Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Биләрдәге Хуҗалар тавында агачларны корт ашап бетергән: нигә урманны агуламыйлар?

0 123
Биләрдәге Хуҗалар тавында агачларны корт ашап бетергән: нигә урманны агуламыйлар?

Биләрдә агачларны корт ашаганы турында журналист Ландыш Насыйхованың постыннан укыдым: «Кәбестә ашагандагыдай «кырт-кырт» итүгә дертләп куясың, чөнки урманда булырга тиешле тавыш түгел ул. Ә баксаң, изге Биләрнең горурлыгы – мәшһүр Хуҗалар тавы бушап калган. Ямь-яшел урман күзгә күренеп чытырманлыкка әйләнә. Уңга карасаң да – шул, сулга карасаң да – шул, өскә карап, аска карап, утырып еласаң да – шул. Бармак буйлы гына булсалар да, баш саннары күп булгач, сытып-изеп кенә юк итеп булмый инде боларны. Көчсезлектән күңел төшә, йөрәк әрни». Язманы укыгач, эсселе-суыклы булып киттем.

Биләр җире – Хуҗалар тавында бик күп тапкырлар булган бар иде: авылга кайтышлый чишмә суыннан авыз итәргә, «Сәләт» лагеренда «Биләр» форумында Хуҗалар тавында ял итәргә, экскурсияләргә йөрергә туры килде. Шулай да, «кортлар керт-керт» яфракларны ашый» дигәч, бу хәлгә битараф кала алмыйча, Биләргә юл тоттык.

Гомумән, агачларны кортлар саруы турында хәбәрләр интернетта тулган иде: Казанның Киров һәм Мәскәү районнарын куркыныч корткычлар баскан, Башкортстан урманнарындагы агачларны, парклар, эскәмияләр, балалар мәйданчыкларын кортлар сырып алган, дип яздылар. Ә инде фото-видеоларны күреп, җирәнеп куясың.

Биләр урманындагы кортлар

Фото: © Рамил Нуруллин

Кортлар Биләр урманнарын да «талаган», имән, каен, юкә агачларын ашый-ашый, ылыслы агачларга да күчкәннәр...

Ни өчен кортлар агач яфракларын ашый? Нигә алар шулкадәр күп? Аларны агулауның мәгънәсе бармы? Бу сорауларны без Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына юлладык. Ә әлегә Биләр урманында үзем күргәннәр турында язам.

Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе: «Быел кортлар бик нык котырды»

Биләр урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул ­ Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чистай һәм Яңа Чишмә административ районнары территориясендә урнашкан. Урман 50 мең гектарны били. Аның 47644 га – урман белән капланган җирләр, шуның 2950 га – урман культуралары. Ылыслы (нарат, чыршы), каты яфраклы агачлар (имән һ.б.), йомшак яфраклы агачлар (каен, усак, юкә һ.б.) үсә, дип язылган Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында. 

Биләрнең Хуҗалар тавы әллә кайдан – ерактан ук күренеп тора. Башка елларда урман куе яшел төсе белән каршы алса, быел җәен Хуҗалар тавы шыксыз ноябрь көннәрен хәтерләтте: тауга якынайган саен кара агач ботаклары аерымачык күренеп тора, борчулы уйлар да биләп алды.

Безне Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин каршы алды. Ул бу хәлнең кайчан, ничек башланганы турында бәйнә-бәйнә сөйли башлады:

– Бу хәл майның 15ләрендә башланды, – диде Рамил Равилевич, яфракларыннан мәхрүм калган агач ботакларына ишарәләп. – Майда бик эссе булды, кортлар да иртә уянды. Былтыр Нурлатта нәкъ шундый хәл иде – кортлар Нурлат урманнарын ашап бетерде. Парсыз ефәк күбәләкләре Нурлат, Аксубай урманнарыннан безгә очып килде. Узган ел, барыбызны да семинарга җыеп, аңлатып күрсәттеләр. Шул кортларның күбәләкләре узган ел Биләр урманнарына очып килде, агачларга күкәй салып калдырды. Кыш салкын булгач, күкәйләр катар, бәлки, кошлар ашап бетерер, дип уйлаган идек.

Инде быел Биләр урманнары агачларына зыян килде. Минем урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләвемә 40 ел була. Эшләү дәверендә бу кортларның күпләп һөҗүм итүе инде дүртенче тапкыр күзәтелә, ләкин быел кортлар бик нык котырды, әле бу дәрәҗәдә агачларга ябырылганнары булмаган иде. 

