Ике гаилә турбазада ял иткәндә, көнче ир хатынын кыйнап үтергән
0
104
![Ике гаилә турбазада ял иткәндә, көнче ир хатынын кыйнап үтергән](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/7/6/38e02f94409077fef557959b6d95e0de.jpg)
Алтай крае тикшерүчеләре Новосибирск шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул хатынын үтерүдән шикләнелә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Фаҗига 3 июльдә кич белән Алтайның Усть-Лебедь авылында була. Турбаза территориясендә Новосибирск өлкәсеннән ирле-хатынлы ике гаилә ял итә. Шул вакытта бер ир хатынын иптәш ир-атка көнли башлый. Ул хатынын кыйный, куллары белән суга, аяклары белән тибә. Шулай итеп хатын урында ук үлә. Аның эчке органнары ярылган, күп итеп кан сауган.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган.
Мәрхүмә хатынны 2 баласы – олы улы һәм 10 яшьлек кызы ятим калган. Кыз баланы туганнарына тапшырганнар.