«Бөтен гаилә һәлак булды»: Авариядә дүрт олы кеше һәм ике бала үлгән
Новосибирскида Совет шоссесында 2 автомобиль бәрелешкәч, 6 кеше һәлак булган. Хәзер авария урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Бу хакта Новосибирск өлкәсе Дәүләт автомобиль инспекциясенә сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.
Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota Ipsum һәм Mercedes-Benz автомобильләре бәрелешкән. Авария Совет шоссесы һәм Элитный бистәсенә чыгу юлы чатында булган. Хәзер юл-патруль хезмәте экипажы фаҗиганең сәбәпләрен терки һәм мөмкин булган шаһитлардан сорау ала. Авария алдыннан нәрсә булганы ачыклана.
Бәрелешү шулкадәр көчле була: 6 кеше авария урынында ук үлә.
«Toyota машинасында тулы бер гаилә: ир-ат, хатын-кызлар һәм якынча 5-7 яшьлек ике бала һәлак булды. Mercedes машинасында һәлак булучылар юк, алар зыян күргән», – дип хәбәр итә чыганак.
Әлегә полиция хезмәткәрләре һәлак булган кешеләрнең шәхесләрен ачыклый.
Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, Toyota йөртүчесе сулга борылган һәм аңа югары тизлектә килә торган Mercedes бәрелгән. Mercedes кызыл утка чыккан, дип язалар. Моның чынлыкта да шулай булганмы-юкмы икәнен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак, диелә хәбәрдә.