Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылды
0
48
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Новосибирск шәһәрендә Татар мәдәнияте йорты ачылышында катнаша. Тантанага килүчеләр арасында шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы урынбасары Ирина Мануйлова, Новосибирск шәһәре мэры вазифаларын башкаручы Геннадий Захаров, биредә эшләп килүче татар оешмалары җитәкчеләре бар иде дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы . Тантана «Мирас» ансамбле башкаруындагы «Себер» җыры белән башланып китте. Чарага җыелучыларны сәламләп, Васил Шәйхразыев бүгенге чараның мөһим вакыйга булуын әйтте. «Татар мәдәнияте йорты — Новосибирск өлкәсендә яшәүче татарларның һәм башка милләт вәкилләренең дә яраткан урынына әйләнер», — диде ул. Кунаклар татар мәдәнияте йорты белән танышты. Үзәктә татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган күргәзмә урын алган. Монда шулай ук милли ризыклардан да авыз итеп булачак. Иҗат коллективлары өчен кабинетлар, китапханә, уку бүлмәләре бар. Тавыш яздыру студиясе дә эшләячәк. Концертлар, фестивальләр үткәрү өчен дә мәйдан булдырылган. Татар мәдәнияте йорты Татарстан һәм Новосибирск өлкәсе җитәкчеләренең хезмәттәшлеге ярдәмендә барлыкка килде. Ул элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан. Биредә төзекләндерү эшләре алып барылды. Үзәкнең ишегалды да заманча, матур чаралар уздыру өчен көйләнгән. Васил Шәйхразыев һәм кунаклар яңа ачылган үзәкнең ишегалдында яшь үсентеләр утыртты, диелә бу хәбәрдә.