Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чирмешәнгә планшетлар җибәргән
0
31
(Чирмешән, 30 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов Чирмешән районы укучыларына планшетлар бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Депутатның ярдәмчесе Игорь Анохин планшетларның берсен Чирмешәннең 1нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ралиф Фәсхетдиновка өенә барып тапшырды.
-Рәис Әхтәм улы чирмешәнлеләргә генә түгел, Нурлат районы укучыларына да шундый бүләкләр җибәрде, — ди Игорь Юрьевич. — Ралифның, гаджетны максатчан файдаланып, яхшы билгеләргә генә укуын телим.
Венера һәм Фәнис Фәсхетдиновлар өч бала үстерәләр. Олы уллары студент булса, икесе мәктәптә укый. Бүләккә Ралиф кына түгел, 3 нче сыйныфта укучы сеңлесе Камилә дә бик сөенде.