Свердловск өлкәсендә Сабан туйларының якынча графигы билгеле булды
0
1489
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе шәһәр-авылларында узачак Сабан туеның якынча графигы билгеле булды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, графикка үзгәреш тә кертелергә мөмкин. 05.06. Югары Пышма, Серов шәһәрләре, Түбән Сырга муниципаль районының Уфа Шигере, Акбаш, Шәкүр, Аккул, Әрәкәй авыллары. 06.06. Ревда шәһәре. 12.06. Арамиль шәһәр округы, Красноуфимск округы муниципаль берәмлегенең Урта Бәяк авылы, Реж шәһәре, Түбән Сырга муниципаль районының Үрмәкәй авылы. 13.06. Краснотурьинск шәһәре, Шаля шәһәр округының Сабик бистәсе. 19.06. Каменск-Уральский, Березовский, Первоуральск, Красноуральск, Кушва, Югары Тура шәһәрләре, Артемовский шәһәр округының Буланаш бистәсе. 20.06. Кировград шәһәр округының Левиха бистәсе, Новоуральск шәһәре. 26.06. Сысерт шәһәр округының Кадниково авылындагы «Белая Лошадь» мәдәни-спорт комплексында өлкә Сабан туе. 26.06. Әчет шәһәр округының Түбән Ары авылында Авыл көне. 27.06. Тавда шәһәре. 03.07. Лесной, Полевской шәһәрләре. 04.07. Североуральск шәһәре.