Татарстан юлындагы авариядә бер машина йөртүче үлгән, икенчесе җәрәхәтләнгән
0
55
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Бөгелмә районында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген көндезге берләр тирәсендә килгән. Бөгелмә – Уральск трассасында 7нче модельле «Жигули» һәм Оренбург номерлары куелган KIA автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Жигули»ның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган KIA автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар. Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган.
«Авариянең нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү эшен күзәтү ведомствосы үз контроленә алды», - дип искәртте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.