Мы в Telegram
Добавить новость
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013 Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013 Июль 2013 Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014 Июнь 2014 Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014 Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016 Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Җырчы Лидия Әхмәтова: «500 кешелек музыка факультетын юкка чыгару — зур фаҗига»

0 18005
Җырчы Лидия Әхмәтова: «500 кешелек музыка факультетын юкка чыгару — зур фаҗига»
«Музыка факультетында элек 500 кеше эшләде, хәзер 5 хезмәткәр калды» Лидия Алексеевна, Сез — профессор. Димәк, иҗаттан тыш укыту, фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнәсез. Фәнни эшчәнлек бүгенге көндә «Сәлам» ансамбле белән бара. Анда укучыларны нинди принцип белән кабул итәсез? «Фәлән хәтле акча бир һәм мин синнән „йолдыз“ ясыйм яки җырларга өйрәтәм» дип кабул итүчеләр дә бар бит… 1992 елдан Казан дәүләт педагогика университетында вокал дәресләрен укыттым. Балаларны кабул иткәндә иләк аша үткәрәләр иде. Төп таләп — музыка мәктәбен тәмамлап килү һәм уен коралында уйный белү. Ягъни төрле яктан талантлы, белемле булган абитуриентлар килә иде безгә. Районнардан баян, гармун, курай, фортепианода уйный белүче балаларны җыя идек. Ул яктан музыкаль факультет көчле иде. Кызганыч, 2010 елда «реформа» булды һәм 500 кешелек коллективтан торган, гөрләп эшләгән музыка факультетын яптылар. Дөресрәге, филология институтына куштылар, ләкин элек 500 кеше эшләгән булса, хәзер нибары 5 хезмәткәр эшли. Музыка факультетында баян, скрипка, гитара, бәрмә уен кораллары, халык уен кораллары, кыллы уен кораллары вокал, хор, теория, хореография бүлекләре бар иде. Гөрләп эшләгән музыка факультетының хәзер «м» хәрефе дә калмады. Хәзер бер бүлмәгә 40 кешене кертеп утырталар һәм күмәкләшеп җырлыйлар. Вокал дәресендә укытучы һәм укучы индивидуаль, күзгә-күз карашып шөгыльләнергә тиеш тә бит… Бөтен кеше кычкырып җырласа, тавыш мөмкинлекләрен ачып булмый. Бу студентлар музыка белгече булып чыкмый инде. Музыка факультетын юкка чыгаруны зур фаҗига дип бәялим. Музыка кешенең эчке тәрбиясе белән ассоциацияләнә. Музыка кешене тәрбияли, зыялыкка өнди. Ә бездә киресенчә — шуны бетереп баралар. Мәдәният яшәмәсә, халыкның теле, тарихы, нигезе корый. Сәнгатьне үстерергә кирәк… Аны киредән торгызып булыр идеме? Ник булмасын. Күбрәк халык иҗаты белән шөгыльләнергә кирәк. 2006 елда Казан федераль университетында «Сәлам» фольклор ансамблен оештырдым. Бөтен Россияне, Төркия, Дагыстанны гизеп чыктык, дүрт телефильм-концерт яздырдык, аудиодисклар чыгардык. Бик күп чараларда чыгыш ясадык. Бөтендөнья студентлар Универсидасы, Бөтендөнья «ФИНА» олимпиадасында катнаштык, фестивальләрдә катнашып лауреат исемнәрен яуладык. Ул вакытта беркемгә дә билгеле булмаган Ногайбәк керәшеннәре җырлары: «Париж көе», «Кабан күле буйларында», «Нарасый бала», «Сандугач сайрыйдыр», «Карагай агач», «Ай, ак калпак, зәңгәр чук» кебек җырларны дискка яздырдык. Шуннан соң «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле ул җырларны үз репертуарына алды. Музыка факультеты ябылса да, ансамбль яшәп калды, шөкер. Безне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үз куены астына алды, шунда иҗатыбызны дәвам иттерәбез. «Сәлам» ансамбленең элекке солистлары «сагындык, җырлыйсыбыз килә» дип шалтырата. Күрәсез, фольклорсыз яшәп булмый, безнең йөрәгебездә, нигезебез бит ул. Кеше иртәме-соңмы туган нигезен сагынган кебек, фольклорны да сагына башлый. Ансамбльгә йөрүне дәвам итик әле дип, йөгереп киләләр. Фольклорист, галим Геннадий Макаров белән иҗади