Новости Новосибирска
Мы в Telegram
Добавить новость
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014 Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017 Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено
Бабаево Бабушкин Бавлы Багратионовск Байкальск Баймак Бакал Баксан Балабаново Балаково Балахна Балашиха Балашов Балей Балтийск Барабинск Барнаул Барыш Батайск Бахчисарай Бежецк Белая Калитва Белая Холуница Белгород Белебей Белёв Белинский Белово БелогорскАмурская область БелогорскКрым Белозерск Белокуриха Беломорск Белорецк Белореченск Белоусово Белоярский Белый Бердск Березники БерёзовскийКемеровская область БерёзовскийСвердловская область Беслан Бийск Бикин Билибино Биробиджан Бирск Бирюсинск Бирюч БлаговещенскАмурская область БлаговещенскБашкортостан Благодарный Бобров Богданович Богородицк Богородск Боготол Богучар Бодайбо Бокситогорск Болгар Бологое Болотное Болохово Болхов Большой Камень Бор Борзя Борисоглебск Боровичи Боровск Бородино Братск Бронницы Брянск Бугульма Бугуруслан Будённовск Бузулук Буинск Буй Буйнакск Бутурлиновка
Кадников Казань Калач Калач-на-Дону Калачинск Калининград Калининск Калтан Калуга Калязин Камбарка Каменка Каменногорск Каменск-Уральский Каменск-Шахтинский Камень-на-Оби Камешково Камызяк Камышин Камышлов Канаш Кандалакша Канск Карабаново Карабаш Карабулак Карасук Карачаевск Карачев Каргат Каргополь Карпинск Карталы Касимов Касли Каспийск Катав-Ивановск Катайск Качканар Кашин Кашира Кедровый Кемерово Кемь Керчь Кизел Кизилюрт Кизляр Кимовск Кимры Кингисепп Кинель Кинешма Киреевск Киренск Киржач Кириллов Кириши КировКалужская область КировКировская область Кировград Кирово-Чепецк КировскЛенинградская область КировскМурманская область Кирс Кирсанов Киселёвск Кисловодск Климовск Клин Клинцы Княгинино Ковдор Ковров Ковылкино Когалым Кодинск Козельск Козловка Козьмодемьянск Кола Кологрив Коломна Колпашево Колпино Кольчугино Коммунар Комсомольск Комсомольск-на-Амуре Конаково Кондопога Кондрово Константиновск Копейск Кораблино Кореновск Коркино Королёв Короча Корсаков Коряжма Костерёво Костомукша Кострома Котельники Котельниково Котельнич Котлас Котово Котовск Кохма Красавино КрасноармейскМосковская область КрасноармейскСаратовская область Красновишерск Красногорск Краснодар Красное Село Краснозаводск КраснознаменскКалининградская область КраснознаменскМосковская область Краснокаменск Краснокамск Красноперекопск КраснослободскВолгоградская область КраснослободскМордовия Краснотурьинск Красноуральск Красноуфимск Красноярск Красный Кут Красный Сулин Красный Холм Кремёнки Кронштадт Кропоткин Крымск Кстово Кубинка Кувандык Кувшиново Кудымкар Кузнецк Куйбышев Кулебаки Кумертау Кунгур Купино Курган Курганинск Курильск Курлово Куровское Курск Куртамыш Курчатов Куса Кушва Кызыл Кыштым Кяхта
Набережные Челны Навашино Наволоки Надым Назарово Назрань Называевск Нальчик Нариманов Наро-Фоминск Нарткала Нарьян-Мар Находка Невель Невельск Невинномысск Невьянск Нелидово Неман Нерехта Нерчинск Нерюнгри Нестеров Нефтегорск Нефтекамск Нефтекумск Нефтеюганск Нея Нижневартовск Нижнекамск Нижнеудинск Нижние Серги Нижний Ломов Нижний Новгород Нижний Тагил Нижняя Салда Нижняя Тура Николаевск Николаевск-на-Амуре НикольскВологодская область НикольскПензенская область Никольское Новая Ладога Новая Ляля Новоалександровск Новоалтайск Новоаннинский Нововоронеж Новодвинск Новозыбков Новокубанск Новокузнецк Новокуйбышевск Новомичуринск Новомосковск Новопавловск Новоржев Новороссийск Новосибирск Новосиль Новосокольники Новотроицк Новоузенск Новоульяновск Новоуральск Новохопёрск Новочебоксарск Новочеркасск Новошахтинск Новый Оскол Новый Уренгой Ногинск Нолинск Норильск Ноябрьск Нурлат Нытва Нюрба Нягань Нязепетровск Няндома
Саки Салават Салаир Салехард Сальск Самара Санкт-Петербург Саранск Сарапул Саратов Саров Сасово Сатка Сафоново Саяногорск Саянск Светлогорск Светлоград Светлый Светогорск Свирск Свободный Себеж Севастополь Северо-Курильск Северобайкальск Северодвинск Североморск Североуральск Северск Севск Сегежа Сельцо Семёнов Семикаракорск Семилуки Сенгилей Серафимович Сергач Сергиев Посад Сердобск Серов Серпухов Сертолово Сестрорецк Сибай Сим Симферополь Сковородино Скопин Славгород Славск Славянск-на-Кубани Сланцы Слободской Слюдянка Смоленск Снежинск Снежногорск Собинка СоветскКалининградская область СоветскКировская область СоветскТульская область Советская Гавань Советский Сокол Солигалич Соликамск Солнечногорск Соль-Илецк Сольвычегодск Сольцы Сорочинск Сорск Сортавала Сосенский Сосновка Сосновоборск Сосновый Бор Сосногорск Сочи Спас-Деменск Спас-Клепики Спасск Спасск-Дальний Спасск-Рязанский Среднеколымск Среднеуральск Сретенск Ставрополь Старая Купавна Старая Русса Старица Стародуб Старый Крым Старый Оскол Стерлитамак Стрежевой Строитель Струнино Ступино Суворов Судак Суджа Судогда Суздаль Суоярви Сураж Сургут Суровикино Сурск Сусуман Сухиничи Сухой Лог Сызрань Сыктывкар Сысерть Сычёвка Сясьстрой

Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру: «Көмеш кыңгырау» иҗатка сәләтле балаларны каян таба?

0 457
Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру: «Көмеш кыңгырау» иҗатка сәләтле балаларны каян таба?

Быел Шәүкәт Галиев премиясенең төп оештыручысы – «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе яңалык керткән – тантананы җиңүче укучы укыган мәктәптә уздырырга дигән карарга килгәннәр. 2нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева – җиңүчеләрнең берсе, шуңа күрә тантана да бу уку йортында уза.

Чаллының 2 нче татар гимназиясенең «эчтәлеге» хакында әйтә алмыйм – тиз генә вакыт эчендә танышырга мөмкинлек булмады, әмма визуаль яктан чын татар мәктәбе. Элмә такталар – татар телендә, мәшһүр шәхесләрнең (татар шәхесләре генә түгел, дөньякүләм мәгълүм кешеләр дә) фикерләре. «Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм әһәмиятле аваз. Дейл Карнеги». Коридорда «Ә», «Ө» хәрефләре бастырып куелган. Нәкъ менә «Мин татарча сөйләшәм!» символындагы «Ә» кебек инде, әмма монда башка хәрефләр дә бар. Гимназиядә татар теле укытучысы - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова әйтүенчә, мәктәптә татар мохиты бар.

Безнең гимназиядә милли мохит бар һәм булачак. Стеналардагы канатлы сүзләрнең русча булганын күргән дә булмады, татарча булырга тиеш дип кабул итәбез. Татар мәктәбендә аны русча язу мантыйк ягыннан да дөрес булмас иде.

Безнең 100 еллык тарихыбыз бар. Гимназияне бик күренекле шәхесләр тәмамлаган, ул шәһәрнең йөзек кашы булган уку йорты санала. Балалар татар телендә укый, татар мохитында үсә, татар элитасын тәшкил итәрлек зыялылар булачак. Безнең максат шушындый. Тугызынчы сыйныфка кадәр барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. БДИга килгәндә, безнең мәктәп балалары бик яхшы билгеләргә тапшыра. Без үзебез дә авыл балалары, шәһәрдә югалып калмадык. Ул мөгаен кешенең фикерләү, тормышны кабул итүенә бәйле, – дип сөйләде Энҗе Нурисламова.

Җиңүчеләр

Шәүкәт Галиев премиясе быел дүртенче тапкыр бирелә. Ул 4 балага һәм бер өлкән язучыга газетада басылып чыккан язмалары, «Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлеге өчен бирелә.

Быелгы лауреатлар:

1. Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 8нче сыйныф.

