Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Кичәге шәһәрлеләр: авыл аларның тормышын ничек үзгәрткән? — «Ватаным Татарстан»

0 106

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Зөһрә Садыйкова). Авылдан шәһәргә агылучылар турында әледән-әле ишетеп, күреп, газета битләрендә язып торабыз. Тәвәккәлләп авылга кайтучылар турында гына сирәк языла. Чөнки алар күп түгел. Әлеге язмабызда без авылга «кичәге шәһәрлеләр» күзлегеннән карарга тырыштык. Ни өчен безнең геройлар, шәһәрдәге уңайлы фатирларын калдырып, җирдә эшләргә кайткан? Тәвәккәллекме бу, әллә күңел кушуымы? Авыл аларның тормышын ничек үзгәрткән? Әлеге сорауларны үзләренә бирдек.

Артта — Мәскәү, алда — җир

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең пандемиягә кадәр уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, россия­леләрнең 66 проценты шәхси йортларда яшисе килү теләген белдергән. Күпкатлы кирпеч йортларда яшәү теләге барлыгын халыкның 17 проценты, ә панельле һәм монолит фатирда яшисе килгәнне нибары 7 һәм 3 проценты гына әйткән. Белгечләр быел яз зур шәһәрләр янында җир участок­лары алырга теләүчеләрнең

12 процентка артуын әйтә. Яшәр өчен алар юлсыз, интернетсыз авылларны түгел, ә читтән торып эшләү мөмкинлеге булган урыннарны сайлаган. Дөрес, күп­ләребезне авылның чиста, саф һавасы, бөкеләрсез, тыныч тормышы җәлеп итә.

Тик… хыялланабыз, әмма аны чынбарлык итү өчен теләк кенә җитми. Авылда яшәр өчен эше, юлы, балалар бакчасы, мәктәбе, ФАПы кирәк, дибез. Шуңа күрә «кайтам» дип әйтүчеләр саны белән чыннан кайтучылар арасында аерма зур.

Ә менә Биектау районының Шемлән һәм Гәр авыллары арасындагы җирлеккә килеп урнашкан героебыз Олег Золотов өчен боларның берсе дә киртә булмаган. Алар кайтып урнашкан җирне хәтта авыл дип тә әйтеп булмый. Рәсми статусы да, юлы, кибете, мәктәбе, балалар бакчасы да юк. Шушындый шартларда да гаиләсе (ике балалары бар) белән яшәп ятучы Олег авылны перспективалы дип саный.

— Теләк булса, боларның барысын да барлыкка китерергә мөмкин, — ди ул. — Юллар булмау да зур проблема түгел. Без Казаннан нибары 65 чакрым ераклыкта яшибез. Бу 1–1,5 сәгатьлек юл. Мәскәү янында яшәгән кеше буларак, шуны әйтә алам: анда эшкә барып җитәр өчен күпкә озаграк вакыт сарыф ителә. Икенчедән, мин халык медицинасы белән шөгыль­ләнәм. Профилактика чараларын да бе­ләм, кирәк була калса, беренче ярдәм дә күрсәтә алам. Бүгенге шартларда балаларны өйдә укыту да иң яхшысы икәнен раслады.

Монда килеп урнашканчы, Олег Золотов Мәскәүдәге җитәкче урынны биләгән. Көннәрдән бер көнне шәһәр шаукымыннан туеп, күңеле саф һавалы авылга тартыла башлаган.

— Без бирегә табигать белән якынаерга дип килдек. Авыл тормышы перспективалы. Монда күпкә кызыграк, мөмкинлекләр күбрәк. Ләкин авылда барысы да акрынлап һәм зур тырышлык белән килә. Гаиләне дә туендырырга, шул ук вакытта җир турында да онытмаска кирәк. Биредә барысы да табигый, ә шәһәрдә — ясалма. Авылга күченү теләге барлыкка килгәч, мине аңлау­чы тормыш иптәше эзли башладым. Мария белән без 2011 елда Мәскәүдә таныштык. Шунысы кызык: аның әтисе дә тумышы белән күрше Гәр авылыннан булып чыкты. Мондагы җирләр турында ул белешкән иде. Туйдан соң ярты ел узгач, Светлогорьега кайтып урнаштык. Без килгәндә монда чип-чиста ялан иде, — ди ул.