Парсыз ефәк күбәләкләре пәрәвез үреп, шунда тары ярмасы зурлыгындагы күкәй салалар. Бер пәрәвездә 180-200 күкәй була. Шуннан кортлар чыга һәм яфракларны ашый башлый. Кортлар быел язын 15 майда чыга башлады. Баштагы мәлдә кечкенә иделәр, аннары зурая бардылар. Хәзер аларның озынлыгы 3 см, калынлыгы 5-6 мм тәшкил итә.

Башка елларда кортлар, 14-20 көн ашагач, курчакка әйләнә иделәр. Быел алар бик күп. Азык та җитеп бетмәгәнгәме, бу процесс озак бара: инде 1 айдан артты. Кайбер кортлар әле дә курчакка әйләнә алмый, ашый да ашый. Күбесе курчакка әйләнгән, кортларның 10 проценты әле дә яфрак ашавын дәвам итә, – диде Рамил абый һәм игътибарны агач ботакларыннан ашык-пошык менеп барган кортларга юнәлдерде.

Кортларның күбесе инде пәрәвез ясаган, курчакка әйләнеп бара. Кайбер «иптәшләре» дә, «безне онытмагыз инде» дип, шул пәрәвез урыннарына ашыга. Калганнарының исә уенда да юк: «Ашау көтә безне, сезнең белән исәпләшеп торырга вакыт юк», – дип, шуыша-шуыша, яфракка таба бара. Карап торышка үзләре йонлы, ак, җирән, соры төстә тамгалары бар. Бармагыңны тидерсәң, чәнчи: керпе кебек энәләрен тырпайтып, үзләрен сакларга маташа. Исең китәрлек.

«15-20 көннән урман яшел булачак, борчылырга нигез юк»

– Әле өченче көнне генә кортлар бик күп иде, бәйләп куелган чүпрәкләргә, беседкаларның бүрәнәләренә ябырылган иделәр. Коточкыч иде! – дип, сөйләвен дәвам итте Рамил Нуруллин.

Биләргә кайтырга чыкканчы, берничә көн кала ул миңа фотолар җибәрде. Аларны карап, чәчләр үрә торды: корт өстендә корт ята, корттан күп нәрсә юк. Минәйтәм, кошларга күпме азык!

– Парсыз ефәк күбәләге кортларын күке ашый, диләр. Ләкин күке ашаганын күргәнем юк. Сыерчыклар ашаганын күргәнем булды, – ди Рамил Нуруллин.

– Агачлар корыр инде, дип борчылучылар бар. Агачлар яңадан яфрак ярырмы?

– Агачлар корымый, чөнки тамырлары туклыклы матдәләрне җибәреп тора. Инде бөреләр чыккан, алар 2-3 көннән яфрак чыгара башлый. 15-20 көннән урман яшел булачак, борчылырга нигез юк. Агач һәлак булмый, чөнки аның тамырлары, кәүсәләре исән. Үсеше булмаячак.

Агачның боҗралары була. Узган елларда, мәсәлән, ул боҗралар зуррак була иде, быел тар булачак. Чөнки инде бер ай яфраклары юк, синтез бармый. Күпмедер вакыт яңа яфрак чыгару өчен көчен бирәчәк. Үсеш әз булачак.

«Бер вакытта да урманга агу сипмәдек»: агу кешегә дә, кошларга да, җәнлекләргә дә зыянлы

– Күрәләтә торып агач яфрагын ашаттыралар, агу сиптермиләр, дип, шелтә белдерүчеләр булды. Моңа аңлатма бармы?

– Әйткәнемчә, минем эш тәҗрибәсендә бу – дүртенче шундый очрак. Бер вакытта да урманга агу сипмәдек. Кырдагы, елгалардагы кошларны авыл хуҗалыгы үтереп бетерде диярлек. Кошлар урманда калды. Әгәр агу сипсәк, 45 көн урманга керергә ярамаячак. Бердән, кошлар, җәнлекләр үлеп бетәчәк. Икенчедән, агу кешегә дә зыяны. Урманнан гөмбә, җиләк җыеп булмас. Ул кортлар хәзер күбәләккә әйләнеп, очып китәчәк, һәм урман яңадан яшелләнәчәк.

Агу сипсәк, экологиягә зыян китерәбез, дигән сүз. Ел буе ашый торган кортлар чыгарга мөмкин, шуңа күрә бик сак булырга кирәк.

Кеше йөрмәгән һәм умарталар булмаган урыннарны дүрт тапкыр биологик препарат белән эшкәрттек, химик матдәләр кулланмадык.

Бүгенге көндә Татарстан урманнарында 200дән артык бөҗәк бар. Шуның 100е – файдалы, 100е – зыянлы. Алар бер-берсен баланста тота. Агу сипсәк, файдалы бөҗәкләр һәлак булып, зыянлылары исән калып, җәй буе урманда яфраклар булмаска мөмкин. Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк.