2. Рәйсә Абдуллина, Балтач районы Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы.

3. Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

4. Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы.

Өлкән язучылар арасыннан премиягә лаек дип «Мәйдан» журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Лилия Фәттахова табылды.

Баш мөхәррир Резеда Гасыймова әйтүенчә, җиңү өчен газета белән даими хезмәттәшлек итәргә, даими язарга кирәк. Бер конкрет язма гына бәяләнми, берничә язмага бәя бирелә.

Бу – минем икенче зур премиям. Беренчесе Гариф Ахуновныкы иде, икенчесе Шәүкәт Галиевныкы. «Көмеш кыңгырау»ны балаларның иҗатларын күргәне өчен хөрмәт итәм, - диде җиңүче Айгөл Фәттахова. Жюри аның көрәшче Данияр Моратов белән интервьюсын югары бәяләгән. Ул журналистика бүлегенә укырга керергә әзерләнә.

Язмаларым үзенчәлекле һәм башкалардан аерылып тора. Шул җиңүемә йогынты ясагандыр, - дип нәтиҗә ясады Азалия Сабитова.

Яшь иҗатчылар бик күп! 

 

Тантанада Шәүкәт Галиев премиясеннән тыш башка юнәлешләрдә иҗат иткән балаларга да бүләкләр тапшырылды. Шул исәптән, яшь иҗатчыларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең премияләре дә. Бу вазифа миңа йөкләнгән иде. «Көмеш кыңгырау» белән актив хезмәттәшлек иткән балаларга бүләк тапшыру вазифасын йөкләделәр. Зал тутырып утырган балаларны күргәч, бик сөендем һәм рухландым.

- Мин бик шатланып бу премияне тапшыруда катнашам, чөнки сез – безнең киләчәгебез. Мин шулай итеп күрәм, сезгә карыйм да сезнең шушы якты йөзләрегезгә, күпмедер елдан соң безнең милләтебез, республикабыз – сез аның булачак җитәкчеләре, сез анда булачак язучылар, милләтебезнең зыялылары сез булачаксыз. Шундый җаваплылык сезгә киләчәк күпмедер елдан соң.

Һәр кеше өчен дә башлангыч вакытта авыр була. Аңа ниндидер җылы сүз әйтеп җибәрү, дөрес юл күрсәтү һәрвакыт бик мөһим. Кешегә кирәк вакытта мөмкинлек булдыру – зур әйбер. Сезгә шушындый иҗади мөмкинлек булдырган өчен мин «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясенә, Язучылар берлегенә зур рәхмәтле. Алар сезнең иҗатыгызны күреп, шундый ышаныч белдергән. Сез ул ышанычны акларга тырышыгыз. Чөнки үзегезнең эшчәнлекне никадәр алданрак башласагыз, шулкадәр үзегез өчен дә, шомарыр өчен дә яхшырак. Нәрсәдер килеп тә чыкмаска да мөмкин, барыбер эшләгез, барыбер языгыз, барыбер иҗат итегез. Чөнки сезнең язган материалларыгызны, мәкаләләрегезне, шигырьләрегезне, язмаларыгызны кабул итәрлек басма бар, аларны эшкәртерлек, киңәш бирерлек редакторлар бар, - дидем, рухланып.

Укучыларга тагын бер фикеремне җиткердем - хәзерге вакытта «Татмедиа»да төрле яшьтәгеләр өчен чыга торган басмалар бар. Кечкенәләр өчен - «Салават күпере», аннары «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары; зуррак үскән иҗатчылар өчен «Идел», каләмне ныграк чарлый башлагач, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары. Иҗат ит кенә!

Бирегә үз туган телен әйбәт белүче, туган телендә матур итеп яза белүче, иҗат итүче балалар җыелган. Сез безгә бик кадерле. Телебезне, гореф-гадәтебезне белгән, яраткан, хөрмәт иткән балалар безне киләчәккә алып барачак, безнең татарлыгыбызны саклаячак. Сез моның белән горурлана аласыз, чөнки меңәрләгән яшьтәшләрегез белән чагыштырганда, сез күпкә өстенрәк һәм бәхетлерәк. Без дә сезнең белән горурланабыз. Уңышлар сезгә! - диде Лилия Фәттахова.

