оренбурга

Пассажирам рейса Москва — Оренбург предоставят резервный борт после отмены рейса

Разгерметизация! Что произошло с пропавшим самолетом Москва-Оренбург

Пассажир вернувшегося в Шереметьево лайнера Nordwind рассказал, что паники на борту не было

Оренбургский хор стал лауреатом 2-й степени на Московском международном фестивале


Глава ФСБР Мамиашвили возмущен избиением ребёнка тренером по борьбе из Дагестана

В Оренбургской области остаются закрытыми из-за паводка 9 мостов и 21 дорога

Почти три тысячи жителей Оренбурга встретили «Поезд Победы». Фотофакт Урал56.Ру

Полный беспредел: тренер из Дагестана избил ногами своего воспитанника


Мужчину в Оренбургской области обвинили в убийстве и расчленении сожительницы

Парад Победы в Оренбурге можно будет посмотреть в прямом эфире. Как и где это сделать?

Почти три тысячи жителей Оренбурга встретили «Поезд Победы». Фотофакт Урал56.Ру

«Явно не всё в порядке с головой»: тренер по борьбе из Дагестана избил ребёнка после поражения на турнире в Оренбурге


Губернатор Оренбургской области Денис Паслер
Оренбургская область

Денис Паслер вручил оренбуржцам госнаграды


Частные объявления в Оренбурге



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Юрий Лоза

«В фонограмме нет ничего плохого»: певец Лоза оценил бесплатный концерт Мадонны в Рио-де-Жанейро



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Оренбург на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Джиган решил заняться продажей пива

Создала пробку: юбку Карди Би на Met Gala несли сразу девять ассистентов

Джиган собирается торговать пивом

Тучная рэперша Lizzo показала фигуру в платье с откровенными вырезами


Российский теннисист поднялся на две позиции в топ-10 рейтинга ATP

Свентек переиграла Соболенко и выиграла титул WTA в Мадриде

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде

Швентек и Соболенко устроили триллер за престижный трофей


Seven reasons Sporting are champions of Portugal

T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly

'Our fielding has let us down', says GT skipper Gill

Exclusive - Kettan Singh apologises to Karan Johar after filmmaker expresses disappointment over his mimicry on Madness Machayenge; says 'My intention was never to hurt him'