Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Август киңәшмәсе: Президентның беренче портфеле, татар теле дәресләре, ялган медалистлар

0 172

Быелгы август киңәшмәсе кунакларын Яшел Үзән кабул итте. Мактанырлыклары да бар: яңа микрорайонда Ломоносов исемендәге яңа 18 нче күп профильле лицей калкып чыккан. Быел гыйнвар аенда гына төзелә башлаган мәһабәт бинаны яңа уку елына дип өлгерткәннәр, 1200 укучы яңа мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башта 1 нче сыйныф балалары – барлыгы 20 укучыга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе буенча алынган портфельләрне бүләк итте. Ул букчаларга мәктәпкә кирәк-яраклар салынган. Ул портфельләрне күреп, Президентның үзенең беренче портфеле искә төште. Үзенең дип, үзенеке түгел инде – абыйсыныкы белән барган икән.

Безнең бистәдә дусларым мәктәпкә 1 нче сыйныфка китте. Миңа 6 гына яшь иде. Әтигә: «Минем дә мәктәпкә керәсем килә», – дидем. Сумкам да юк иде, олы абыйның сумкасы бар иде, иске булса да, әйбәт иде, шул портфель белән мәктәпкә бардым. Беренче тапкыр мәктәпкә барганны гел искә алам, – диде Рөстәм Миңнеханов. Менә шундый хатирәләр.

Алга таба Президент Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган укучылар, Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесенең чыгарылыш укучылары белән очрашты. Имтиханнарны югары балларга тапшырган яшьләрнең яртысы Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларын сайласа да, Рөстәм Миңнеханов аларның кире Татарстанга кайтачагына өметен югалтмый. Хәер, ул – аның ел да диярлек кабатлана торган сүзләре. «Безнең бурыч – аларны ничек тә Татарстанга кайтару, бу – югары әзерлекле, квалификацияле кадрлар булачак», – диде Президент. Үзләренә дә: «Иң мөһиме – республикага кире әйләнеп кайтуыгыз», – диде.

Быелгы уку елында нәрсәләр көтелә?

Утырышта төп доклад белән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Быелгы уку елында нәрсәләр көтелә? Кыскача шул хакта.

  • 1 нче сентябрьдән башлап һәр яңа атна дәүләт гимннарын башкару һәм дәүләт флагларын күтәрү белән башланып китәчәк. Шулай ук, «Мөһим сораулар турында сөйләшүләр», илнең дәүләт символларын өйрәнү буенча дәресләр узачак.
  • 2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарына, әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә, «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» предметы кертеләчәк. «Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту агымдагы елда федераль реестрга кертелгән үрнәк белем бирү һәм эш программалары буенча оештырылачак», – дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.

«Күп кенә әти-әниләр, туган телләре рус теле булса да, татар телен база дәрәҗәсендә укырга теләүләрен әйтәләр иде. Хәзер аларга татар телен дәүләт теле буларак укырга мөмкинлек бирелә. Яңа фәнне 1-5 сыйныф укучылары, кайбер мәктәпләрдә 1-9 сыйныфлар да укый алачак. Аны туган теле дип рус телен сайлаганнар да, татар телен язганнар да сайлый ала», – дип ачыклык керттеләр «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

  • Республика белем бирү оешмаларының IT-инфраструктурасын булдыру федераль проектка кергән. Нәтиҗәдә, барлык мәктәпләр видеокүзәтү һәм Wi-Fi челтәре белән тәэмин ителә.
  • 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары яңартылган белем бирү стандартлары буенча укыячак. Моңа бәйле рәвештә, 12 меңнән артык укытучы тиешле әзерлек узган: квалификациясен күтәргән, эш программаларын булдыру буенча тренировкалар үткән.
  • «Татарстанның электрон мәгариф порталы»н да яңартыр вакыт җиткән икән. Ул тагын да камилләштерелеп, укытучылар хезмәтен җиңеләйтер, дип көтелә.
  • 2022 елдан республикада театраль педагогика үсеше буенча федераль проект гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә, 2023 ел азагына барлык гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп театрлары оешырга тиеш.
  • Барлык мәктәпләргә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган бердәм чаралар планы җибәрелгән. Аның максаты – бүгенге укучыда Ватан, кеше, гаилә, хезмәт кебек кыйммәтләрне тәрбияләү.

Медалистлар санын ясалма арттырмаска!

Илсур Һадиуллин проблемалы мәсьәләләргә дә тукталды. Шуларның берсе – медалист булырга җыенганнарның исеме җисеменә туры килмәве.

Ютазы районында медальгә баручыларның 36 проценты статусын расламаган, Тукай районында – 31, Әлки районында – 25, Буа районында 23 процент чыгарылыш сыйныф укучысы медальгә лаек түгел дип табылган.

Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә медальгә барган 6 кешенең икесе генә аңа хокукын раслаган. Казанның Совет районындагы 11 нче гимназиясендә дә шул ук хәл. Медальгә дәгъва иткән 4 кешенең берсе генә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, медаль белән бүләкләнгән, – дип белдерде Илсур һадиуллин.

Әлки, Арча, Нурлат районнарыннан, Казан, Чаллыдан потенциаль медалистлар арасыннан 13 кеше бер дисциплина буенча да 70 балл алмаган.

Хезмәттәшләр, бу – әзерлек дәрәҗәсендә эчке һәм бәйсез бәя арасында тигезсезлек турында сөйли. Болай булырга тиеш түгел. Бу район башлыкларын, мәгариф идарәләре органнары җитәкчеләрен медалистлар санын ясалма арттыруга юл куймаска һәм бу сорауны шәхси контрольгә алуларын сорыйм, – дип белдерде Һадиуллин.

