Яналыклар. 27 август.
Иртәнге чыгарылыш.
Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.
Бүген Казанның Оренбург тракты һәм Даурия урамнары киселешендә урнашкан скверда Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак.
Татарстан башкаласында Казансу буйлап аз үлчәмле һәм җилкәнле суднолар хәрәкәте чикләнә.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Казанның Оренбург тракты һәм Даурия урамнары киселешендә урнашкан скверда Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган өч иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” җәмгыяте Директорлар советы утырышы узды.Очрашу Директорлар советы рәисен сайлаудан башланды. Алексей Песошинны бертавыштан сайладылар.
Кичке чыгарылышлар.
Бүген Казанда Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Кабан күленең яр буенда булдылар һәм казанлыларның яраткан ял итү урыннарының берсен реконструкцияләү барышы белән таныштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» арт–резиденциясен ачу тантанасында да катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эш сәфәре белән Апас муниципаль районында булды.