«Әтиләре тәрәзәләргә бәргәләнде, тик берни эшли алмады». Дүрт бала һәм әниләре янып үлә
Новосибирск өлкәсендә иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә чыккан янгында хатын-кыз һәм аның 4 баласы янып үлә. Әтиләре һәм 2 бала исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига Новоселье авылында була. 6 бала һәм аларның ата-анасы яшәгән йорт 17 ноябрь иртәсендә яна. Әти кеше, 2 малай уттан чыга алган.
Авыл халкы күп балалы гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтә, алар начар хисапта тормый, эчеп йөрмиләр.
«Бу гаилә бай булмады, ләкин тату яшәделәр. Әтиләре кочегар, әниләре сатучы булып эшләде», – ди авыл мәктәбе директоры.
Янгын чыгу турында күршеләре сөйләгән.
«Күршеләр сүзләренчә, әтиләре тәрәзәне бәреп вата, 2 улын чыгара, калганнары янына бара алмаган. Калганнарын коткару мөмкинлеге булмагандыр инде, ул тәрәзәләргә бәргәләнә, бөтен җирдә. Тәрәзәләр иске, кечкенә, ләкин ул берни эшли алмаган. Якынча белешмә буенча, янгын аш бүлмәсе ягыннан чыккан», – ди авыл башлыгы.
Янгында 2015 һәм 2016 елда туган кызлар, 2013 һәм 2018 елда туган малайлар, әниләре үлә.
Авыл идарәсендә хәбәр иткәнчә, янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар була, янгын вакытында алар эшли.
«3 сентябрьдә без аларга янгын турында хәбәр итә торган 2 яңа җайланма бирдек, тикшердек. Менә шул җайланмалар аларны уяткан инде. Ләкин өй агач, ялкын тиз тарала. Күршеләре дә булышырга тырышкан», – ди авыл идарәсе башлыгы.
Хәзер әти кеше авыр хәлдә, хастаханәдә ята.
«Табиблар исән калган 13 һәм 14 яшьлек малайларны карады, аларны хастаханәгә салу таләп ителми. Алар төтен иснәгән, йөткергән. Хәзер балалар әбиләрендә, авыл халкы ярдәм җыя», – ди мәктәп директоры.
Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый. Берничә версия карала: ватык мич, ватык электр үткәргеч, электр җиһазлары, диелә хәбәрдә.