Түбән Каманың берьюлы дүрт массакүләм мәгълүмат чарасы үз юбилейларын билгеләп үтте
0
15
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың берьюлы дүрт массакүләм мәгълүмат чарасы үз юбилейларын билгеләп үтте. «НТР 24» телеканалы эшли башлавына — 25, «Нижнекамская правда»га — 55, «Туган як» газетасына — 30, ә «DFM-Түбән Кама» радиостанциясенә 15 ел булды.
Юбилярларны котларга ТР Президенты ярдәмчесе Марат Моратов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков килде.
Бәйрәм уңаеннан медиахолдинг бинасында шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары музейлары ачылды. Кунаклар кызыклы экспонатлар — «Ленинская правда» газетасының 1965 елгы беренче саны, «ТЭФИ» сыны һәм Түбән Кама журналистларының башка бүләкләре, тарихи фоторәсемнәр һәм документлар белән таныша алды.
Шул ук көнне «Келәм» яшьләр үзәгендә Казан тележурналисты Сергей Шерстнев республика район телеканаллары хезмәткәрләре өчен мастер-класс үткәрде.
Кич белән журналистлар өчен шәһәр буйлап экскурсия уздырдылар. Алар Әхсән Фәтхетдинов музеенда булды һәм фонарьчы Фаролеро озатуында яр буенда йөрде.