Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы курчак театры бөтенроссия фестивале лауреаты булды
0
13
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 4-6 июньдә Ижевскида милли театр коллективларының «Театр һәм балалар» Бөтенроссия фестивале узды.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылының «Әкият иле» курчак театры Ренат Харис әсәре буенча куелган «Табай бабай аланы» спектакле белән катнашып лауреат булды. Спектакльнең режиссеры — Рәфис Сәлахетдинов.
Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Карачай-Черкесия Республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Удмуртиядән 150дән күбрәк яшь артист катнашкан.