Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнары 25 процентка кими
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнары 25 процентка кими. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн-брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Ул шикәр чөгендере мәйданнары 25 процентка, ун мең гектар тирәсе мәйданда кимиячәген әйтте. Бу мәйданнарга бөртекле культуралар чәчеләчәк.
«Нурлат шикәр заводы ябылды, Нурлат заводына „Агроинвест“, „Татагролизинг“ компанияләре шикәр чөгендерен тапшыра иделәр. Завод ябылгач, бу якларда шикәр чөгендере бетәчәк. Ике ел тирәсе шикәрнең бәясе бик нык кимеде. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да шикәр чөгендере мәйданнарын киметергә дигән күрсәтмәләр булды», — диде Марат Җәббаров.
Министр әйтүенчә, Зәй, Буа районнары шикәр заводларының хуҗалык предприятиеләре шикәр чөгендере мәйданнарын киметмәгән диярлек. Шикәр комы запаслары җитәрлек», — диде ул.