Лилия Фәттахова берничә ел «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясендә эшләде. Быелгы премия аның үзе өчен көтелмәгән хәл булган икән. Үз исеме яңгырагач, чынлап торып гаҗәпләнде. «Нәниләр өчен шигырьләрдән тупланган 2 кулъязма әзер, балалар хикәяләре шулай ук бер китаплык җыелды инде. Берсен булса да үз хисабыма чыгарырмын дип ниятлим быел. Узган ел «Телефон иясе» хикәясе Телләр комиссиясе уздырган әдәби бәйгедә 1 нче урын алган иде, балалар шигыре 2 нче урынга лаек булды. Шигырь, хикәяләр күбрәк «Көмеш кыңгырау»да басыла, «Ялкын», «Сабантуй»ларда да чыкты», - дип сөйләде Лилия Фәттахова. Балалар редакциясендә эшләгәч, әллә ни сайлау мөмкинлеге юк -рәссам нинди рәсем ясый, шуннан чыгып хикәясен дә, әкиятен дә, шигырен дә язасы, дип көлә ул.

«Балаларны җыйган өчен рәхмәт!»

Бүләкләү тантанасына «Көмеш кыңгырау»ның беренче һәм икенче баш мөхәррирләре - Нәсимә Садыйкова һәм язучы Факил Сафин чакырылган иде. Факил Сафин газетаның ничек итеп дөньяга килүе турында сөйләде. «Балалар өчен басма» дигәч, авыр туксанынчы елларда да каршы килүчеләр булмаган икән аңа. Дөрес, җиңел дә булмаган, әмма газета әлегә кадәр яши икән, димәк, ул кирәк, ди язучы.

«Көмеш кыңгырау»ның беренче мөхәррире Нәсимә Садыйкова:

«Көмеш кыңгырау» дигән сүзне бик күп кешеләр күңелләре аша үткәрә. «Минем шигырем чыкты», «Минем мәкаләм чыкты»… «Көмеш кыңгырау» күңелләргә үтеп кергән. Бүген әле монда утырган киләчәк журналистлар хәзер сәхнәгә менә... Мин шушы балаларның кулларын кысарга теләр идем.

Арча «Нур» балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова:

Минем укучыларым ел саен шушы премияне алып килә. «Нур» балалар телестудиясе белән (безгә 15 ел була инде) Татарстанны бөтен Россия буенча тәкъдим итәбез, конкурсларда катнашабыз. Бүген Әнвәр Мөхетдинов алды диплом, ул да минем студиядә шөгыльләнә; аның белән тагын ике бала килде, алар да студиядә шөгыльләнәләр. Без видеолар төшерәбез, радиотапшырулар әзерлибез, кыска метражлы кинофильмнар да төшерәбез. Әле күптән түгел генә Алтайда булдык, «Алтай әбие» дигән кино төшердек 3 көн эчендә һәм 30 мең премия алып кайттык. Төмәнгә барып, бер рәссам турында фильм төшердек һәм 100 мең грант алып кайттык. «Орленок»та II Бөтенроссия яшь кинематографистлар конкурсында катнаштык. 40 студия катнашты, бары тик 5 студиягә генә грант бирделәр. Кечкенә генә Арча Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск шәһәрләре белән беррәттән катнашып, 400 мең грант алды. Анда без «Көрәш» дигән фильмны якладык, ул фильм безнең дөнья чемпионы булган Арча көрәшчесе Динияр Моратов турында. 4 ай төшердек без аны, русчага да тәрҗемә иттек. Хәзер менә Санкт-Петербургка - «Десятая муза» дигән фестивальгә җыенабыз.

Язучы балалар күп. Ә студияләр аз булуы мине борчый, әлбәттә. Арчада шундый менә студия эшләп килә. «Көмеш кыңгырау»га булганы өчен, балаларны җыйганы өчен рәхмәт!

«Актив балаларны эзләп табабыз»

«Көмеш кыңгырау»ның өч баш мөхәррире: Факил Сафин, Нәсимә Садыйкова һәм хәзерге баш мөхәррир Резеда Гасыймова.

«Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова быелгы бәйгенең үзенчәлекләре һәм татар телле яшь иҗатчыларны ничек эзләп табулары турында сөйләде.

Бу актив балалар киләчәктә татар милләтенең алтын фонды булачакмы инде?

