Казан Россиядә иң яхшы җәмәгать транспорты системасы булган шәһәрләр исемлегенә керде
Казан Россия шәһәрләрендәге җәмәгать транспорты системасы рейтингында беренче урынны алды.
Югары икътисад мәктәбе галимнәре уздырган тикшеренүдә Казан 212 балл җыйган.
Фәнни эштә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, 50 шәһәрдәге мәгълүматлар исәпләнгән.
Йомгалау рейтингы бик төп күрсәткечтән төзелгән:
- Хәрәкәт составының уртача сыйдырышлылыгы;
- Автобус һәм трамвай хәрәкәте өчен билгеләнгән полосаларның озынлыгы;
- Маршрут челтәрләренең кабатлануы;
- Час-пик вакытында җәмәгать транспортыннан файдаланучы пассажирларның иң югары саны;
- Электротранспорт күләме.
Рейтингта икенче урынны Екатеринбург, өченче урынны Новокузнецк шәһәре алган.
Беренче бишлеккә шулай ук Новосибирск һәм Ижау шәһәрләре дә кергән.
Тикшеренү мәгълүматларына караганда, Казанда билгеләнгән полосаларның озынлыгы 85 чакрымнан артыграк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы иң якын көндәше Красноярск шәһәреннән 50 чакрымга диярлек алда бара.
Шулай ук Казан яхшыртылган трамвай юлларының гомуми озынлыгы буенча да алдынгылар рәтендә.
Докладны Югары икътисад мәктәбенең икътисад һәм җәмгыять үсеше проблемалары буенча фәнни конференциясендә тәкъдим иттеләр.