Омск татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә
0
29
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсе татарларының төбәк автономиясе пандемия шартларында берничә ай дәвамында мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Бу хакта Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Омск өлкәсенең Большереченский, Марьяновский, Колосовский, Знаменский, Тевризский, Усть-Ишимск, Седельниковский һәм Муромцевский районнарында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелде, диелә хәбәрдә. Автономия рәисе Радик Миңнеханов ярдәм күрсәтү максаты белән Омск өлкәсенең Евгащино авылында булып кайтты.