Һичшиксез. Бәйгедә җиңәргә лаек балалар саны елдан ел арта. Шәүкәт Галиев премиясе бирелү дә иҗат итә торган балалар саны артуга йогынты ясады. Беренче елда санаулы гына балалар иде. Ә хәзер безнең белән актив хезмәттәшлек итүче балаларның байтагы гына килә алмыйча да калды - чөнки бөтен кешене дә чакыру мөмкинлеге дә юк. Чөнки без бәйгене спонсорлар ярдәме белән уздырабыз - чакыргач бит инде бүләген дә бирәсе килә.

Җиңү критерийлары нинди?

Ниндидер бер язма гына түгел. Без быелдан ук икенче елга кем премиягә бара икәнен чамалыйбыз. Даимилек, язмаларының саллылыгы исәпкә алына.

Премияләр бирелгәч, бездән сораучылар була: «Ә аны алыр өчен нишләргә кирәк?» Күләмлерәк әйберләр, интервьюлар язарга кирәк. Әйтик, безгә шигырь генә язучылар бар. Андыйларга мин әйтәм: күләмлерәк, уйланулырак язмалар язып карагыз, дусларыгыздан интервьюлар алыгыз. Бүген бездә премия алучылар бөтенесе дә күләмле әйбер язучылар.

Бу балаларның милләт өчен борчылулары бар. Ватсап төркемендә ниндидер тема кузгатасың, ә аларның аларның җавапларында милләт өчен борчылу күреп, сөенәсең. Аларда милләт өчен яну бар.

Сез ул иҗат итүче балаларны ничек табасыз, сөйләгез әле шуны.

Эзләп табабыз. Мәсәлән, бүген Нәфисә Шәяхмәтова дигән кызга диплом тапшырдык. Без аны ничек таптыкмы? Җәй Әдәби марафон бара. Мин интернеттан карап утырам - бер язмасын күрәм, ике.. Әһә бу бит яза, әмма безнеке түгел әле, безгә язмый! «Син бит Әдәби марафонда катнашасың, әйдә, безгә яз әле!» Әнә шулай килеп чыкты инде ул Нәфисә. Аннары соң аны башка жанрларга җәлеп итеп карыйбыз. Ул Мамадыш районы, Дусмәт авылы кызы. Кечкенә балалардан интервью алып җибәрде. Бик кызык килеп чыкты ул аның. Аннан ул шигырь дә язып карады, хикәя дә — бөтенесен эшләп карады. Ул шулай тәҗрибә туплый.

Үзләре килгәнен генә көтеп тормыйсыз, алайса...

Әлбәттә, ул балаларны каян көтеп җиткезәсең? Аларның ул исләрендә дә юк бит. Мәсәлән, без 84нче лицей-интернатка барабыз - Чаллы мәктәпләрен гел контрольдә тотабыз бит инде. Активларның, кызыксынучаннарының шунда ук телефоннарын алабыз, аннары әти-әниләр ризалыгы белән үзебезнең фикер алыша торган ватсап төркеменә кертеп куябыз. Алар шунда сөйләшә башлыйлар башта. Башта үзләре сөйләшә. Аннан без аларга сораулар бирә башлыйбыз, җавап бирәләр. Аннары үзләре турында яза башлый. Рамазан Нурлыев дигән егет килде 84нче лицейдан. Ул чаңгы ярышына бара да, шунда ук видео, фото төшерә, үзе турында сөйли... Бала шулай башта үзе турында сөйли, аннары иҗатка кереп китә.

Төрле ысуллары бар балаларны табуның. Балаларны, һичшиксез, эзләп табасы. Еш кына балалар бер-берсен тәкъдим итә. Укытучылары да эшли, билгеле, безгә шигырьләрен җибәрәләр.

Хәзер ул ватсап төркемдә ничә кеше?

110 бала, өстәп торабыз. 3 бала өстисең икән, кызыгын тапмаган 1-2се чыгып китә бара. Калганы гел безнең белән кала инде. Бөтен балага да кызык булмый журналистика, кемнеңдер активлык җитми. Мәсәлән, Ислам дигән егетне ничек таптык? Ул да бүген безнең дипломны алды. 18нче мәктәп китапханәсенә килдек, ул да шунда килгән иде. Китапханәче аны чыгарып җибәрмәкче була. Ә ул безнең белән аралаша башлады, аннан без аны төркемгә алып куйдык. Ул яза башлады. Шундый актив - яза да, кайчан чыга, дип икенче көнне үк сорый башлый. Ул үзе мәктәптә актив бала да булмаган, алдынгы укучы да түгел. Ә монда үзен тапты, бөтенләй башка үсеш алып китте, диимме соң.