«Кортлар, беренче чиратта, алмагач, имән, каен, юкә агачларына ябыша»

– Курчакка әйләнгән парсыз ефәк күбәләкләре кортлары бер-ике көннән күбәләккә әйләнер. Билгеле, шунда тормаслар, очып китәрләр. Ә кая? Корт тимәгән башка агачларны «чишендерергәме?» Инде кайсы урманга зыян салыр? – дип борчулы караш белән сорыйм Рамил Нуруллиннан.

– Шул курчаклардан күбәләкләр чыга, зурлары 30-50 чакрым, кечерәкләре 15-20 чакрым очып бара да күкәй сала. Гомерләре озын түгел: 3-5 көн яши. Очып баралар, берни ашамыйлар, утырып күкәй салалар да шунда ук үләләр. Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш районнары урманнарына очачак. Беренче чиратта, алар имән, каен, юкә, алмагач агачлары яфракларын ашый. Зирек, өрәңге, Америка өрәңгесенә тимиләр. Ылыслы агачларны да ашарга мөмкиннәр.

Бу кортлар киләсе елда да Биләрдә булачак. Кимер дип көтәбез, чөнки монда аларның «көчсезләре» кала. Нурлат урманчылыгында кортлар кими башлады, диделәр. Кортларның кайда барлыгын тикшереп торабыз, кая очып китәселәр дә билгеле. Кортларның күпләп үрчүе 10-12 ел саен булып тора. Парсыз ефәк күбәләкләре кортлары – безнең якта була торган кортлар, кешегә зыяны юк, агулы түгел.

Табигать үзе барысын да җайга сала инде ул. Кортларның ни өчен шулай күп булуларын әйтеп булмый, бәлки, климат үзгәрүгә бәйледер. 2010 елда да бик нык эссе иде, ләкин кортлар булмады. Эссегә карамый ул. Бу кортлар безгә Башкортстан, Оренбургтан килде. Алар биологик препарат сиптереп, эшкәртеп чыккан. Бүгенге көндә комиссия эшли, препаратның файдасын тикшерәләр. Кортлар булырмы, күбәләкләр чыгармы? Вакыт узгач белербез, – диде Рамил Нуруллин.

Хуҗалар тавындагы ял итү урыннарында кортлар.

Фото: © Рамил Нуруллин

Урман хуҗалыгы министрлыгы җавабы: «Быел кыш салкын килсә, көчле салкыннар торса, корткычлар катып, күкәйдән чыгарга өлгермәячәк»

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте безнең сорауларга җавап бирде.

– 2022 елда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге кортлары булган урыннар ачыкланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урманнарны корткычларга каршы эшкәртү тәртибе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2020 елның 9 ноябрендәге 913 нче боерыгы белән билгеләнгән. Эшкәртү алдыннан урман утыртмалары тикшерелергә, кирәкле документлар төзелергә тиеш.

Ел дәвамында урман корткычлары булган урыннарга тикшерү үткәрелде, аларны бетерү чаралары нигезләнде һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрелде.

2023 елның май аенда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары үткәрелде. Эшләр Татарстан Республикасының Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары чикләрендә башкарылды.

Урман корткычлары чыганакларын бетерү чаралары барлыгы 53 мең гектар мәйданда үткәрелде. Урман утыртмаларын биологик «Дефилигнум» препараты ярдәмендә җир өсте ысулы белән эшкәрттеләр. Әлеге препарат куркынычлылыгы буенча өченче, дүртенче классларга карый, ягъни кешеләр өчен дә, бал кортлары өчен дә аз дәрәҗәдә генә куркыныч.

Корткычларга каршы эшкәртү эшләре алып барылган урыннарда урман хуҗалыгы белгечләре 300 метр ераклыкта кисәтү билгеләре куеп чыктылар. Препаратның куркынычлылык дәрәҗәсе аз булса да, билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, урман корткычларына каршы көрәш алып барылган урыннарында гражданнар өчен урманнарга килү һәм транспорт чаралары белән керүгә карата чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 4 маендагы 569 номерлы карары белән билгеләнгән иде.

Хәзерге вакытта Татарстанда урман корткычларын бетерүгә каршы быел уздырылган чараларның нәтиҗәләре бәяләнә.

Башка юнәлешләрдә дә эшләр дәвам итә. Урман хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр урман утыртмаларын тикшерә һәм, кирәк булган саен, киләсе елның язында урман корткычларын бетерү чараларын үткәрү өчен документлар әзерли.

Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса да, мондый агач шул ук елда яңадан яфрак яра ала. Ләкин, галимнәр әйтүенчә, яфраклары 2 ел рәттән ашалган агачлар, парсыз ефәк күбәләге кортлары һөҗүменә дучар булмаган башка агачлар белән чагыштырганда, күбрәк дәрәҗәдә зәгыйфьләнә.

Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләгенә бәйле хәл урман тармагы белгечләренең контролендә тора, аңа каршы көрәш буенча барлык кирәкле чаралар күрелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, парсыз ефәк күбәләге булган урыннар ел саен түгел, ә зарурлык булуга карап эшкәртелә. Мәсәлән, соңгы 9 ел эчендә мондый эшкәртүләр 2021 һәм 2023 елларга туры килә.

2021 елда Татарстан Республикасында Азнакай һәм Бөгелмә урманчылыклары урман фонды территориясендә зарарлы организмнар юк ителде. Барлыгы 173 гектар мәйдан эшкәртелде. Ул чакта участоклар боҗралы ефәк күбәләге белән зарарланган иде. Белгечләр урман корткычларын вакытында ачыклады һәм аларга каршы көрәш чараларын үз вакытында күрделәр.

Урман корткычларының барлыкка килүендә, асылда, аларның күрше төбәкләрдән күчеп килүе, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы төп сәбәпчеләр булып тора, энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый. Иң беренче чиратта урман корткычлары барлыкка килү һәм таралу өчен һава торышы-климат шартлары беренчел сәбәп булып тора. Бигрәк тә, кызу коры җәй һәм җылы кыш килсә. Әгәр 2023-2024 еллар кышы салкын килеп, көчле салкыннар торса, корткычлар катып, күкәйдән чыгарга өлгермәячәк. Шуңа күрә, урман корткычларына каршы эшкәртер алдыннан, яз көне аларның саны исәпкә алына. Тикшерү барышында зарурлык килеп туса, эшкәртү уздырыла.

***

Хуҗалар тавына – «Татнефть» АҖ төзекләндергән вакытта куеп калдырган зур таш тирәсенә дә мендек. Таш территориясе янында утыртылган чыршыларга да кортлар ябышкан. Чыршыларның коры ботаклары калган. Чишмә ага торган урында исә кешеләр йөри-йөри, ул кортларны таптап бетергән. Аның каравы, Хуҗалар тавына килүчеләр бар, бер килгән кеше гел йөри инде ул.

 

Фото: © Парсыз ефәк күбәләге, ата күбәләк (непарный шелкопряд)

 

Парсыз ефәк күбәләге, ана күбәләк

 




Нурлат

К акции «Красная гвоздика» присоединились 22 района и два города Татарстана


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Татарстана

Возобновляют ежедневные автобусные рейсы из Нурлата в Самару

Представители народов Чувашии почтили память погибших в годы Великой Отечественной войны

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Поцарапанному пандой Катюшей киперу подарили футболку с извинениями


Возобновляют ежедневные автобусные рейсы из Нурлата в Самару

В Татарстане ликвидировали пожар после хлопка газа в жилом доме

МЧС: в Татарстане при пожаре после взрыва в жилом доме погиб человек

Агросектор Татарстана расширяет парк техники за счет отечественных машин


К акции «Красная гвоздика» присоединились 22 района и два города Татарстана

Выезд «Приоры» на встречку закончился смертью 3 человек в Татарстане

Уголовное дело возбудили после взрыва газового баллона в Татарстане

Один человек погиб, двое пострадали при взрыве газа в Татарстане


Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов о Дне Победы: Ветераны стали для нас олицетворением непреходящих ценностей


Частные объявления в Нурлате



Загрузка...
Ria.city
Персональные новости
Булат Окуджава

Часовой любви. 100 лет Булату Окуджаве



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

“У меня тоже была депрессия после того, что ты сделал своими руками!” Дава разоткровенничался перед Ольгой Бузовой в шоу “Сокровища императора” на ТНТ

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью

Умер продюсер альбомов Nirvana, Pixies и PJ Harvey Стив Альбини

100 лет назад родился поэт и бард Булат Окуджава


Елена Рыбакина напугала болельщиков перед защитой титула

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг

Стало известно, с кем сыграет Вероника Кудерметова во втором круге турнира WTA-1000 в Риме

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание


Driving Los Angeles 8K HDR Dolby Vision - USC to Manhattan Beach

Driving Northern California 8K Dolby Vision HDR - Pebble Beach to San Francisco

Seven reasons Sporting are champions of Portugal

Sci-Fi Short Film BackSpace Forever - DUST - Online Premiere