Омскида Җәмигъ мәчете гөмбәзенә яңа ярымай куйдылар
0
24
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Омск шәһәренең Җәмигъ мәчете гөмбәзенә яңа ярымай куйдылар. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
«Омскида төзелә торган Җәмигъ мәчетенең гөмбәзе Чиләбе өлкәсендә нәкъ шундый гөмбәзләр ясау белән шөгыльләнә торган оешмада әзерләнде. Без мәчетне хәзерге буын өчен генә түгел, ә аларның балалары, оныклары өчен төзибез», — диде «Омск һәм Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе» рәисе, имам-мөхтәсиб Дәүләт хәзрәт Балтабаев
«Безнең төбәкләрдә ислам — традицион диннәрнең берсе. Шуңа күрә безнең мөселманнарның Аллаһка табыну өчен матур гыйбадәтханәсе булырга тиеш. Ә шәһәр өчен бу халкыбызның күпмилләтле һәм күп конфессияле булуын белдерә торган тагын бер матур бина», — диде имам-мөхтәсиб.