Нурлат районында бозау караучыны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Нурлат районының «Сөлайманов» крестьян-фермерлык хуҗалыгында бозау караучы булып эшләүче Татарстанның атказанган терлекчесе Роза Гатина «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу турыда «Дружба» газетасы хәбәр итә.
«Минем эшемне бәяләүләре һәм медаль бүләк итүләре өчен рәхмәт. 2011 елда Татарстанның атказанган терлекчесе исемен алдым», — диде Роза апа.
Ул мәктәпне тәмамлагач әнисе белән бергә фермада сыер сауган. Терлекчелек өлкәсендә кырык елга якын эшли. Аның сүзләренчә, үз эшеңне яратканда гына мондый нәтиҗәгә ирешеп була.
Хәзер аның төркемендә 80 баш бозау бар. Ул һәр бозауга үз кушаматы белән яратып дәшә.
Роза ханым 6.00 сәгатьтә бозаулар янында, эшенә җаваплы карый. Тәүлек саен бозау 800 граммга арта — бу терлекчелек өчен бик яхшы нәтиҗә.