Мөслимдә «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең зона этабы җиңүчеләре билгеле булды
(Мөслим, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Мөслим-информ»). Мөслимдә «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең зона этабы үтте. Бәйгедә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Мөслим районнары мәктәпләре чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Командалар «визит карточкасы» биреме буенча үзләрен һәм проектлар тәкъдим итте. Сыйныфларның эшчәнлеге белән махсус күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Бәйгедә Минзәлә районы 3нче урта мәктәбенең 5а сыйныфы җиңү яулады. Мөслим гимназиясенең 7б сыйныф укучылары — икенче, Актаныш 1нче урта мәктәбенең 5 сыйныфы өченче урынга лаек булды.
Мөслим лицее — «Туган як елъязмасы» номинациясендә, Сарман районының Җәлил гимназиясе — «Халыклар дуслыгы» һәм Тукай районының Новотроицк урта мәктәбе «Иҗади алым» номинациясендә бүләкләнде.