Йорт салырга, кайтып урнашырга да Марияның әти-әнисе ярдәм итә. Саф һавада яшәү генә түгел бит әле, тормыш итәр өчен кереме, табышы да кирәк. Бүген Олег кырлыган (иван-чай) бизнесы белән шөгыльләнә. 2014 елда эшләре тагын да уңышлы үсеш ала, тотрыклана. Золотовлар елына 6 мең килограмм үлән җыя.

— Яшьләр авылда калсын дисәк, бу эшне мәктәптән үк башларга кирәк, — дип саный ул. — Уку-укыту программасына эшмәкәрлек курслары кертелергә тиеш. Ягъни яшүсмер: «Мин авылда калсам, ничек итеп акча эшли алыр идем?» — дигән сорау­га җавап эзләсен. 13-14 яшьлек егет һәм кызларның күңеленә «авылда калып та акча эшләргә мөмкин» дигән уй сеңдерелсә яхшы. Тормыш итәрлек акчаны ул хуҗалыкка эшкә урнашып та, үз бизнесын ачып та, яки үзмәшгуль булып та таба ала бит. Безнең районнарда яшьләрне җәлеп итәр һәм үсәр өчен мөмкинлек тудырган фестивальләр дә юк дип беләм. Яшьләргә аларны монда көтүләрен һәм авылда да үсеш өчен перспективаның зур булуын аңлату җитми. Һөнәри училище, техникумнарда гына өйрәтеп булмый аны. Сис­темалы эш мәктәптән үк башланырга тиеш. Авыл имиджын булдыру өчен фестивальләр, кызыклы очрашулар үткәрергә кирәк.

Дөрес, Олег кебекләр бик сирәк, бәлки, бармак белән генә санарлыктыр. Ул үзе дә шулай ди.

— Минем кебек фикер йөртү өчен, бәлки, бераз «сәер» булырга кирәктер. Аннан соң авыллык кешенең холкына да бәйле. Кемдер җирдә казынырга ярата, кемдер — юк, кемгәдер тынычлык ошый, кемдер кайнап торган тормышка омтыла. Моны да мәгариф системасында төрле методикалар, тестлар ярдәмендә ачыкларга кирәк, — ди ул.

«Финанс хәлебез һәм сәламәтлегебез яхшырды»

Икенче геройларыбыз — ирле-хатынлы Айгөл һәм Георгий Хановлар. Айгөл — тәҗрибәле икътисадчы. Казанда берничә министрлыкта эшләгән, ире — юрист.

— 2015 елның җәендә әти-әниләр янына баланың каникулына дип кайткан идек, шуннан соң китмәдек инде, — ди Айгөл Ханова. — Тукай районының Яңа Мусабай авылында яшәүче әти-әниләребез кош­чылык белән шөгыльләнә. Казанга китәргә җыенып йөргән көннәрдә ферма алырга тәкъдим иттеләр дә, кинәт кенә калырга булдык. Улыбызны тиз генә башкала мәктәбеннән авылга күчердек. Дөресен әйткәндә, үзебез дә аңламый калдык. Күңел ашкынуы булгандыр инде бу, дип уйлыйбыз. Андый максатчан планыбыз да юк иде.

Менә шулай кинәт кенә кабул иткән карарлары өчен еллар узгач та үкенми алар. Тормышыбыз бары тик яхшы якка гына үзгәрде, диләр.

— Үз эшеңне ачу бик зур җаваплылык сорый. Ләкин шул ук вакытта авылда ирек барлык­ка килде. Уйлау, эшләү иреге зур монда. Бик рәхәт безгә. Эшләребез гөрләп бара. Бер-бер артлы фермалар ачыла, кооператив оештырдык. Быел 1 млн 300 меңнән артык кош-корт алып үстердек. Финанс хәлебез генә түгел, сәламәтлегебез дә яхшырды. Бик күп авырулар китте. Чыннан да, безнең күп авыруларыбызның нер­выга бәйле икәненә инандык. Авылда тыныч, һавасы чиста.

