Нурлатта «Безнең ишегалды» проектына комачаулаучы законсыз корылмаларны җимерәләр
0
38
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Нурлат шәһәрендә Куйбышев урамы, 48 адресы буенча ишегалды якын арада үзгәрәчәк. Биредә «Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта «Дружба» газетасы яза. Бу көннәрдә йортта яшәүчеләр законсыз төзелеш корылмаларын җимерү белән мәшгуль. Программада катнашучыларның күпчелеге бу мәсьләне мөстәкыйль рәвештә хәл итә. Алар корылмаларны сүтә һәм аларны махсус техника белән озата. Якын арада капиталь ремонт тәмамланачак йортта яшәүчеләр сөенечләрен яшерми. Алар йортны яңартып кына калмыйча, ишегалды территориясен дә норматив хәлгә китерәчәк.