Бәйгене уздыру, балаларга бүләкләр бирү өчен «Татмедиа» акча бүлеп бирде. Спонсорларга рәхмәт инде, шул бер үк кешеләр бит алар. Римма ханым Идиятуллина белән Руфия ханым Зарипова, Роза ханым Хәмидуллиналар.

2 нче гимназиягә зур рәхмәт. Бик үзенчәлекле номерлар әзерләгәннәр иде.

Баланы ничек татарча сөйләштерергә: Лилия Гыйбадуллинадан мастер-класс

«Көмеш кыңгырау»да тәҗрибә алган журналистлар бик күп. Шуларның берсе - шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. Хәзер инде аның улы Ильяс та «Көмеш кыңгырау» бәйгеләренең берсендә җиңеп чыкты. «Баланы татар телендә укытуы кыен, ә аны әле ничек татар телендә иҗатка җәлеп итәргә?» дигән сорауга Лилия бик теләп җавап бирде.

— Мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: балалар гаиләдә татарча сөйләргә өйрәнә дә, аннары балалар бакчасында ул татар телле баладан рус телле ясап, мәктәпкә чыгарып җибәрәләр. Мәктәпкә кергәндә ул инде рус телле булып барып керә. Шуңа күрә, балалар бакчаларында туган телне саклауга күбрәк игътибарны юнәлтергә кирәктер, дигән фикердә торам мин.

Тәрбиячедән бик күп тора. Олы улымның тәрбиячесе бик принципиаль рәвештә балаларны татар телендә сөйләштертте. Икенчедән, аның белән татарча сөйләшә торган тагын бер малай бар иде. Татар төркемендәге 20 баланың калган 18е русча уйнаганда, алар икәү татарча сөйләшеп йөрде. Ә кече улымның андый иптәше булмады, тәрбиячесе дә башкарак рухта иде, олысы белән чагыштырганда аның теле шактый бозылды.

Бу - бик зур проблема. Мин: «Үз улларымны татар телле, мин язган әйберләрне киләчәктә укырлык итеп тәрбияли алмыйм икән, минем язудан ни мәгънә соң инде?!» — дигән караш белән, аларны, татарча сөйләшегез», дигән басым астында тәрбиялим. Алар өчен татарча белү минем белән «дус булуның» бер шарты, дип әйтимме. Әйтик, төрле шуклыклары өчен, эшләнмәгән өй эше булганда, алар үзләренең гаепле икәнлекләрен белә. Шуңа русча әйткәндә мине «задобрить итәр» өчен, бәләкәй чакта ук татарча берәр нәрсә язып куялар иде - берәр хикәя, әкият. Алар аңлый иде: усал әни күрә дә моны, «Ооо, минем улым язган, татарча язган!» — дип, елмаеп җибәрә. Бу шактый нәтиҗәле эшли торган ысул булып чыкты.

«Татарча сөйләш!» —безнең өйдә иң еш яңгырый торган сүздер. Бу — горурланып әйтә торган сүз түгел, бу — чынлап торып зур проблема. Ләкин ул проблеманы хәл итәр өчен һәр кеше нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Мин аларга китаплар укытырга тырышам. Укыганнан соң, минем янга килеп, нәрсәдер эшләгән арада сөйләшеп алабыз. Элементар сораулар биреп: нәрсә ошаган, нәрсә ошамаган, ул герой нәрсә эшләгән, ничек булыр иде, тегесе-монысы...

Аннары «Көмеш кыңгырау»ның ватсаптагы төркеме дә соңгы елларда бик булыша. Чөнки анда күпчелек - авыл җирлекләреннән булган балалар, алар саф татар телендә языша. Болар аларча язарга омтылалар, хаталарын төзәтәләр.

Улым Чаллының «Адымнар» гимназиясендә укый, аңа анда татарча сөйләшүе рәхәт, кызык. Татарча ниндидер йомры-йомры сүзләр әйтеп куялар икән дә, укытучылар көлә-елмая. Укытучының бит инде кәефе яхшыра, дигән сүз. Классташлары да татарча шаяртканны, татарча шаян сүзләр әйткәнне яраталар, ди. Монысы инде яшьтәшләре арасында авторитет булдыру ысулы.