Фермер фикеренчә, эш башлар өчен авылда мөмкинлекләр зуррак.

— Авылда, чыннан да, күп кешегә эш юк. Ләкин үз эшеңне ачар өчен мөмкинлекләр зур. Бүген шәһәр белән чагыштырганда, авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү күпкә җиңелрәк һәм яхшырак. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәрвакыт кирәк. Кеше хәзер, киресенчә, табигый, үзебездә үскән ризыкка өстенлек бирә. Дәүләт тарафыннан да ярдәм бик зур. Җир алу, рәсмиләштерү белән генә проб­лемалар бар, — ди ул.

Фермер фикеренчә, авылларда балаларга белем бирү белән дә проблемалар юк. Үз авылларында мәктәп булмаган очракта да, укучыларны автобуслар йөртә.

— Бүген авылга күпләр кайтыр иде, ләкин җир кишәрлекләре алу проблемасы куркыта, — ди ул. — Танышларым арасында да авылга күченеп кайтырга теләгән берничә гаилә бар. Ләкин җир кишәрлеген белешә башлагач, башкарып булмастай эш булып чыга. Кеше инфраструктура булган урыннарга, күп очракта шәһәргә якын булган авылларга омтыла. Аларга җирләрне дача буларак кына файдаланмыйча, җир бирү шарты белән, хуҗалык алып баруны йөкләтергә кирәк. Субсидия алган фермерларга да төрле шартлар куела бит.

«Шәһәрдә торып, авылда акча эшлибез»

Авылда акча эшләп булмый, дигәнне дә еш ишетәбез. Ә менә фермер Нәсимә Камалова башкалада торса да, төп яшәү һәм керем чыганагы — авылда. Ашламалар белән эшли башлагач, үзләре дә игенчелек белән шөгыльләнергә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Һәм 2014 елда — Аксубай районында, 2017 елда Нурлат районында бөртекле һәм майлы культуралар чәчә башлаганнар. Бүген аларның 800 гектар җирләре бар.

— Ирем һәм кызым белән Казанда яшибез. Җәен авылга барып-кайтып кына йөрибез. Казанны яратам мин. Шушында туып үстем, туганнарым биредә. Шуңа күрә әлегә авылга күченергә җыенмыйбыз. Эшләргә теләге булган кешегә анда да эш җитәрлек. Менә без, мәсәлән, үзебездә хезмәт итәрдәй кеше таба алмыйча җәфаланабыз. Яхшы комбайнчыбыз булмау сәбәпле, техника алуны һаман чигерә киләбез. Механизаторлар җитми. Авылда яшәү өчен инфраструктура кирәк шул. Беренче чиратта, кеше баласының киләчәге өчен тырыша. Шәһәрдә барыбер мөмкинлекләр күбрәк бит, — ди Нәсимә Камалова.

САН

Төбәк юлларының нибары 43 проценты гына норматив таләпләргә җавап бирә.Росстатның 2019 елга булган мәгълүматлары буенча, Татарстан халкының нибары 23,07 проценты гына авылларда яши. Егерме ел эчендә авылда яшәүчеләр 100 мең 658 кешегә кимегән. Ел саен 3 меңнән артык кеше таш калага юл ала.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елның гыйнвар — июнь айларына тармактагы оешмалардагы хезмәт хакы 24623 сумны тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 108 процентка артыграк. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы респуб­ликадагы уртача хезмәт хакыннан 35 процентка (Татарстан икътисады буенча уртача үсеш — 5 процент) калыша. Министрлык тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, иң зур хезмәт хакын Биектау районының «Соватех» җәмгыятендә (38853 сум), Саба районының Зөфәр Мөхәммәтшин исемендәге фермер хуҗалыгында (37733 сум), Чүпрәле районының «Цильна» хуҗалыгында (35208 сум) эшләүчеләр ала. Югары технологияле комплекслар буенча, «Камский бекон», «Челны бройлер», «Майский» теплица комбинатында хезмәт хакы 40 мең сумнан артык.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Нурлат на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.