Министр Бердәм дәүләт имтиханы буенча иң түбән күрсәткечне уза алмаган мәктәпләрне дә атады. Антирейтингта Казанның 41 нче мәктәбе беренче урында. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның 26 проценты иң түбән күрсәткеч бусагасын уза алмаган. Бөгелмә кадет мәктәп-интернатында андыйлар 17 процентка якын. Ютазы районының 2 нче Урыссу мәктәбендә алар 15 проценттан артык. Илсур Һадиуллин бу районнарда мәгариф идарәләре органнары башлыкларын, методик хезмәткәрләр җитәкчеләрен бу вазгыятьне төзәтү буенча чаралар планын әзерләүләрен сорады.

Әйтергә кирәк: патриотизм, тәрбия мәсьәләләренә киңәшмәдә шактый игътибар бирелде. Министр Һадиуллин үзе дә «Әгәр кеше белемле, әмма тәрбиясе юк икән, ул куркыныч. Белем дә, тәрбия дә, кешелеклелек, ватанга мәхәббәт тә кирәк», – дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында беренче булып шуңа басым ясады. «Төп бурыч – балалар һәм яшьләр белән эшләүгә игътибар. Үсеп килүче буында рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә игътибар юнәлтергә өндим. Бу бик мөһим. Тәрбия эшендә ата-аналар потенциалына тиешле игътибар кирәк. Ата-аналар белән эшләүдә челтәр ресурсы мөмкинлекләрен актив куллануны сорыйм», – диде Президент.

«Тәртипсез укучыларны ачыклауга аерым игътибар»

Тәрбиягә игътибарны көчәйтергә кирәклеге көн кебек ачык. Әнә бу юлы киңәшмәгә эчке эшләр министры Артем Хохоринны да чакырганнар. Ул Татарстанда 62 мәктәп һәм урта һөнәри уку йортларында хокук бозулар күп ачыкланганын әйтте. Тулаем алганда, балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьләр саны кимесә дә, җитди, куркыныч җинаятьләр өлеше әле бик зур. Хохорин, укучыларның җинаятьләрен министрлыктан яшерергә тырышканнары өчен, берничә мәктәп-көллиятне шелтәләде. Кайбер уку йортларында традицион булмаган исламны алга сөрү күренешләре дә булган.

Рөстәм Миңнеханов тәртипсез укучыларга аерым игътибар кирәклеген ассызыклады. «Артем Хохорин да әйтте, җинаятьчел субкультуралар белән мавыккан тәртипсез яшүсмерне вакытында ачыклау өчен, төгәл ведомствоара хезмәттәшлек кирәк», – дип күрсәтмә бирде Президент.

Рөстәм Миңнеханов биргән йөкләмәләрнең тагын берсе – туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудыру. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Фәннәр академиясе һәм КФУ белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятыннан, башка халыкларның телләрендә яңа буын дәреслекләр эшләүне дәвам итәргә кирәк.

«Оешманы бетерү турында сүз керсә, йөри башлыйлар...»

Президенттан кайбер урта һөнәри уку йортларына тәнкыйть тә яңгырады. Эшче кадрлар әзерләү буенча дәүләт биремен үтәүдә түбән күрсәткечләр Актаныш технологик техникумы, Нурлат аграр техникумы, Буа ветеринария техникумы, Лениногорск политехник көллияте, Минзәлә педагогик көллиятендә.

«Үзгәртеп кору, кыскарту, я бетерү соравы туса, главаларның шунда ук исләренә төшә, йөри башлыйлар. Сәбәбе нәрсәдәдер – дөрес планлаштырмаумы, анда эшләүче кадрларның булдыксызлыгыдырмы...» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Һөнәри белемгә бүген ихтыяҗ зур булып та, ни өчен белгечләргә кытлык булуы буенча Мәгариф министрлыгына анализ ясарга, проблеманы хәл итү буенча карарлар эшләргә кушты. Ә техникумнарга эш бирүче оешмалар белән тыгыз эшләргә фәрман бирде.

«1117 ятим баланың тораклары сакланган, калганнар фатирсыз калган»

Президент ятим балаларның фатирсыз калуы мәсьәләсен дә күтәрде.

Республикада 9,5 мең ятим бала исәпләнә, 8,5 меңе үзләрен тәрбиягә алган гаиләләрдә яши. «1117 ятим баланың тораклары сакланган, калганнар тораксыз калган. Бу – гаиләләрне контрольдә тоту, күзәтеп тору тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә. Нигә шулай килеп чыккан?» – диде Миңнеханов.

Президент ятимнәрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычлар җыелганына да ризасызлыгын белдерде. Коммуналь хезмәтләр өчен ятимнәрнең 51 млн сум бурычлары җыелган.

«Торак биргәннәр икән, дәүләт хисабына бушлай яши алмыйлар, алар бөтен хезмәтләр өчен түләргә тиеш. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Ятимнәрне эшкә урнаштырырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Инде язманы күңелле нотада тәмамлыйк, дисәк, быел 11 яңа мәктәп ачылуын әйтеп китәргә буладыр. «Адымнар» күп телле мәктәпләре дә артачак – быел алар Әлмәттә һәм Түбән Камада сафка баскан.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани прошел финал фестиваля чувашской рекрутской песни

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей

В Казани наградили победителей «Школьной волейбольной лиги» сезона 2025–2026

Открытые окна, водоемы, питбайки: эксперты о рисках для детей в летние каникулы


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.