«Чит ирдән балага узган». Күп балалы хатын корсагындагы игезәкләрне үтергән
0
91
Күп балалы хатын авырга узган, аннары балаларын ясалма төшергән дә мәетләрен хастаханәгә китергән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Вакыйга Ногинск шәһәрендә була. 35 яшьлек хатын игезәк балалар көтә. Ләкин балалар үз иреннән булмый. Ул нарасыйлардан котылырга карар кыла.
21 атна йөкле чагында хатын балаларын ясалма төшерү ысулын таба. Игезәк сабыйлар үле килеш туа. Хатын таксига утыра да мәетләрне хастаханәгә китерә.
Әлеге хатын кияүдә, аның 3 баласы бар. Полиция тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.