Нурлат районының сөтчелек комплексында заманча азык үзәге барлыкка киләчәк
0
143
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). «Южная» агрофирмасының сөт комплексында заманча азык үзәге төзелә башлады. Ул «Южная» агрофирмасы, «Сөләйманов А.И.» һәм «Аксу-Агро» кебек эре хуҗалыкны баланслы азык белән тәэмин итәчәк. Бу хакта «Дружба» газетасы яза.
Төзелеш эшләрен Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин тикшерде. Аның сүзләренчә, бу районда мөгезле эре терлекләр рационында азыкны нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирә торган беренче объект.
«Терлек азыгы җитештерүне гамәлгә кертү эре мөгезле терлекләрнең барлык төрләре өчен дә тулы рационны тәэмин итәргә һәм продуктивлыкны сизелерлек арттырырга ярдәм итәчәк», — диде җитәкче.
Терлек сую җайланмасы хуҗалыкка китерелгән инде. «Южный» агрофирмасы генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Әсгать Сәгъдиев сүзләренчә, азык үзәге ноябрь ахырында ачылачак.
Бу көннәрдә сөтчелек комплексы территориясендә таналар тоту өчен мәйданчыклар төзелә, озакламый аларны савым сыерлары корпуслары өчен яңадан җиһазландырачаклар.