Татарстанда тагын 102 кеше коронавирус йоктырган
0
868
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 102 кеше коронавирус йоктырган. Алар барысы да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «39 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Иү күп авыручылар (30 кеше) Казанда, Чаллыда (22 кеше) ачыкланган. Арча һәм Түбән Камада алтышар, Яшел Үзән белән Сарманда бишәр, Югары Осланда дүрт авыру очрагы теркәлгән. Шулай ук Алексеевск, Әтнә, Лаеш, Лениногорск һәм Саба районнарында ковид йоктыруның икешәр, ә Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында берәр очрагы билгеле булган. Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 42 100 тапкыр куелган. Татарстанда 35 600 кеше коронавирустан терелгән. Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2,2 млн кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1,8 мең кеше вакцинаның ике компонентын да ясаткан.