дуслыкта яшибез. Ансамбльдә бик күп солистлар бар, башка төбәкләрдән дә киләләр, чыгыш ясыйсылары килә, татар сәнгатен үстерү нияте белән теләп йөриләр. Алар акча дип килми, күңеле тансыкка килә. Татар егетләре-кызлары чыгыш ясый. Керәшен белән татар арасында аерма юк — телебез бер. Әле беркайда да язылмаган, җырланмаган җырларыбыз бар. Мәсәлән, Кайбыч районы Соравыл авылында «Аерылышу җыры», «Тула басу», «Рекрут җыры», «Эчке җыры», Яшьләр җыры», «Май җыры», «Кунаклар җыры» дигән җырлар бар. Бу җырларны Евдокия әбием көйләп йөрергә ярата иде. Бу көйләрне ансамбль белән думбрада уйнап бергә җырлыйбыз. Безнең җырларыбыз, моңнарыбыз — гасырлардан килгән буыннарны бәйләп торган өзелмәс җеп. Узган дәверләрнең моңлы авазын бүгенге көнгә китереп җиткергән һәм киләчәккә дә алып барырга сәләтле. Андагы зирәклек, моң, рухи байлык, хатирә, югалту һәм табышлар — бу көч, бөек көч. Бу көчле иҗатыбыз беркайчан да бетмәячәк. Думбрам минем өчен бик кыймәтле, Геннадий Макаров үз куллары белән эшләп миңа бүләк итте. Чувашия, Саранск, Орел, Дагыстан якларына фольклор экспедицияләренә чыгып, шул материалларга нигезләнеп фәнни эшләр языла иде. Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлек итәбез. Алар кая бара — без дә алар артыннан. Музыкадагы милли кадрлар турында: «Зур кытлык бездә!» Музыка факультеты белән мәдәният институтының аермасы нәрсәдә иде? Бала үсеш кичерсен өчен җырлап кына йөрү җитми. Без бит музыка укытучысын әзерли идек, димәк, ул музыкаль яктан белемле, уен коралында уйный белә торган, укыта алырлык шәхес булып чыга. Музыка факультетында бик күп җырчылар белем алды. Хәзерге «бер көнлек» җырчылардан аермасы шул: безне тәмамлаганнарның укыта алырлык мөмкинлекләре бар, алар укыту нигезен — педагогиканы белә. Әйтик, бүген җырлаудан туктап, ул училище, институтка укытырга бара ала. Икесен берьюлы алып бара алучылар да шактый. Милли кадрларның җитү-җитмәвен ничек бәяләрсез? Педагогика университеты булганда ук җитми иде алар, ә хәзер инде әйтергә дә куркам, зур кытлык бездә! Бик аяныч. Институтта татаристика һәм культурология кафедрасында музыкага урын аз, студентларга кирәкмәгән фәннәр укытыла. Алайса эстрадада хәзер танышлык аша укып чыккан башкаручылар йөри дип әйтә аласызмы? Мине төрле бәйгеләргә жюри әгъзасы булып катнашырга чакыралар. Бөтен җирдә җырлыйлар да бииләр. Шуңа игътибар итәм: уен коралларында уйнаучылар аз. Ә ник уйнасын, чөнки җиңел генә акча түләп, радио-телевидениедән чыгыш ясап була. Моның өчен кечкенә генә диапазонда тавыш булу җитә дип уйлыйлар. Шушы юк-бар гына тавышны компьютер аша тигезләттерәләр, тизрәк җыр чыгарып, танылалар. Менә шунлыктан балаларның хәзер укыйсылары да, уен коралларында уйныйсылары да килми — авыр эш! Аның өчен сәгатьләп-сәгатьләп шөгыльләнеп утырырга кирәк, син үзең беләсең. Балалар биш яшьтән үк музыка мәктәбенә йөреп, уйнарга өйрәнергә тиеш. Ә хәзер андый күренеш юк. Телевизордан юк-бар җырчыларны күрәләр дә, шуның кебек булырга омтылалар. Нигә әле сәгатьләр буе музыка уен коралында шөгыльләнеп утырсын ди ул, шулай бит? Җиңел юл булганда, җиңел юлны сайлыйлар инде. Шунлыктан, халык иҗаты югала бара. Бу очракта татар сәнгатенең дәрәҗәсе төшеп бара дисәк, дөрес булырмы? Төшкән инде ул. Тормыш авыр, иҗат өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән. Журналистлар, музыкантлар, язучылар яхшы яшәсен өчен, хөкүмәт күбрәк акча бүлеп бирсен иде. Бер-берсенә бәйләнгән ул, тәнкыйтьләп тә булмый. Худсоветлар заманында безне иләк аша үткәрәләр иде. Сәнгать юнәлешен тудырган җырчылар юк хәзер. Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Эльза Заяри, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина, Алинә-Азат Кәримовлар, Илгиз Шәйхразиев, Азат Фазлыев, Ришат Әхмәдуллин — шушы бөртекләрне генә аерып әйтеп була. «Татар эстрадасында карарлык кеше калмады диярлек» Мәдәният институтындагы Салават Фәтхетдинов ачкан эстрада факультеты өметләрен аклый алдымы? Кызганыч, эстрада факультетын ябып куйдылар. Талантларны табып, алар белән прорфессиональ дәрәҗәдә эшләргә кирәк. Татар эстрадасында карарлык кеше калмады диярлек. Санаулы артистның концертын карарга бара алам. Телевизорны кабызсам, сыйфатсыз җырчыны күрәм икән, мин инде ул каналны башка кабызмыйм. Айрат Арсланов кебек бөек алып баручыларны да күрмим әлегә. Аллаһка шөкер, Филүсебез бар. Сездә укып чыккан укучылар кайда эшлиләр? Кемнәр белән горурлана аласыз? Күпчелек укучыларым музыка мәктәпләрендә, балалар бакчаларында укыта. Шәкертләремнән «Jukebox» триосы, Илгиз Шәйхразиев, Азат Фазлыев, Иркә, Ләйсән Закирова (Зө-Ләй-Лә төркеме солисты), күбесе «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә эшли һ.б. бар. «Джазның нигезе татар халык җырлары белән бер» Лидия апа, Сез утыз еллап джаз оркестрын да җитәклисез. Татар тамашачысы киләме, йөриме Сезгә? Филармониядә урнашкан джаз оркестры — танылган дирижер Олег Лундстрем җитәкчелек иткән оркестрының дәвамы. 1947 елны Кытайның Шанхай шәһәреннән дирижёр, композитор, аранжировщик һәм күренекле шәхес Олег Лундстрем җитәкчелегендә Казанга бер төркем музыкант кайта. Казанга кайткач, Олег Лундстрем Татарстанның бөек композиторлары белән таныша: Салих Сәйдәшев, Александр Ключерев, Җәүдәт Фәйзи, Анатолий Луппов, Алмаз Монасыпов. Алар шушы өлкәдә бергәләп эшли башлый. Шулай ук татар халык җырларын, татар композиторлары музыкасын джаз эшкәртүендә милләтебезгә җиткерә. Ун ел буе Татар Дәүләт филармониясендә эшләгәннән соң, Олег Лундстрем кайбер музыкантлар белән Мәскәүгә китә һәм шунда озак еллар рус композиторлары белән иҗат итә. Ә Казанда калган аның музыканты, саксофончы Виктор Деринг консерваториядән яшь музыкантларны да чакырып, алардан оркестр оештырып, Лундстрем традицияләрен дәвам итә. Шушы оркестр Виктор Деринг җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Кинематографиясе каршында озак еллар буе эшләп килә. 2011 елда әлеге оркестрны Кинематографиядән Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә күчерделәр. Бүгенге көндә оркестрның сәнгатъ җитәкчесе — талантлы дирижер Сергей Васильев, мин оркестрның директоры. Филармониягә күчкәч, джаз оркестрының иҗади хезмәте үсте: Халыкара «Джазлы Казан» фестивале үткәрелә башлады, балалар һәм зурлар өчен абонементлар булдырылды, оркестр дөньяга танылган мәшһүр музыкантлар, җырчылар, дириҗерлар, композиторлар белән бергәләп чыгыш ясый. Директорыбыз Кадим Нуруллинга рәхмәтлемен. Бүгенге көндә дә безнең джаз юнәлешендә үсеш бар, джаз эшкәртүендә әсәрләребез күбәя. Алар радио-телевидениедә эфирларыннан яңгырый, клиплар төшерелә, талантлы яшь композиторларыбыз үсеп килә. Шулай ук балалар өчен спектакльләр оештыра башладык. Авылларны йөреп чыктык. Авыл кешесе джазга сусаган. Балалар оркестрны күреп, музыка уен коралларының яңгырашын сеңдереп ала. Алар арасында, бәлки, икенче Сәйдәшев, йә булмаса, Мозаффаров, Яхин бардыр? Инструментларга мәхәббәт уятырга кирәк. Шунлыктан, без бу миссияне башкарабыз. Шул очракта гына балалар сәнгатькә тартыла. Безгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итә — грант акчасына бик күп эшләр алып барабыз. Нинди генә йолдызлар килмәде — Америка, Франция, Италия, Россиянең күренекле музыкантлары Татар филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясады. Аллаһка шөкер, Татарстанда джаз оркестры күтәрелеп китте. Безне Россиядә