Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бер айга карантинга ябыла
0
22
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). 27 апрельдә Нурлатта өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бер айга карантинга ябыла. Бу турыда «Дружба» газетасы яза.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, интернаттан чыгарга һәм керергә ярамаячак.
Бүген йорт-минтернатта 126 өлкән кеше һәм инвалид яши, аларның алтмышы караватта ятып кына торучылар.
Интернатта яшәүчеләрнең температураларын даими үлчиләр, сәламәтлекләрен тикшереп торалар. Әлегә кискен тын юллары һәм ОРВИ билгеләре табылмаган.
Биредә яшәүче өлкәннәр һә инвалидлар белән бергә 30 хезмәткәр дә яшәчәк. Барлык масссакүләм чаралар кичектерелгән.