Нижневартовскида тагын бер татар сыйныфы ачылды
0
57
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). 14 майда Нижневартовскиның А.С.Пушкин исемендәге 1нче лицеенда татар телен өйрәтү буенча өченче сыйныф ачылды.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда лицей укучылары гына түгел, якын-тирә микрорайоннарда яшәүче балалар да үз туган телен үзләштерәчәк.
Балаларга татар телен башлангыч сыйныфлар укытучысы өйрәтәчәк. Ул Казан федераль университетында махсус курслар узган, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алган. Балалар туган телне аның авторлык методикасы буенча өйрәнәчәк.
Татар теле сыйныфын ачу шәһәрдә тантаналы вакыйга булды. Тантанага Нижневартовск шәһәренең Мәгариф департаменты вәкилләре, «Мирас» милли-мәдәни автономиясе активы, ата-аналар, укучылар килде.
Әлеге сыйныфны ачуда Нижневартовск шәһәренең «Мирас» Татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов башлап йөргән.
А.С.Пушкин исемендәге 1нче лицейда татар теле сыйныфы - Нижневартовскида балалар үзләренең туган телен өйрәнә торган өченче класс. Моннан ике ел элек җәмәгатьчелек инициативасы белән шәһәрнең 8нче мәктәбендә татар телен өйрәтү буенча икенче сыйныф ачылган иде.