Прокопьевскида алтынчы тапкыр узган «Кышкы Сабан туе» бәйрәмендә ат чабышы булды
0
251
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 20 мартта Прокопьевск шәһәрендә алтынчы тапкыр традицион «Кышкы Сабан туе» үткәрелгән. Сабан туенда мини-футбол, итеп киеп хоккей уйнау, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, ат чабышлары кебек спорт чаралары үткәрелгән, «Ләйсән» һәм «Агым су» иҗат коллективлары чыгыш ясаган, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Бәйрәмгә күрше-тирәдәге Киселевск, Новокузнецк, Осинников һәм Междуреченск шәһәрләреннән кунаклар җыелган. Прокопьевск шәһәренең милли-мәдәни автономиясе чараны оештыручыларга, ирле-хатынлы Хөснуллиннарга, Марат Биккининга, Гөлнур Әхмәровага, Рәисә Мужбатуллинага, Александра Фроловага (һ.б.) зур рәхмәтен белдерә.