таный, белә башладылар. Филармониядә генә дә һәр айда 3-4 концерт куябыз. Халык шыгрым тулы. Джазны яраталар. Гөрләп торабыз. Тыңлаучылар арасында татарлар ничә процентны тәшкил итә? Татарлар бар. 2016 елдан «Зур концерт» тамашасында татар әсәрләре эшкәртмәләре керде. Кеше килмәс инде дип курыктык. Гаҗәпкә калдык, зал тулы иде! Джазны аңлап кына бетермиләр. Ул безгә ят түгел. Аның нигезе татар халык җырлары белән бер. Джазның нигезендә импровизация тора, ул — Африка халык авыз иҗаты. Америкага Африкадан колларны китергәннәр һәм алар авыр тормыш-көнкүрешеннән үз халкының җырларын җырлый башлаган. Татар халык җырларында да импровизация урын алган. Бездә үзебезчә, Африка халкында үзләренчә. Джаз татар халкы өчен бер дә чит түгел, төптәнрәк тыңлап эш итәргә кирәк. Африка халкының ритмы башка, ул нык катлаулы. Ул ритмнар бик кызык. Кечкенәдән үк тыңлап үссәләр, яхшы. Колак күнегер иде. Татар әсәрләрен дә джаз эшкәртмәсендә яңгыратабыз, дидем. Мин оркестрга килгәч, эшкәртмәләр өчен җырлар яза башладым. Утыз ел эчендә җыелган җырларымны юбилеема быел китап итеп чыгарырга уйлыйм. Джазны җырлау авыр бирелә, ул классик юнәлеш кебек. «Без аны аңламыйбыз, шуңа күрә тыңламыйбыз», — диләр. Классика да катлаулы бит. Халыкны тәрбияләргә генә кирәк. Бер көнлек җырлар башкарганчы, катлаулы җырлар белән эш итү зарур. Булсын, барысы да булсын. Җырларыгыз турында әйтеп үттегез. Һәр музыкант та көй яза алмый бит әле ул. Сезнең җырлар ничек языла? Илледән артык җырым бар. Көйләр һәрвакыт төнлә килә. Галәмнән баш миенә иңә микән ул… Онытылмасын дип, тизрәк торып язып куям. Җырларымны джаз фестивалендә Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Айдар Сөләйманов, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә һәм Азат Каримовлар, Мәликә башкарды. «Сентименталь җыр», «Сиңа да, миңа да», «Авылым — туган җирем», «Безнең туган як кына», «Казанга кайту», «Безнең Казан», «Каз бәбкәләре», «Авылым — туган җирем», «Джазлы Казан», «Джаз моңнары» һ.б. җырлар. «Беренче салкыннар килгәнче бакчам ямь-яшел тора» Сез 1990 еллар башында «Галиябану» телеспектаклендә төшкәнсез. Сезне тәнкыйть утында яндырганнар, диләр… «Галиябану»ны уйнаганда мин сәхнәгә аяк басып кына килә идем әле, яшь идем. Мин тәнкыйтькә бик уңай карыйм, кабул итәм. Тәнкыйть кешене үстерә, алга таба эшләргә этәрә. Тәнкыйть әйтмичә кеше үзгәрми. Әйтәләр икән, ул бик яхшы. Мин дә яхшы якка үзгәрергә тырыштым. «Галиябану» спектаклендә яшь кыз булып уйнау авырлык тудырмады. Мин үз эшемнән беркайчан да канәгать түгелмен. Җырласам да, фильмда төшсәм дә һәрчак үз-үземне тәнкыйтьлим. Үземнең төшкәнемне шунда ук карый алмыйм. Әмма ул истәлек булып калды. Аны хәзер бик күрсәтмиләр дә бугай. Зарар юк.  Лидия апа, без Сезне җыр-моң өлкәсендә күреп гадәтләнгән. Ә гади тормышта нинди Сез? Мин — җир кешесе, бакчада казынырга яратам. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Бөтен нәрсә гөрләп үсә. Соңгы кыярны унынчы ноябрьдә өзеп ашадым. Беренче салкыннар килгәнче бакчам ямь-яшел тора. Кышкылыкка кайнатмалар әзерлим, помидор белән кыярларны тозлап куям, аджика ясыйм. Казанда фатирыбыз бар, җәйләрен бакчага барабыз. Туган якларга да вакыт булган саен кайтырга тырышам. Нигезебезне саклап калдык, анда кече абыем тора. Үземне яңа яктан ачарга тырышам. Отпуск булганда тормыш иптәшем белән тауларга менеп, төрле файдалы үләннәр җыябыз. Железноводскига барып, минераль сулар эчәбез. Чәй үләннәреннән шалфей, лаванда, жасмин, чамбыр (чабрец), бөтнек җыябыз. Ел саен җыярга барабыз, үләннәрне таныйм, дусларга да бүләк итәбез. Кызым Адилә, улым Илдар, өч оныгым бар. Килен белән киявем «әни» дип кенә торалар, Аллаһка шөкер.



