Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлашалар
Мәскәүдә кичә вафат булган җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашалар. Хушлашу мәрасименнән беренче кадрларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева тәкъдим итте.
Татар җырчысы белән хушлашу мәрасиме бүген, 15 майда, 15.00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә башланды. Чарага артистның иҗатын яратучы йөзләгән кеше килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән венок китерделәр.
Фото: © Динә Газалиева
Соңрак, 17.00 сәгатьтә, шушы ук мәчеттә җеназа намазы укылачак.
Артистны Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләячәкләр.
Фото: © Динә Газалиева
Элегрәк Татарстан Президенты, ире вафат булуга бәйле рәвештә, Ренат Ибраһимовның хатыны – Светлана Ибраһимованың кайгысын уртаклашкан иде.
Фото: © Динә Газалиева