Ә болай, мин аларга, «иҗат итегез, языгыз», дип, әйтеп тормыйм. Миңа аларның татарча сөйләшүе мөһим.

— Сез ничек күрәсез киләчәгебезне балаларыбызның? Сез әйткән менә бу ысуллар ул чыгарылмамы? Әллә массакүләм күренешме?

— Массакүләм дә түгел ул, чыгарылма да түгел. Безнең яшәешебезнең гап-гади бер мисалы. Минем кебекләр мин аралашкан гаиләләр арасында да, туган-тумачабыз арасында да бар, Аллага шөкер.

Мин: «Без бетәбез! Безнең тел бетә!» — дип кычкырып йөргән кешеләрне яратмыйм. Бетәргә җыенасың икән - үзең генә бет син, мине кушма анда. Мин бетәргә җыенмыйм. Бетәм дигән кеше бетә инде ул, чөнки һәркем үзе сайлый. Миңа калса, һәркемнең баласын татар телле итеп үстерергә мөмкинлеге бар. Бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк, чөнки, бердән, бу — намус эше.

Балаңның татарча белүе киләчәктә бик отышлы. Шундый вәзгыятьтә яшибез - без барыбер киләчәктә төрки телле дәүләтләр белән аралашачакбыз. Татарга тылмач кирәкми дигән мәкаль ул хәзердән үк актуаль, киләчәктә тагын да актуальрәк булачак. Анализлаган, аңы булган кеше баласын татар телле итеп үстерүдән, андый мөмкинлектән мәхрүм итмәскә тиеш, дип саныйм.




Новосибирск

Новосибирцы назвали кощунством игры енотов с яйцами на Пасху


Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Июнь и июль сведут нас всех с ума». Синоптики рассказали, к чему надо готовиться

Лики Пасхальной радости. Какие праздничные мероприятия пройдут в разных епархиях?

На самолете по России: сколько в июне стоят авиабилеты из Сочи в разные города страны

Sqwoz Bab тур при партнерстве Like FM

Новости Новосибирска

Радио Менеджер. Ротация песен на Радио.

На самолете по России: сколько в июне стоят авиабилеты из Сочи в разные города страны

Тарифы ЖКХ вырастут в России

Мэр Максим Кудрявцев рассказал о комплексной уборке Новосибирска к 9 Мая


События недели Бердск 27 апреля – 4 мая

Новосибирцы назвали кощунством игры енотов с яйцами на Пасху

В Орске потратят 30 миллионов рублей на то, чтобы оборудовать 16 дорог элементами безопасности

Репетиция парада Победы прошла 4 мая в Новосибирске


Сотни горожан пришли на пасхальные богослужения в Новосибирске

Магнитная буря ожидается в ночь на 6 мая в Новосибирской области

Сборная Якутии по хапкидо успешно выступила на первенстве России

Тверь поднялась в рейтинге городов по качеству жизни


Губернатор Новосибирской области Андрей Травников
Москва

Мэр Собянин: метро и МЦК в Москве на Пасху продлили работу до 02:00


Частные объявления в Новосибирске



Загрузка...
Rss.plus
Персональные новости
Бато Багдаев

Россия и Дети: театр кукол Ульгэр в Бурятии покажет концерт-представление "Вальс Победы"



Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Новосибирск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.


© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 123ru.net в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, "My Love", Ru24.pro, Russia24.pro и др.

ЧЭРЗ развивает промышленный туризм в рамках Всероссийской акции «Неделя без турникетов»

Россия и Дети: театр кукол Ульгэр в Бурятии покажет концерт-представление "Вальс Победы"

Концерт памяти Булата Окуджавы пройдёт на Камчатке

«Синий троллейбус» будет курсировать по улицам Иркутска 9 и 10 мая под песни Булата Окуджавы


"Я играю и зарабатываю хорошие деньги, но...". Рыбакина назвала главную проблему в женском теннисе

Соболенко уступила Свентек в финале турнира WTA-1000 в Мадриде

Российский бизнесмен обвинил Алькараса в договорных матчах. Он направил письмо в ATP

«Ну и кто сказал, что женский теннис — это скучно?» Свёнтек — после матча с Соболенко


T20 cricket is here to stay, will take the game forward: Ganguly

'Our fielding has let us down', says GT skipper Gill

Sci-Fi Short Film Urbance - DUST Throwback Thursday

Online Alarm Clock for efficient time management