Орёл

Орловчане передали гуманитарный груз бойцам СВО на Авдеевское направление


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»

Сбер подарил Орлу умный светомузыкальный фонтан

Сбер подарил Орлу умный фонтан

​Пункты для тестирования бойцов СВО для участия в программе «Время героев» начали открывать в России

Новости Орла

Сбер подарил Орлу умный фонтан

Сбер подарил Орлу умный светомузыкальный фонтан

Рост производства сельскохозяйственной продукции

Проект «Пушкин и театр» представят в Казани, Рязани, Москве и новых регионах


Сбер подарил Орлу умный светомузыкальный фонтан

Иностранных студентов на Орловщине познакомили с российскими традиционными ценностями и общепринятыми правилами

Генерал-фельдмаршалы России. Иван Иванович Дибич

Орловским нотариусам компенсируют бесплатную помощь


Запуск светомузыкального 80-метрового фонтана в Орле!

Энергетики заявили о росте числа потребителей

Новые правила доставки продуктов утвердили для соцработников

Топ-менеджер МТС Галактионова рассказала о возможностях монетизации 5G технологий


Губернатор Орловской области Андрей Клычков
Орловская область

Глава Орловской области Клычков заявил, что для объединения регионов нет оснований


Частные объявления в Орле



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Оззи Осборн

Своим трудом: Келли Осборн отрицает, что похудела с помощью препаратов



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Орёл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

Случай на концерте Metallica в России

Денис Мацуев: желаю «Спартаку» и ЦСКА показать в дерби искромётный футбол

ДЭГ местного значения // Суд оставил в силе итоги электронного голосования на выборах президента

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»


Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Ramon Cardenas aims to cement his contender status agains Jesus Ramirez Rubio tonight

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’

Ryan Poles Needs A Last-Minute Review Of His Quarterback Scouting Notes To Ensure Nothing Is Missed

Laura Dern Is the Star of Roger Vivier’s New Short Movie